Домой "Ак калфак" Алда эшләр күп әле

Алда эшләр күп әле

0
Алда эшләр күп әле

Самараның Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура президиумы әгъзасы, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев инициативасы белән милли оешмалар эшчәнлеген йомгаклау җыелышы үткәрелде.

Утырышны да Фәхретдин Бәдретдин улы ачып җибәрде. Ул 2019 елда Камышлыда үткәрелгән X Бөтенроссия авыл Сабан туе, “Мирас” фестивале, Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының күчмә утырышы белән бергә үткәрелгән Мәүлид бәйрәмен искә төшереп үтте һәм киләсе елга эш юнәлешләрен билгеләде.

– Киләсе елда без өч мөһим чараны лаеклы итеп уздырырга тиеш – Бөек Ватан сугышы тәмлануның 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын һәм ун елга бер мәртәбә уздырыла торган Җанисәп чарасын. Шулай ук алдыбызда Тарихи мәчетнең манарасын күтәрү, “Мирас” фестивален, “Бердәмлек” газетасының 30 еллыгын бәйрәм итү, “Яктылык” татар мәктәбен киңәйтү кебек башка күп эшләр дә тора.

“Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов сүз алып, чыннан да, бөтен теләгән кешеләргә балаларын татар мәктәбендә укыту мөмкинлеге юк, дип белдерде. Быел, мәсәлән, мәктәпкә әзерләнү төркеменә 71 бала йөри, шуларның кырыгысын гына татар мәктәбенә алу мөмкинлеге бар.

Милли мәгариф темасын дәвам итеп, “Болгар мирасы” мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов Зубчаниновкада татарлар күп яшәвен, анда якшәмбе татар мәктәбен ачу мөмкинлеге дә булуын билгеләп үтте. Бу юнәлештә эш башланган да инде – Самара шәһәре администрациясенең мәгариф департаменты белән сөйләшүләр алып барыла, йорттан йортка йөреп, якындагы Смышляевка, Петра Дубрава бистәләрендә дә якшәмбе мәктәбендә укырга теләүчеләрнең исемлеге төзелә.

Самара өлкәсе милли-мәдәни автономиясе директоры Руслан Мостафин икенче “Мирас” Халыкара фестивален үткәрү өчен акча табу мәсьәләсен күтәреп чыкты, Тарихи мәчет Советы рәисе Усман хаҗи Илингин 2021 елда Тарихи мәчеткә 130 ел тулуын искә төшерде. Юбилейга кадәр мәчет манарасын күтәрергә, сыйфатлы ремонт ясатырга кирәклеге турында сөйләде.

“Дуслык” оешмасы каршында эшләп килүче “Ак калфак” өлкә җәмгыяте җитәкчесе Разия Әюпова “Татарча диктант”ны, Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышын Самарада, Мәүлид бәйрәменә туры китереп, уздырырга булышкан Фәхретдин Канюкаевка рәхмәтләрен әйтте, киләчәктә балалар белән күбрәк эшләргә, быел уздырылган «Шигърият дөньясында» конкурсы кебек чараларны ешрак үткәрергә кирәклеген белдерде.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Шәвәлиева исә газетага язылучылар саны ел саен 200-300 кешегә кими баруы турында ачынып сөйләде. Монда редакциянең гаебе дә юктыр, бәлки, чөнки бөтен дөньяда шундый тенденция бара, язма татар телен белүчеләр саны кими, ә яшьләр интернетта утыра. Шулай да газета – регионда татар тормышы барлыгын күрсәтеп торучы мөһим бер казык, милли оешмаларның эшләрен яктыртып, тормыш юнәлешләрен билгеләүче басма орган ул. Димәк, милли оешмалар, анда эшләүче кешеләр газетаны пропагандаларга, кул астында эшләгән хезмәткәрләрен, мәҗбүриләп булса да, ярты елга бер газетага яздырырга тиеш.

Шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин Бөек Җиңүнең 75 еллыгына кадәр бөтен сугыш ветераннарын барларга, һәрберсенең өенә барып котларга, проблемалары булса, ярдәм итәргә өндәде.

Шулай итеп, 2020 елда да милли оешмалар алдында зур сәяси бурычлар тора һәм без, бердәм булып, аларны башкарып чыгарга тиешбез.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

Бердэмлек