Домой Пресса “Чәкчәк party” татар яшьләрен бергә җыйды

“Чәкчәк party” татар яшьләрен бергә җыйды

0

 2008 елда узган Өченче Бө тендөнья татар яшьләре фору мында катнашкан яшьләр та тар мәдәни кыйммәтләрен башка халыклар арасында ничек итеп популярлаштырырга һәм дөньяга танытырга икән, дип уйланып утырганда, Төркиядән килгән бер кыз милли ризыгыбыз чәкчәкне тәкъдим иткән.

Дөрестән дә, бу ризык та тарларның яшәү рәвешен –аларның борынгы заманнардан бирле игенчелек һәм умартачылык белән шөгельләнүен чагылдыра бит. Шул форум вакытында: “Әлеге баллы, майлыризыгыбыз образы аша татаробразын популярлаштырып, бехалкыбызның киң күңелле, кунак чыл йөзен дә ачып күрсәтәалабыз”, – дип, чәкчәкне рәсми рәвештә милләтебезнең брэнды итеп сайларга булдылар да инде. 

Шуннан бирле “Чәкчәк party” дип аталган чаралар күркәм гадәткә әйләнеп, Россиянең күп шәһәрләрендә ел саен үт кәрелеп килә. Бу дулкынга Азәрбайҗан, Украина, Төркия, Латвия, Казахстан, Америка татарлары да кушылып киткәннәр. Гадәттә, мондый чараларны кунакларга чәкчәк тәкъдим итү генә берләштерә, ә менә про грамманың калган өлешен һәркем үзенчә әзерли. 

23 сентябрьдә Самараның “Звезда” күңел ачу үзәгендә шә һәребездә менә инде өченче тапкыр “Чәкчәк party” бәйрәме булып узды. Быел ул безгә Бө тенроссия” статусын алып килгән. Бәйрәм дискотека рәве шендә үтте. Чараны Фәхретдин Бәд ретдин улы Канюкаев җитәк челегендәге Самара шә һәренең “Ак бәхет” һәм өлкә “Дуслык” иҗтимагый оешмалары үт кәрде.

– Бу зур бәйрәмгә без Казан, Төмән, Йошкар-Ола, Ижау, Димитровград, Ульян, Тольятти һәм башка шәһәрләрнең татар яшьләрен чакырдык. Чаратөрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең очрашу, танышу, аралашу, бердәмләшү уры ны булды. Дулкын булып Россия буйлап узачак шундый ук бәйрәмнәргә безне дә кунак буларак чакырырлар, дип өметләнәбез. Быелгы “Чәкчәк party” бездән башланып китте бит, – дип уртаклашты “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Маннанов. 

Мөхтәрәм кунак буларак, бәйрәмгә Казан шәһә ренең “Идел” яшьләр үзәге директоры, Татар яшьләре көн нәрен, Мөселман яшьләре фестивальләрен уздыручы Ләйсән Төхвәтуллина да кил гән иде. Бәйрәмдә шулай ук Самара шәһәренең “Ак бәхет” оешмасы директоры Гүзәл Әбләзова, “Дуслык” оеш масының вице-пре зиденты Фәрхәт Мәхмүтов, шул ук оешманың татар эшкуарлары белән хезмәттәшлек итү идарәсе директоры Рафик Баданшин да катнашты. Бәйрәмнең сценариен “Дуслык” һәм “Ак бәхет” активистлары үзләре әзерләгәннәр, ә бәйрәмне алып баруны Казан кунагы Рузәл Әхмәдиевкә һәм Самара кызы Эльвира Насыйровага тапшырганнар. Дискотекада кызыклы конкурслар да үткәрелгән, кунаклар музыкаль күчтәнәчләр дә бүләк иткәннәр. Әлбәттә, бәйрәмнең кульминациясе буларак, 20 килограммлы чәкчәк чыгарылган һәм уйнап-биеп арыган яшьләр татар халкының милли ризыгыннан авыз иткәннәр.

Шулай, татар яшьләрен татар мохитына якынайту максаты белән үткәрелгән бу бәйрәм морадына иреште, дип әйтергә була. Татар милли оешмалары тарафыннан оештырылган мондый чаралар өлкәбезнең башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә дә үтсен иде, дип теләргә генә кала.

Римма Нуретдинова.  Бердәмлек. № 40