Домой Пресса 2011 елда татар дөньясында иң мөһим вакыйгалар

2011 елда татар дөньясында иң мөһим вакыйгалар

0

   Елның соңгы көннәрендә үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясала. Нинди булды ул: авырмы, җиңелме, уңышлымы? Дөнья күләмендә карасаң, ул, бәлкем, инкыйлаблар башлануы белән истә калыр.

   Татарстан, татар дөньясы өчен 2011 ел Тукай елы белән кадерле. Бу вакыйгага бәйле шактый чаралар узды. Гомумән, 2011 ел зур шәхесләрнең юбилейларына бай булды: Фатыйх Әмирхан, Габдулла Кариев, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Нәҗип Җиһанов һәм башка шәхесләрнең иҗат кичәләре узды. Ләкин шул вакытта узып баручы ел безнең өчен кайгылы да булды, “Булгария” фаҗигасе йөрәкләргә тирән җөй салды.

   2011 елның төп вакыйгаларын искә төшереп, шатлыклы мизгелләрне дә, югалтуларны да күз алдыннан кичереп, хәтерне яңартыйк.

Президент атамасы, яңа мөфти, Тукай елы

   2010 елның 31 декабрендә Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк башлыкларын президент дип атауны тыю турындагы канунны имзалады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу канунны үтәргә туры киләчәген әйтте.

   Бу уңайдан Татарстан башлыгы атамасына кагылышлы төрле тәкъдимнәр яңгырады, матбугатта президент итеп калыргамы, әллә илбашы, хан дип аталырга тиешме дигән бәхәс туды.

   Бу сорау ачык калды әлегә, ләкин берничә төбәктә, шул исәптән Чечняда, Мари Илендә, Мордовиядә “президент” сүзеннән баш тартып, “төбәк башлыгы”на үзгәрттеләр.

   2011 елның 13 гыйнварында 12 ел дәвамында Татарстан Диния нәзарәтен җитәкләгән Госман хәзрәт Исхакый мөфтилектән китте. Ул үзе гариза язды, аның вазифаларын вакытлыча үтәү өчен Илдус хәзрәт Фәизов билгеләнде. Бу Татарстан өммәтендә зур ризасызлык, каршылык тудырды, урамнарда пикетлар оештырылды. Ул арада Татарстан Диния нәзарәте кайбер мөхтәсибәтләргә Fiat машиналарын бүләк итте.

    Гыйнвар башында Дзержинский урамындагы сәүдәгәр Банарцев номерлары урнашкан бина һәм Чернышевский урамындагы Потехинның тарихи йортлары җимерелде.

  “Дакар ралли-рейды”нда “КАМАЗ-Мастер” командасы унынчы мәртәбә җиңүче булды.

   ТӨРКСОЙ 2011 елны Тукай елы дип игълан итте. 21 февраль көнне Габдулла Тукайның тууна 125 ел тулу уңаеннан республикада да Тукай елы игълан ителде.

   6 февральдә “Казан нуры” мәчете имамы Шамил хәзрәт Исхаков вафат булды. Татарстан театр эшлеклеләре берлегенә яңа рәис итеп, Фәрит Бикчәнтәев сайланды.

   Рөстәм Миңнеханов твиттерда микроблогын ачты. Кайчак татарча да сүзләр кыстырып язгалый, аның твиттерын иң еш укучы һәм комментар калдыручылар – Тина Канделаки һәм Аркадий Дворкович.

   Март ае башында Оренбур өлкәсенең Гай шәһәре прокуроры Сергей Челышев Казанның “Иман” нәшриятында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) хәдисләр җыентыгы, Утыз Имәнинең “Хәтем хуҗа”, “Дога-и-хәтем”, Равил хәзрәт Гайнетдиннең “Жемчужина разъяснений”, “В молитве спасение”, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат Мортазинның “Намаз через призму размышлений” исемле дини китапларны экстремистик эчтәлекле дип тануны сорап гариза язды.

Эрдоган, татфак, Тукай һәйкәлләре

    17 мартта Казанга Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Тайип Эрдоган килде. КФУда чыгыш ясаганда ул Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен татарча сөйләде, “Татарстан белән Төркия халкы бер гаилә балалары кебек, йөрәкләре бердәй тибә, төрек-татар халкының сөенечләре уртак”, дип белдерде ул.

