Домой "Ак калфак" Бер күрешү өчен килдек без…

Бер күрешү өчен килдек без…

0
Бер күрешү өчен килдек без…

Өлкә татарлары өчен бу ел зур чараларга бай булды – апрельдә “Мирас” I Халыкара татар мәдәнияте фестивале гөрләп узды, июньдә Камышлыда Х Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелде, октябрьдә Бөтендөнья хәләл көне кунакларын каршы алдык, ә 13 ноябрьдә, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Чара “Шәҗәрәдә бабаларымның тарихи хәтере” темасына багышланды. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы ике көнгә исәпләнгән иде. Беренче көнне Татарстаннан һәм Россия регионнарыннан килгән йөзләп хатын-кыз Похвистнево районының Гали авылында булдылар. Анда балалар бакчасы, авыл музее, Гали мәдрәсәсе, 3нче һәм 4нче мәхәллә мәчетләре, “Хәләл” цехы, “Исхаков” крестьян-фермер хужалыгы белән таныштылар.

“Яктылык” мәктәбе

Икенче көнне иртә белән кунаклар Самараның “Яктылык” мәктәбенә килеп җиттеләр. Биредә аларны мәктәп директоры Радик Газизов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, мәктәпнең беренче директоры Хәридә Дашкина, укытучылар һәм укучылар көтә иде инде.

Яктылыклылар һәм Самараның “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов делегатларны җыр-бию, татар халкының милли ризыгы – бавырсак белән каршы алдылар. Хореограф Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” бию театры, музыка укытучылары Алинә Шәмсетдинова һәм Вәсимә Фәрдиева ярдәмендә әзерләнгән бик матур бию композициясе күрсәттеләр һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисовага калфак бүләк иттеләр.

Мәктәп, балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән танышып чыкканнан соң, секцияләр эшчәнлеге башланды. Хатын-кызлар, төркемнәргә бүленеп, ачык дәресләргә юнәлделәр.

Дәресләр бик кызыклы узды. Башлангыч сыйныф укытучысы Рәхимә Хәйрова технология дәресендә татар халкының чәй пешерү ысулларын күрсәтте. Мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм башка файдалы үләннәр салып пешерелгән чәйнең хуш исе бөтен мәктәпкә таралды. Ә өченче сыйныф укучылары өчен башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Хәкимова “Ел фасыллары” темасына дәрес үткәрде.

Дүртенче сыйныфларда ачык дәресләр “Ашханә” (укытучы – Рәмзия Зарипова) һәм “Без театрга барабыз” (Галия Тупасова) темаларына узды.

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нурзидә Фәйзуллина 8нче сыйныф укучылары белән “Сак-Сок” бәетендә ана һәм бала фаҗигасе” темасына, ә Фәния Гыйлаҗева “Бишек җырлары” темасына уздырган ачык дәресләр делегатларда зур кызыксыну уятты. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәсимә Алюшева, укучылары һәм әти-әниләр белән бергә, “Гаиләм шәҗәрәсе” темасы буенча зур эш башкарганнар. Агач ботаклары, таблицалар сыман ясалган гаилә шәҗәрәләре искитмәле шәп иде.

Кунаклар исә Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премияләре лауреаты, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән кызыклы очрашу оештырдылар. Мөхтәрәм кунак мәктәп китапханәсенә “Үзем генә беләм” исемле китабын да бүләк итте.

Делегатлар мәктәп каршында эшләп килгән “Мирас” музеенда экскурсиядә булдылар, милли көрәш ярышын күзәттеләр.

Дәресләрдән соң актлар залында секцияләр утырышына нәтиҗә ясалды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов мәктәпнең эшчәнлеге, укучыларның һәм укытучыларның уңышлары белән таныштырды. «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова мәктәп эшчәнлегенә югары бәя биреп, Радик Газизовка һәм укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Башка делегатлар да уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар. “Самарага килүемә бик шатмын. Халыкның гадилеге, кунакчыллыгы, үзләренчә хөрмәт итә белүләре ошады. Биредә үзебезгә рухи азык алдык. Гали авылы халкының тырышлыгы, уңганлыгы хәйран калдырды. Халык, татар милләте бетмәсен, дип тырыша. Кайсы гына йортка кермә, барысы да бик матур, хуҗалары кунакчыл.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе дә, уздырылган чаралар да көчле тәэсир калдырды. Балалар бик матур итеп ана те-лендә сөйләшә, шуңа аеруча сөендек”, – дип сөйләде Казанның 137 санлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Рәмзия Муллахмәтова. Делегатлар арасында якташыбыз, “Бердәмлек” газетасының күптәнге дусты Зилә Мөдәррисова да бар иде.

