Домой Жизнь татар Татары в регионе Әбиләр өебездә еш кунак

Әбиләр өебездә еш кунак

Иске Усман авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшләүче ачык йөзле, искиткеч ягымлы, ярдәмчел, олы кешеләргә яшәү дәрте өстәүче ханымнарга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Олы кешенең йә бер җире, йә икенче җире авырта. Бүлеккә дәва алырга чакыргач, йөреп тә бул­мас инде, дип уйлаган идем. Хәзер социаль хезмәт күр­сәтү бүлегенә дәртләнеп, йөгереп барасым килеп кенә тора.

Ун көн “эх” дигәнче үтеп китте. Гүзәлия Нуртдинова кыш, Яңа ел темасына кул эш­ләнмәләре ясарга өйрәтте. Матур килеп чыкканда, без сабыйларча шатланабыз, булмаса – боегабыз. Резеда Нуртдинова үткәргән физзарядкалар, төрле күнегүләр кан тамырларын яңартып җибәрде, аяк-куллар шыгырдамый башлады. Зөлфия Хисаметдинованың табышмаклары исә баш миебезгә зарядка булды. Ул безгә шагыйрьләр, язучылар, шулай ук шифалы үләннәр турында сөйләде. Ә Айсылу Садриева телне йотарлык тәм-томнар белән сыйлады. Районыбыз җитәкчеләренә халыкка шундый матур ял оешырулары өчен зур рәхмәт.

Олыгайган кешеләргә мәр­хәмәт­лелек күрсәтү гадәте югалмасын иде. Безнең картлар рәхәтләнеп аралашып ял итә торган шифаханәбезнең ишекләре озак еллар биклән­мәсен, ачык булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Тормышларыгыз гөрләп тор­сын, гаиләләрегездә иминлек, эшләрегездә уңышлар юл­даш булсын, кайгы-хәсрәт килмәсен. Бер-беребезгә карата мәр­хәмәтле булыйк!

Иске Усман авылы

әби-бабайлары исеменнән

Мәгърифә Гыйльфанова.

Камышлы районы.

“Бердәмлек”