   Апрель башында Татарстанның Мәдәният министры итеп, ДТРК директоры Айрат Сибагәтуллин билгеләнде, бу вазифада булган Зилә Вәлиева Татарстанның премьер-министр урынбасары булып калды.

    4 апрельдә Русия ислам университетында Согүд Гарәбстаны патшасы китапханәсе ачылды, РИУ – Русиядә мондый бүләк кабул иткән беренче югары уку йорты. Китапханәдә 22 мең исемдәге 40 мең китап тупланган.

   8 апрельдә Рәшит Ваһапов исемендәге VII татар җыры фестивале ачылды.

   КФУда Татар филологиясе һәм тарихы факультеты бетерелүе мәгълүм булды. Бу уңайдан ТИҮ КФУда аерым институт булдыруны таләп итте, ләкин җитәкчелек татарлар өчен аерым институт булдырудан баш тартты.

   13 апрельдә Татарстан Диния нәзарәтенең V корылтае узды. Бу гадәттән тыш узган җыен булды. Мөфти намзәтләре арасында Илдус Фәиз, Камил Бикчәнтәев, Габделхәмит Зиннәтуллин бар иде. Корылтай әгъзалары Илдус Фәизне сайлады. Аның өчен 504 тавыш бирелде. Бу җыен узу белән Татарстан мөхтәсибәтләрендә имамнарны алмаштыру башланды.

   15 апрельдә Татарстаның халык артисты, татар опера сәнгатенә нигез салучы Усман Әлмиев вафат булды. 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районы Акъегет авылында туган җырчыга 96 яшь тулган иде.

   24 апрельдә Казанның “Пирамида” сәхнәсендә “Татар моңы-2011” Халыкара телевизион татар җыры фестиваленең йомгаклау концерты узды.

   26 апрель көнне Шигърият бәйрәмендә 2011 елның Тукай премиясе лауреатлары итеп, шагыйрьләр Лена Шагыйрьҗан, Мөхәммәт Мирза, җырчы Альбина Шаһиморатова, рәссамнар Мария һәм Рөстәм Килдебәковлар танылды.

   Бауман урамында яшьләр өчен “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы узды.

  Апрель азагында Мәскәүдә Тукайга һәйкәл ачылды. Тукайны зурлап Әнкарада да һәйкәл, ә Истанбулда Тукай паркы булдырылды. Аның ачылышында Татарстан рәсмиләре дә катнашты. Ел азагында Чаллыда да Тукай һәйкәле барлыкка килде. Хәзер дөнья буйлап 6 Тукай һәйкәле һәм 4 сыны бар. Шулай ук быел Габдулла Тукайның алты томлыгының беренче ике томы басылып чыкты.

   Апрель азагында Урыс мәдәнияте оешмасы Татарстанда урыс телен яклап “Татар теле аркасында мәктәп укучылары урыс телен үзләштерә алмый” дип, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында пикет уздырды. Бу чаралар Чаллы һәм Уфада үтте.

   7 май көнне 83 яшендә балалар шагыйре, язучы Шәүкәт Галиев вафат булды. Ул 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Бакырчы авылында туган.

  Казанның Татар бистәсен торгызу эшләре башланды, Казан мэриясе Юныс мәйданы фонтанлы паркка әйләндереләчәк, казанлылар анда ял итә алачак дип белдерде. Сентябрьгә эш тәмамланырга тиеш иде, ләкин парк өлгертелмәде.

   14-27 май көннәрендә 1991 елда узган сәяси ачлыкка 20 ел тулды. Бу вакыйганы искә алыр өчен мәйданда ачлык тотучылар, аның шаһитлары ТИҮдә очрашты.

    30 майда Казанда “Нәүрүз” X Халыкара милли театрлар фестивале ачылды. Ул дүрт көн дәвам итте, Казан Русия төбәкләреннән һәм чит илдән 500дән артык кунак каршы алды.

   Петербурда шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды. 31 майда озак авырудан соң, танылган опера җырчысы Мөнирә Булатова вафат булды.

   7 июньдә Сәкинә һәм Миңтимер Шәймиевләр алтын туйларын уздырды.

   9 июньдә Татарстан Дәүләт Советы каршында урыс милләтчеләре урыс телен яклап пикет уздырды. Пикетчылар белән бәхәскә кереп, “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесе журналисты Эльмира Исрафилова үз милләтен яклады. Урыс милләтчеләреннән дистәләгән кеше аны җавапка тартыр өчен мәхкәмәгә гариза язды. Бу вакыйга тирәсендәге шау-шу әлегә кадәр тынмый.