– Мин тумышым белән Шенталы районының Денис авылыннан. Бүген Лениногорскида яшим. “Ак калфак” оешмасының күчмә утырышы Самарада узуын белгәч, бик куандым. Якташларымның казанышларын күреп, йөрәгемнән горурлык хисе ташып акты. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым! Кыйблагызга тугры калыгыз, – дип теләде Зилә ханым.

Мәүлид ән-Нәби

Мәүлид ән-Нәби бәйрәме 11 сәгатьтә башлануга карамастан, “Заря” мәдәният сарае иртән-иртүк шау-гөр килеп тора иде. Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре остасы Гөлнара Насыйрова һәм аның иптәшләре, һәрвакыттагыча, “Осталар шәһәрчеге” оештырып җибәргәннәр. Бер почмакта шашка уйнаучы балалар алларындагы такталарга карап утыралар. Моны шашка буенча дөнья чемпионы Фәхретдин Канюкаев оештырган. Бераздан ул үзе дә килеп чыкты һәм мөфти Талип хәзрәт Яруллинны турнирга чакырды. Бу турнирда дуслык җиңде, әлбәттә.

Чараның рәсми өлешен әлеге мөбарәк бәйрәмнең төп оештыручысы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзасы, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев котлау сүзләре белән башлап җибәрде.

– Быел унынчы мәртәбә Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә җыелдык. Без аны һәрвакыт региональ Диния нәзарәте һәм “Яктылык” мәктәбе белән берлектә уздырабыз. Талип хәзрәткә дә, Радик Рәфгать улына да олы рәхмәтләремне җиткерәм, – дип, беренче сүзне губернатор Администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осиповага бирде. Чын мөселманча яшел күлмәк киеп, яулык бәйләп килгән ханым губернатор Дмитрий Азаровның котлауларын һәм бүләкләрен җиткерде.

“Кадерле дуслар, хөрмәтле мөфти, Мәүлид бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгызчы, – диелгән губернатор котлавында. – Соңгы пәйгамбәр бөтен дөнья мөселманнарына дуслык һәм мәрхәмәтлек, гаделлек һәм аңлашучанлык төшенчәләрен мирас итеп калдырган. Региональ Диния нәзарәте халыкны агарту, берләштерү, гореф-гадәтләрегезне торгызу, традицион ислам динен тарату буенча бик зур эш башкара. Бу җәмгыятьтәге күп катлаулы проблемаларны хәл итәргә булыша, милләтләр дуслыгын ныгыта. Чын күңелемнән бәйрәм белән котлап, барыгызга да иминлек телим”.

Надежда Петровна быел җәен Камышлыда үткән Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыруда катнашкан бер төркем милләттәшләребезгә – Винер Нурмөхәмитов, Ленар Сабиров, Эльвира һәм Олег Власкиннар, Рамил Хәлиуллов, Разия Әюпова, Гүзәл Федотова, Таисә һәм Идеал Галәветдиновларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара мөфти Талип хәзрәт Яруллинның хәер-фатихасы белән дәвам итте.

– Әлхәмдүлиллаһи, Бөтенроссия Сабан туе, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кебек күләмле чаралар уздырып торабыз, бердәм халык булып яшибез. Хөкүмәт, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар бергә эшләгәндә генә шундый нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип сөйләде Талип хәзрәт.

Шундый кыска гына кереш сүздән соң сәхнәгә алсу күлмәкләргә киенгән фәрештәләр кебек балалар чыкты. Музыкант Әлфия Гыйниятуллина җитәкчелегендәге “Нур” балалар төркеме мәрхүм якташыбыз, Җәмигъ мәчетендәге китапханә мөдире булып эшләгән Марат абый Сафин шигыренә иҗат ителгән мөнәҗәт һәм “Аккошлар” җырын башкарды. Сания Сөләйманова, Галия Галимова, Дамир Әхмәтшин, Алия Хәйруллина, Диләрә Ишкулованың тавышлары да фәрештәләрнеке кебек булып, залда утыручыларның күңелләрен күкләргә күтәрделәр кебек. Шулай ук “Яктылык” татар мәктәбе укучылары Салават Хәлимуллин һәм Камилә Газизовага ияреп җырлаган бер төркем балалар да, трио чыгышы да, Әминә Канюкаеваның җыры да искиткеч матур һәм югары дәрәҗәдә сәнгатьле яңгырады. Безнең бәйрәмгә, һәр елдагыча, Татарстаннан мөнәҗәтләр автор-башкаручысы Ильяс Халиков һәм аның театраль төркеме килгән иде. Аны да халык бик яратып кабул итте, яңа мөнәҗәтләрен дә, инде үз иткәннәрен дә яратып тыңлады.

