Чүп үләне иген булмый

КатегорияПресса
Автор admin

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда узган “Татарча солянка” концертын карарга Самара татарлары зал тутырып килгәннәр иде.

Әлбәттә, концертның беренче өлешендә сәхнәгә яшь башкаручылар чыкты. Алинә Бәширова — Tamasha.ru сайтында эротик фотолары белән танылган яшь җырчы. Ул Самара тамашачысы алдына да ярымшәрә чыгып, үзен артык иркен тотты.

 Ә аңардан соң сәхнәгә күтәрелгән кечкенә буйлы, ябык кына җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның тавышы шактый көчле булып чыкты. Минем янымда утыручы берәү аны бәяләп: “Абау, бу җырчының тавышы куе һәм иркәли торган”, — дип әйтеп куйды.

 Алинә Сафиуллина, Ленар Сәйфиев, Диларә Илалетдинова кебек өметле жырчылар тамашачыларның күңелен яулап өлгерделәр инде. Гөлназ Сираева тыйнаклыгы һәм яхшы куелган тавышы белән игътибарны җәлеп итә. Аның җырларыннан залга сафлык бөрки сыман. Баксаң, итәге идәнгә җитә торган озын күлмәк белән дә гәүдә матурлыгын күрсәтеп була икән…

 Концертның икенче өлеше Татарстанда гына түгел, Россия киңлекләрендә дә танылган җырчыларга бирелде. Моң сөючеләр Эльмира Сөләйманова башкаруындагы “Йолдыз җыйдым бүләккә”, “Күңел кошы” популяр җырларына кушылып, үзләре дә җырлап утырдылар. Соңрак Эльмира янына Илназ Баһ чыкты, һәм алар бергәләп “Әллә сине һаман яратаммы?” җырын башкардылар. Тавышлары бер-берсе өчен яратылган диярсең!

 Ильназ Баһ үзе иҗат иткән “Ялгыштым” җырын да тәкъдим итте, “Ярый әле хатыннар бар” шаян җырын шулкадәр дәтле башкардыки, хәтта сәхнә дә йөрде сыман. Бар күңелен биреп, биеп җырлый егет. Менә, ичмасам, булдыра!

 Алсу Әбелханова башкаруындагы «Сорамагыз хәлләремне», «Сөю канатларында», «Самара — җан кисәк», Илнар Сәйфиевның «Гомер юлын узыйк бергә», «Гомернең мизгелләре» җырларын да тамашачылар җылы кабул иттеләр.

 Иң күп алкышларны «Сөям димә», «Сириннәр», «Йөр син безнең урамнарда» җырлары белән Раяз Фасыйхов җыйгандыр. Күпләр килешер: анарда артист өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да бар. Сәхнәгә карасаң — күзне иркәли, тыңласаң — тавышы йөрәккә май булып ята…

 Серле тавышлы, җыр саен киеменең бер өлешен салып ташлый-ташлый чыгыш ясаган Ландыш Нигъмәтҗанова да тамашачыларны сөендерде. Бигрәк тә егетләр һәм ир-атлар аның эчке күлмәкне хәтерләткән үтә күренмәле киеменә карап, дөньяларын онытып утырдылар бугай…

Самаралылар үлеп яраткан Әлфинә Әзһамова да тамашачыларны үзенең яңа «Иң бәхетле көнем», «Каршыма килгән идең» җырлары белән куандырды.

 Өстә язганнарымны укыган кеше “Концерт ярыйсы гына булган бит. Ник автор мәкаләгә шундый исем бирде икән?” — дип аптырый башлагандыр. Уңай тәэсирне концертны алып баручы Айрат Ильясов бозды. Тозсыз-борычсыз, «билдән аска» төшкән мәзәкләре, исерек мәҗлесләрдә генә уйнала торган мәгънәсез уеннары белән ул зәвыклы тамашачының кәефен төшерде.

 “Солянка”ларга башлыча яшьләр йөри бит. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен милли мәдәниятебезгә һәм сәнгатебезгә җәлеп итүнең бер ысулы булуын истә тотып, милли мәркәзебездән гастрольләргә чыгып киткән артистлар программаларын мәгънәви яктан җитди уйлап төзергә тиештер, дип исәплим. Милли хисләр белән сугарылган, чын мәгънәсендә зәвыклы итеп әзерләгән очракта “солянка” да тәрбияви чара була ала бит. Кызганычка, бу “Солянка” үз алдына мондый максатларны куймаган да, кирәксенмәгән дә. Киресенчә, тамашачыларны артка тарта, чыгыш ясаган татар җырчыларының да дәрәҗәсен төшерә.

 Мәгънәсез, әдәп кысаларына сыймый торган сүзләргә сәнгать сәхнәсендә урын булмаска тиеш. Тормыш төбендәге түбән катлам лексикасы белән язылган оятсыз мәзәкне сәхнәгә менеп сөйләү өчен зур акыл кирәкми. Әгәр дә инде «артист» дигән зур исемне күтәреп, халык алдына чыгып баскансың икән, халык ышанычын акларга тиешсең. Син бит тамашачыга ял бирүче генә түгел, аңа югары мәдәният үрнәкләрен җиткерүче дә, сәнгать ярдәмендә аның милли аңын уятучы да, горурлык хисләрен торгызучы да.

 Бәлки, “тамашачы үзе гаепле, ул үзе шундый мәзәкләргә көлеп утыра”, — дип акланырлар кайберәүләр. Бу мәсьәләгә килгәндә, Гайсә галәйһисәлам турындагы бер риваять искә төшә. Пәйгамбәр үзенең шәкертләренә дәрес бирә икән. Шуннан үтеп баручы бер фәхишә: «Юкка азапланма шулар белән. Мин ымласам, барысы да синең өйрәткәннәреңне онытып, миңа иярәчәкләр», — дигән. «Син бит аларны түбән төшерәсең, ә мин югарыга өндим. Төшү — җиңел, ә менү — авыр. Шулай булгач, сиңа иярсәләр дә, гаҗәп түгел», — дип җавап биргән пәйгамбәр.

 Кызганыч, татарның зәгыйфь “сәнгате” «өлкән агасы»ныкына ияреп, азгынлык чәчә. Чүп үләне игенгә әйләнмәгән кебек, мондый эстрада да сәнгать биеклегенә күтәрелә алмый, әлбәттә.

Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 1-2 01.01.2012

Уважаемые посетители сайта! Убедительно просим Вас ответственно подойти к своим комментариям, в высказываниях сохранять взаимоуважение, быть толерантными по отношению друг к другу. Критические комментарии по поводу деятельности власти должны быть обоснованными. Также на сайте запрещается публиковать суждения о доминировании одной религии над другой. Администрация сайта будет пресекать комментарии, сообщения экстремистского толка.