Бердәм яшәек әле…

КатегорияПресса
Автор admin

Самараның Литвинов исемендәне Мәдәният сараеның лекцияләр залында Башкортостанның “Далан” эстрада төркеме “Без дуслык белән көчлебез” дип аталган концерт куйды. Күптән түгел генә татар эстрадасының иң танылган җырчыларының берсе Нәфкать Нигъмәтуллинның “Далан” төркеме белән бергә яздырган “Бердәм яшик, туганнар!” дип аталган DVD дискын карап утырган идем. “Караван сарай” эстрада-фольклор ансамбле дә миңа таныш. Шуңа күрәдер дә, Башкортостанның халык артисты Артур Туктагулов җитәкчелегендәге “Далан” төркеме концертына Самара өлкә башкорт Королтаеннан чакыру алгач, бик шатландым. Дисктан карау — бернәрсә, ә менә тереләй күрү һәм ишетү, аларның җыр-моңында тирбәлеп, ял итү – бөтенләй башка инде ул.

Тамашачының күңелен җырчыларның моңлы тавышы, төрле милли музыка коралларында оста итеп уйнаулары, дәртле биюләре, шаян сүзләре яулап алды. Җырчыларга кушылып җырлап утыручылар да бар иде. “Йә, Ходаем! Каян килгән бу тавыш, каян килгән мондый моң?!” – дип сокланучыларны да ишетергә туры килде. Бәлки болындагы чәчәкләрдән, урмандагы сайрар кошлардан, челтер-челтер аккан көмеш чишмәләрдәндер, дип уйлап куйдым шунда.

Алдан игълан ителгән Россиянең атказанган артисты, ашкортостанның халык артисты, “сәхнә каһарманы” исемен яулаган Идрис Газиев һәм сандугачтай моңлы тавышлы Минзифа Искужинаның килмәве бераз күңелне төшерде, әлбәттә. Әмма Артур Туктагуловның, энерджайзер батарейкасы куйганнармыни, армый-талмый башкорт, татар, рус телләрендә җырлавы, шаярулары, вакыты белән дәртләнеп китеп, сикереп биеп тә җибәрүе үпкәбезне оныттырды. Искиткеч, йөрәкнең иң яшерен хисләрен кузгатырлык моңлы тавыш, күңелнең иң нечкә кылларына кагылыр-кагылмас кына, сәхнәдән агылды.

Халыкта “кешене киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар”, дигән мәкаль бар бит. Менә башкорт артистларының милли бизәкләр, алтын җепләр белән чигелгән киемнәренә карап та, сокланмыйча булмый. Ә җырларында күп газаплар чиккән милләтнең җаны, киләчәккә өмете чагыла иде.

Сәләтле яшьләр тупланган төркем репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары, Башкортостан һәм Татарстан композиторлары иҗат иткән җырлар бар. Алар төрле яшьтәге кешеләрнең күңелен яулап алырлык, чөнки мәңгелек кыйммәтләргә: кече Ватанга, тарихка, мәхәббәткә, аналарга, бай табигатебезгә багышланганнар, һәм халык моңы хәзерге заман музыкасы белән үрелеп бара. Тикмәгә генә Башкорт филармониясе каршында эшләүче бу ансамбльгә Халыкара төрек яшьләре конкурсында “Урал моңы-2002”лауреаты исеме бирелмәгәндер шул.

“Далан” төркеме безнең өлкәдә генә түгел, Мәскәүдә, Санкт-етербургта, Оренбургта, Чиләбедә, Үзбәкстанда, Казахстанда, Төркиядә, хәтта Кытайда да уңышлы концертлар куйган, халык сөюен яулап өлгергән инде. Алар Кытайда “Иванушки интернейшнл” төркеме белән бер сәхнәдә чыгыш ясауларын, алып баручының шаярып  ларны “Даланушки интернейшнл” дип игълан итүен мәзәк итеп искә алдылар. Тамашачылар Башкортостан йолдызлары — курайчы Рөстәм Шәриповны, думбрачы Редик Сәгыйтовны, баянчы Салават Юлдыбаевны, биюче Раил Локмановны алкышларга күмделәр. Концерт тәмамланып, тамашачылар артистларны кул чабып озатканда, һәрберебезнең күңелендә:

Әй, туганнар, туганнар,

Бердәм яшәек әле,

Бергә җырлап, бергә уйнап,

Гөрләп яшәек әле,

Җырлап яшәек әле,

Бердәм яшәек әле, — җыры яң

яңгырап тора иде…

Бу концертка бер мин генә сокландым дип уйлый күрмәгез тагын. Мин залда утырган тамашачыларның фикере белән дә кызыксындым.

Рәзинә ЯХИНА, пенсионер, Самара шәһәре: “Бу кичне мин үземне кече Ватаным Башкортостанга кайткандай хис иттем. Миңа күп еллар Но-

рильск шәһәрендә дә яшәргә туры килде. Шуңа күрә телне җитәрлек дәрәҗәдә белмим, кайбер сүзләрне аңламыйм.

Шуңада карамастан, җырчыларның ни әйтергә теләгәнен моң аша тойдым, йөрәгем белән аңладым. Раил Локмановның

биюләре бигрәк тә ошады. ӘГөлсинә Абдуллинага әле тагын бераз үз өстендә эшләп, тәҗрибә тупларга һәм сәхнәгә чыгар өчен матур күлмәк сатып алырга кирәк”.

Ибраһим ШАҺИӘХМӘТОВ сакчы, Самара шәһәре: “Болар тамашачыларга тормыш вак-төякләрен оныттырып,

ял бүләк итә торган артистлар. Җырлары да мәгънәле. Курайчы Рөстәм Шәриповның уйнавын яраттым,Раил Локманов та бик дәртле биеде. Рәхмәт үзләренә”.

Радмила КОТЛЫБАЕВА, “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы: “Концерт бик тәошады, Артур Туктагуловның иҗаты белән күптән кызыксынам, дискка язылган җырларын өйдә дә тыңлыйм. Алар тамашачыны кыздыра беләләр, әнә, биетеп тә алдылар, җырлаттылар да бит. Киләчәккә дә зур уңышлар телим аларга”.

Зөлфия ВӘЛИӘХМӘТОВА

Бердәмлек № 48

Уважаемые посетители сайта! Убедительно просим Вас ответственно подойти к своим комментариям, в высказываниях сохранять взаимоуважение, быть толерантными по отношению друг к другу. Критические комментарии по поводу деятельности власти должны быть обоснованными. Также на сайте запрещается публиковать суждения о доминировании одной религии над другой. Администрация сайта будет пресекать комментарии, сообщения экстремистского толка.