Домой "Ак калфак" “Ак калфак”лылар эшсез утырмыйлар!

“Ак калфак”лылар эшсез утырмыйлар!

1
“Ак калфак”лылар эшсез утырмыйлар!

Кичә, 24 Рамазан ае кичендә,  “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канат астында эшләп килгән  “Ак калфак” оешмасы әгъзәлере мастер-класста очраштылар. “Ак калфак” оешмасының рәисе Разия-ханым Аюпова, җыелган хатын- кызлар өчен кулъяулыклар чегү һәм кулъяулыкның очларын крючок белән бизәргә өйрәтте. Бу җыелыш, “Ак калфак” оешмасының Бөек җиңү көненә әзерләнү максатыннан, чөнки чегү бик тиз эш түгел, шуңа күрә  хәзердән әзерләнә башларга кирәк, дип ачыклады Разия-ханым.

S1340042Разия-ханым игътибарлы итеп бар хатын-кызларга күрсәтеп- өйрәтте

S1340030

S1340032

S1340025

Үткән калфак, изү чигү һәм тегү мастер-классында катнашкан гүзәлләр өйрәнгән күнекмәләрен онытмаганнар, хәттә яңа чеккән- теккән калфакларын да күзәтергә китергәннәр.

S1340039

Куллар эшләп торганда колаклар тоңлап утырдылар

Асия-ханым Шаймарданова гомер буе баллар теш табибы булып эшләгән. Ул җыелган хатын- кызлар өчен ничек итеп  тешләрнең сәләмәтлеген саклап калырга кирәген тулы итеп чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, баланың авыз куышлыгын беренче тешләре чыкканчы ук карап тору зарур.Теш чистартырга өйрәнү, моны гадәткә кертү кайбер балаларга авыр бирелә, шуңа да теш чистарту әти-әниләр өчен чын көрәшкә әверелергә мөмкин. Әмма тешләрне тәртиптә тотуны кул юу кебек гадәткә кертергә кирәк.Әче-сөт ризыкларын тешләргә бик файдалы, аларның асылы шунда анда эчәклектәге заралы бактерияләрне үтерүче микроорганизмнар яши. Шуның өчен медицинада гастрит, колит, эчәклеХмикрофлорасын яхшыртыр өчен әче сөт ризыклары кулланыла.

Асия- ханым  дөрес туклану серләрен дә ачыклап үтте, ул  әйткәнчә: Сәламатлек = дөрес туклану+актив эшчәнлек.

S1340037

S1340046

Рәйсә-ханым Гыйбадуллина тәбиб булмасада ул сәләмәтлекне саклап калыр өчен бик күп файдалы мәкаләләр укып тора. Бу җыелышта ул да Россиядә  булган чирләр,  эпидемияләр, проблемар статистикасын эйтеп бәрде.

Чыннан да, һәр беребез өстендә бер зур вазифа тора: дөрес туклану кагыйдәләрен белергә! Чөнки нәкъ хатын-кызлар гаиләдә  ашарга әзерлиләр. Хатын-кызлар өстендә гаилә сәләмәтлеге вазифасы.

Бу бер- ике сәгать өчендә без  сәләмәтлек  темалараны  әңгәмә алып бардык һәм киләчәктәге җыелышларда гадәткә  кертергә дип ризалаштык, чөнки сәләмәтлек темасы һич чиксез.

S1340049Наилә-ханым Хусаинова Ульян өлкәсендә  үткән Бөтенроссия авыл Сабантуе турында язмасын укыды.

Бу елны Самара шәһәр Сабантуенда онытылган сөлге җыеп йөрү  йоласын яңартып, искә тешергәннәрен дә җыелган калфаклы затлар сөйләп киттеләр. Бу бик матур гадәтне икенче елга тагын да матуррак һәм зуррак итеп үткәрергә кирәклеген  аңлаттылар. Бу чарага алдан әзерләнә башларга кирәк дип уйга килдек һәм киләчәк планнарга керттек.

S1340056

S1340029

Җыелыш бик нәтиҗәле булды. Планнарга, күп нәрсә кертелде, алар арасында берсе: көз көнне тасма белән чегү  буенча да мастер-класс үткәрергә булдык.

S1340020Изге Рамазан аенда “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия-ханым Аюпова ифтар мәҗелесен үткәрергә булды, чөнки татар хатын кызлары-  мөселман дине юлыннан  аерылмаска тиеш.Хатын-кызлар  кулларында гаиләнең  миллли һәм динни  тәрбияләү  вазифалары бар, бу бурыч һәр бер әни, әби кеше өстендә.

“Ак калфак2 утырышы ифтар ашына күчте.

S1340066

S1340067

S1340064Ифтарга татар-хатын кызлары төрле-төрле  уңган камыр ризыклары пешереп алып килгәннәр, алар белән авыз ачкач тәмләп чәй өчтек. Әлбәттә, татар хатыннары тырыш, эшчән халык, кулларыннан барысыда килеп тора.

S1340053

 “Ак калфак” Самара хатын-кызлар оешмасы әгъзәләре Разия-ханым Аюповага бик рәхмәтле шундый якты йөзе, мул табыны белән каршы алганга.

Гөлфия Кәримова

(Булган хаталар өчен гафу үтенәм, киләчәктә татар грамматикасын югары дәрәҗәсенә үстерү эстендә эш алып барам)

1 КОММЕНТАРИЙ

  1. Гульфия,молодец!Бик матур язгансын! Разия апага зур рахмят барыбыздан!Искиткеч меджлис булды, Сания абыстай матур укыды, догалар кылды .Бар кильгян , садака эляшкянняргя , тямьле пироглар, кучтянячляр белян табынны кутяргян ханымнарга тагын да чын кунелебездян рахмят! Разия апанын туганнарына – шул табыннын чыгымнарын уз эстляреня алган эчэн Алланын рахмяте!Тоткан уразалар Кабул булсын, салямят булыгыз!

Comments are closed.