   15-18 июньдә Казанда “Милли тормыш һәм дин” II Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы узды. Җыенда Русиянең 39 төбәгеннән 800ләп имам катнашты.

   “Уникс” клубы үз тарихында алтынчы тапкыр баскетболдан Русия чемпионатының бронза призына лаек булды.

Болгар җыены, Сабан туе, “Булгария” фаҗигасе

   18 июньдә Изге Болгар җыены узды. Чарада 40 меңнән артык кеше катнашты, бу көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев халык белән бергә булды.

  19 июньдә Шыгырданда II Бөтенрусия татар авыл Сабан туе узды. Киләсе ел зур татар авылларын Сабан туе мәйданында туплаучы авыл итеп Урта Әләзән авылы сайланды.

   23 июньдә Казанга Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан президенты Серж Саргсян килде. Казанда Дмитрий Медведев ике якны да Таулы Карабах мәсьәләсендә килештерергә тырышты, ләкин очрашу нәтиҗәсез тәмамланды.

   25 июньдә Казан Сабан туен уздырды, бәйрәмгә Русия президенты Дмитрий Медведев килгән иде. Мәйданга Медведев үзе руль артына утырып килде, ләкин чыкканда тормозга басмаган, нәтиҗәдә машина меңләгән халык өстенә тәгәри башлады, сакчылары машинаны тукта алды.

   Казанның бу бәйрәме Медведевнең кешеләрне чак таптатмавы белән истә калды. Шушы ук көнне башкаланың Меңъеллык мәйданында “Тынычлык яратылышы” фестивале узды.

   29 июньдә “Microsoft” Windows 7 операцион системасын татарчалаштырды, презентациядә Рөстәм Миңнеханов та булды. Чарада татарча текстның орфографиясен, грамматикасын тикшерү мөмкинлеге күрсәтелде.

  1-2 июль көннәрендә Екатеринбурда Федераль Сабан туе оештырылды. Бәйрәмдә 50 меңләп кеше катнашты. Сабан туен Свердлау өлкәсе губернаторы Александр Мишарин, Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов бәйрәм итте. Татарстан президенты Екатеринбур татарларына Fiat Ducato машинасын бүләк ите. 2012 елда федераль Сабан туе Владивостокта үтәчәк.

   2 июльдә Казанның “Татнефть-арена”сында Стинг чыгыш ясады. Билетлары 2 меңнән алып      20 меңгә кадәр бәядән сатылды.

   10 июль авыр кайгы китерде – Идел елгасында “Булгария” теплоходы батты. 122 кеше үлде, шуларның 28е балалар иде. Җәй уртасында булган бу фаҗига Татарстан, Русия халкын тетрәтте.

   Тикшерү эшләре бара, әлегә кадәр төп гаеплеләр игълан ителмәде, җавапка тартылмады. “Госморречнадзор”ның теркәү һәм лицензия бирү башлыгы урынбасары, “Булгария” фаҗигасе эшендә шаһит булган Александр Храмов үзен атып үтерде.

  16 июльдә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылы 1000 еллык юбилеен үткәрде.     17 июльдә Әнкарада татар җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш вафат булды.

   Июль азагында Уфада “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең корпункты эшли башлады. Бу көтеп алынган вакыйга иде. Рөстәм Миңнеханов Башкортстан белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштыра алды. Ике республика арасында мәдәни эшлекле багланышлар ныгый бара.

  23 августта Кытайның Шынҗынь шәһәрендә Универсиада әләме Казан башлыгы Илсур Метшинга тапшырылды.

Ураза гаете, Җәмигъ мәчете, кинофестиваль

    26 августта Казанның Ярминкә мәйданында Татарстан хөкүмәте ярдәме белән беренче тапкыр зурлап “Рамазан-2011″ республика ифтары узды.

  30 августта мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итте. Гает Казанның Мәрҗани мәчетендә үтте, бәйрәм намазына Рөстәм Миңнеханов та килде. Шуны билгеләп әйтергә кирәк, гаетләргә Миңтимер Шәймиев йөрми иде. Шушы ук көнне Татарстанның суверенитет көне билгеләнде.

