Домой Поздравления Хөрмәтле Шамил әфәнде!

Хөрмәтле Шамил әфәнде!

0
Хөрмәтле Шамил әфәнде!

Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм.

Без Сезне милли җанлы, үз халкыгыз өчен җан атучы кеше буларак беләбез.

Сез татар милләтенең телен, динен, гадәтләрен, тарихын саклап калу һәм үстерү юлында зур хезмәт башкарасыз.

Сез – матур холкыгыз, тырыш, акыллы булуыгыз белән Самар татарларының мәхәббәтен яулаган кеше.

       Югары профессионал белгеч-тарихчы буларак, татарлар тарихы, өлкәбезнең татар авыллары турында язган китапларыгызны укып, күпме милләттәшләребез, бигрәк тә яшьләребез, халкыбызның тормышын яңабаштан өйрәнәләр.

Киләчәктә дә бу хезмәтегез дәвамлы, милләтебезне, гадәтләребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын.

Сезгә иминлек, уңышлар, игелекле ниятләрегезнең тормышка ашуын телим.

«Прогресс-В» компанияләр группасы президенты,

Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе

Вазыйх Гатович Мөхәммәтшин