Домой "Ак калфак" Бер сәфәрдән соң…

Бер сәфәрдән соң…

0
Бер сәфәрдән соң…

Гали – дөньяның иң гүзәл утравында, үз кануны, үз көе, үз көне белән яшәп яткан мөстәкыйль дәүләттер.

Кемдер чит илләр турында хыялланганда, Самара өлкәсендәге Гали авылын барып күрәсем килә иде. Бу авыл турында матбугатта күп яздылар, шул язмалардан да андагы хәлләрне чамаларга мөмкин, әлбәттә. Әмма күңел үзе тудырган күренеш бар: Гали – дөньяның иң гүзәл утравында, үз кануны, үз көе, үз көне белән яшәп яткан мөстәкыйль дәүләттер, аның тормышына читтән килеп беркем дә тыкшынырга тиеш түгел, рәхим ит, кунак бул, күреш-таныш, әмма халыкның гасырлар буе сакланган гореф-гадәтләрен үзгәртергә тырышма.

Шәҗәрәдә тарихи хәтер

Ниһаять, хыяллар тормышка ашты: Бөтендөнья «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы шушы төбәктә «Шәҗәрәдә бабаларыбызның тарихи хәтере» дигән күчмә утырыш уздырды. Рәсәйнең төрле төбәкләреннән йөзләгән гүзәлкәйләребез Гали авылына җыелды. Программа гаҗәеп дәрәҗәдә кызык һәм файдалы: беренче көндә кунаклар 2 меңнән артык халкы булган авылның һәр почмагы белән диярлек танышты. Билгеле, кая гына барып төшсәк тә, без беренче чиратта мәктәпкә сугылабыз. Сораулар да әүвәл туган телебезнең торышы хакында. Гали мәктәбендә 201 бала белем ала. Татар теле атнага ике мәртәбә укытыла. Әзме? Татарстан белән чагыштырганда ярыйсы кебек. Нәкъ бездәге төсле икән хәлләр: башта кайбер ата-­аналар татарча укытуга каршы чыга. Янәсе, татар теле белән кая барасың? Әйтерсең русча укыганнарның барысы да министр да, президент! Укытучылар оптимист анысы: телебезне оныттырмаска тырышабыз, диләр. Шулай инде, татарга бит аның салкын җиле дә гел каршы исә. Галәмәт зур авылда шушы елда гына балалар бакчасы төзелә! Аңа хәтле сабыйлар күрше чуаш авылында тәрбияләнә. Ул тәрбия нинди телдә? Үзегез дә чамалыйсыздыр.

Каршыбызга тезелеп бас­кан нәниләр әниләр турында шигырь сөйли… Без сөенеп кул чабабыз. Татарча, үзебезчә бит! Сабыйларның исемнәре дә милли.

Миләүшә, Салават, Рәсүл, Илсаф, Айнур, Гөлназ, Гүзәл, Камилә, Сафия­ләр тамырларында татар каны акканын белеп үссен өчен, бу мәктәптә шәҗәрә культ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Арада 30нчы буын нәселен барлаган хезмәтләр бар! Авыл тарихына күз салсак, аның төзелүенә чама белән 400 ел тирәсе дип фаразлыйлар, әмма бу сан белән килешмичә, Гали борынгырак, дип тә әйтәләр. Диварга эленгән искиткеч зур шәҗәрәнең төбеннән өскә таба буыннар баскычы сузыла, Манаш, Киләй, Кәдер, Габдулла, Мөхәммәтләр. Һәм Гали бабакай (1750-1824). Заманында Котлыгыш Манашев Казан якларыннан бу төбәккә килеп урнаша. Өч улының берсе Гали исә, төп нигезеннән аерылып, биек тау­лар кочагында үзенә аерым йорт тергезә.

Китапханәләрне читләтеп үткән язучы юктыр ул. Киштәләрдә 7 мең китап, сайлап ал да укы. Тик татар ки­тап­лары гына аз. Күбесе искергән-таушалган. Кайсы гына өлкәләргә барсаң да, бер проблема инде: татар китабы юк… Вакытлы матбугат турында әйтеп тә тормыйм.