Бәйрәмнең Мәүлид өлеше тәмамланып, залдан ирләр чыгып киткәч, хатын-кызлар оешмасының пленар утырышы башланды. Кадрия ханым “Ак калфак” оешмасы эшенең яңа юнәлешен “Татар гаиләсе модуле” дип билгеләде. Ул сәхнәгә Фәхретдин һәм Лилия Канюкаевларны һәм аларның балаларын чыгарып, үрнәк итеп күрсәтте.

– Ир – баш, хатын – муен бу гаиләдә. Аз сүзле Фәхретдин Бәдретдин улының сүзе үтемле. Ул – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, шашка буенча дөнья чемпионы һәм биш бала атасы. Лилия ханым – гаилә, балалар белән идарә итә, ире тапкан малны сарыф итми, ире алдына чәчрәп чыкмый, сабыр гына, акыл белән балаларын тәрбияли. Балалар да аталары кебек шашка уйныйлар, такта артыннан торып, сәхнәгә чыгалар, мөнәҗәтләр әйтәләр, иҗтимагый чараларда катнашалар. Ә кечкенә Солтан әлегә өй нигезен саклый. Киләчәктә дә шулай булсын иде, – дип татар гаиләсе модулен тәкъдим итте.

Шулай ук “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның гаиләсе дә модуль булырлык, диде Кадрия ханым. Ата-ана, дүрт бала – барысы да намазда, җәмәгать эшендә, укуда. Бүген мөнәҗәт җырлаган балалар арасында аларның кызы Камилә дә бар иде. Һәр яшь кеше менә шушы ике гаиләне өлге итеп алып, алдан план корып, тормыш башларга тиеш, дип сөйләде.

Шулай ук Кадрия Рәис кызы якынлашып килүче каз өмәләре йоласын ничек итеп үткәрергә кирәклеге турында, ә Башкортостанда яшәүче Вәсимә Бәширова гаилә шәҗәрәсен төзегәндә туганнарын барлавы турында сөйләделәр.

Утырыш Самараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларына бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Иң зур бүләк – Бөтендөнья татар конгрессы медале белән Самарада татар концертларын оештыручы Флорида Локманова бүләкләнде. Рәхмәт хатлары “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминовка, Самара “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Рәфисә Минебаева, Кәүсәр Шәйхетдинова, Галия Әюпова, Эльмира Шәвәлиева, Гөлнара Насыйрова, Миләүшә Завьялова, Илһамия Кәримова, Сания Мингачева, Гөлфия Кәримова, Разия Әюпова, Римма Низамова, Эльвира Власкина, Әминә Ибәтуллина һәм Айсылу Әбдиевага тапшырылды.

Җәмигъ мәчете

Кунаклар өчен кичке аш Самараның Җәмигъ мәчетендә оештырылган иде. “Заря” мәдәният йортыннан мәчеткә барган арада, Татарстан кунаклары белән танышып, Самарадан алган тәэсирләре турында сорашырга мөмкин булды. Апас районының Болын Балыкчы авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара ханым:

– Бик каты ошады дисәм дә, аз булыр. “Яктылык” мәктәбендә укучы кечкенә генә балаларның табигый сәләтен ачып, шундый моң тартып чыгаручы педагогларга афәрин! Биюләре дә, киемнәре дә бик шәп. Чәчләрен чын татарча үреп, чулпы тагып чыкканнар бит! Гомумән, сездә халык моңлы, иҗат җанлы, чибәр, дип таптык.

Журналист Рәсимә Гарифуллина:

– Мин биредә якташларымны таптым. Гали авылы кешеләренең бер өлеше Балык бистәсе районы, Күгәрчен авылыннан икән. Алар арасында 36 буын ата-бабаларын белүчеләр бар. Күгәрчен кешеләренә охшаган кешеләр күп. Безнең Күгәрчен халкы да шундый җыр-моңга оста, уңган һәм чиста халык. Мин моннан туганлык хисләре алып китәм, татар төп якта ничек яшәгән булса, киткән җирләрдә дә шулай ук яши, татарлыгын онытмый. Шуңа бик шатмын, – дип сөйләде. Бу әле ике кеше белән генә сөйләшүем булды. Автобуста барган бөтен кешеләр белән сөйләшсәң, тагын да күбрәк мәгълүмат алып булыр иде, әлбәттә.

“Ак калфак”ның күчмә утырышы Җәмигъ мәчетендә мәҗлес белән тәмамланды.

Алия АРСЛАНОВА,

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Бердэмлек

Самара өлкә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары

Кадрия ИДРИСОВА Фәхретдин КАНЮКАЕВ гаиләсен “Татар гаиләсе модуле” итеп тәкъдим итә