  1 сентябрьдә Казанда татар телендә белем бирүче кызлар гимназиясе яңа 4 катлы бинага күченде.

  6-11 сентябрьдә Казан мөселман киносы халыкара фестивале узды. Фестиваль тарихында бусы иң күп шау-шу куптарган чара булды. Аның кайтавазы берничә айга сузылды.

  Татар мөселман өммәте анда катнашучы фильмнар һәм бүләк алучылар белән риза булмаганнарын җиткерде. Исегезгә төшерәбез, быел фестивальнең төп бүләге элекке порнойолдыз Сибель Кекиллига тапшырылды.

  7 сентябрьдә Ярославльнең “Локомотив” хоккей командасы утырган Як-42Д очкычында шартлап үлә. Алар Минскига барырга тиеш була. Лайнерда 45 кеше булган: 37 пассажир һәм очкыч экипажының 8 кешесе. 43 кеше шундук җан бирә, хоккейчы Александр Галимов берничә көн үлем белән көрәшә, ләкин ул реанимациядә вафат була. Авиаһәлакәттә исән калган бердәнбер кеше – бортинженер Александр Сизов.

  11 сентябрьдә Мәскәүдә тарихи Җәмигъ мәчете җимерелде.

  20 сентябрьдә озак еллар дәвамында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләүче артистка Вера Минкина вафат булды. Ул 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районының Бахта авылында туган.

  22-30 сентябрьдә Татарстанда Башкортстан көннәре оештырылды. 27 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Австралиягә барып, андагы татарлар белән очрашты. Австралия татарлары аңа имам кирәклеге турында мөрәҗәгать иткәннәр иде, бу мәсьәлә хәл ителде.

  30 сентябрьдә Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы узды.

   Камил Исхаков Җиддә шәһәрендә Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Русиянең даими вәкиле вазифасыннан азат ителде.

   Пермьдә “Түгәрәк уен” IV Бөтенрусия татар фольклор фестивале узды. Җиңүче булып Барда районының “Җәүһәр” коллективы танылды. “Вконтакте” социаль челтәре рәсми рәвештә татар телендә эшли башлады.

   Иң зур Коръән, Гариф Солтан, урам җыеннары

  8 октябрьдә “Татар радиосы” 10 еллык юбилеен “Татнефть-арена”да 10 мең тамашачы җыеп уздырды. “Татар радиосы” Казан өчен сөйләүче радио булудан туктады, 2011 елдан аларны Төмән, Тубыл, Зәй, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Ленингорски, Түбән Кама, Алабугада тыңлап була.

   7 ноябрьдә Камал театры “Зәңгәр шәл” спектаклен яңа куелышта тамашачылар хозурына тәкъдим итте. 10 ноябрьдә Казанның Үзәк стадионында “Рубин” Лондонның танылган “Тоттенхэм” футбол клубына каршы уйнады һәм җиңде.

   “Рубин” дөньякүләм танылган һәм көчле командаларга каршы уйнап, Татарстанга дан өсти. Быел Корбан Бердыевның “Рубин” белән җитәкчелек итүенә дә 10 ел тулды. Ул 2001 елның 1 августында баш тренер итеп билгеләнгән иде.

   17 ноябрьдә Казанга бөтен дөньяда иң зур Коръән кайтты. Асылташлар белән матур итеп бизәлгән китап әлегә Кол Шәриф мәчетендә. Җәй көнне ул Болгарга озатылачак, анда ул Ислам музеенда, изге Коръән китаплары экспозициясендә урын алачак.

   Шушы ук көнне 88 яшендә “Азатлык” радиосын озак еллар дәвамында җитәкләгән журналист, хокук яклаучы Гариф Солтан вафат булды.

   4 декабрьдә Русия дәүләт думасына сайлаулар узды, ул иң күп алдау, хәрәмләшүләр белән аерылып торды. Сайлаулар нәтиҗәсе белән халык килешмичә мәйданнарга чыкты. Татарстанда “Бердәм Русия” 78% тавыш җыйды.

   16-17 декабрьдә Казанда 12нче тапкыр “Татар җыры” эстрада фестивале узды. Декабрьдә шулай ук татар шәхесләре арасында зур югалтулар булды. Галимә Флера Сафиуллина, әдип Фәнис Яруллин арабыздан китте.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Азатлык
№ 28.12.2011