Эшле-ашлы халык

Галилеләр: «Алма пеш, авызыма төш», – дип, каяндыр китереп биргәнне көтми – биредәге халык тырыш һәм уңган, читтән ярдәмгә өметләнмичә, үз көнен үзе күрә. Авылда күп еллардан бирле хәләл ит ризыклары әзерләүче цех, ипи пешерү заводы, тегермән, кибетләр, калай эшкәртү цехлары ачылган, теп­лицаларның саны гына да 500дән арта. Терлекчелек буенча да алар алдынгы урында. 14 фермерлык хуҗалыгы. Кайберләре орлык суганы, кишер, көнбагыш үстерә.

Кайберләре мал-туар, ат асрый. Татар эшмәкәрләренең югары сыйфатлы продукциясе бөтен Рәсәйгә тарала. Тагын шунысы куандыра, алар тапкан малының фәлән кадәр өлешен авыл файдасына тота. Авылда дүрт мәчет эшли. 1992 елда ачылган «Гали» мәдрәсәсе тулаем шушы мәрхәмәтле һәм юмарт авылдашлар ярдәмендә тереклек итә.

Галидә туып-үскән егет-кызлар, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, үзенең газиз җире белән элемтәсен өзми икән. Әйтик, Дания Тулова гаиләсе белән Америкада яши, аннан соң кире Рәсәйгә кайтып төп­ләнә, ләкин кайда гына булса да, Гали аның күңел түрендә саклана. Ханым искергән мәктәпне үз акчасы белән төзекләндерә. Рамил Харисов исеме дә телләрдән төшми. Ул, әтисе Хөсәен абзый Мәскәүдә гомер кичереп бакыйлыкка күченгәч, аның өч бүлмәле фатирын сатып, шул акчага Галинең «Чулпан» очында мәчет төзеттерә.

Авыл халкының һәммәсе дә туган аймагының гомерен озынайту өчен акчасын да, вакытын да кызганмый, ләкин учак сүнмәсен өчен һәрдаим аңа җан җылысын өстәгән әйдаманнар була, алар төркемнән аерылып та тора. Шуларның берсе – Расих Латыйпов, якташларын авыр кайгыга салып, «мәңгелек йорты»на китә. Милләтем дип янып көйгән Похвистнево районы татарларының «Туган тел» мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесен, «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы рәисен галилеләр иң әрнүле югалтуыбыз дип саный. Аны догадан калдырмый.

…Кичен мәдәният йортында халык белән очрашып, алар тарафыннан әзерләнгән җырлы-биюле тамашаны карагач, «аккалфак»лылар төн кунарга таралышты. Галиләрдәге татарга хас кунакчыллык (әбиләр әйтмешли, «якты чырай, такта чәй») сокландырды, дистәләгән гаилә кызларыбызны үзенә килеп алды. Иртәгәсен Самара шәһәренә юл тоттык. Бердәнбер «Яктылык» татар мәктәбендә балалар белән очрашу, ачык дәресләрдә утыру, кул эшләре күргәзмәсе, шәҗәрәләр, «Мирас» этнографик музее белән танышу… Моннан тыш өлкә каласының «Таң» мәдәният йортында Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте һәм «Дуслык» җәмгыяте Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнаштык. Сәфәребез «Ак калфак» оешмасының пленар утырышы белән тәмамланды.

Гадәттә, зур чараларда катнашканнан соң, үзенә күрә берәр нәтиҗә чыгарасың. Бүген Кадрия Идрисова җитәкчелегендә меңәрләгән татар хатын-кызларын үзенә туплаган «Ак калфак» кебек уникаль оешмага тиңнәр табылмас иде. Сүз дә юк, алар булган җирдә татар бакчасында гөлләр шытып кала. Минем дә милләт язмышы, тел турында борчылып ясаган чыгыш­ларымны ишеткәннәрдер. Озакламый халык санын алу кампаниясе башлана, без – татарлар, төрле коткыларга бирешмичә, татар булып калыйк, таркалмыйк дигән өндәүләрем җилгә очмагандыр, шәт. Ышанам.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

shahrikazan