Домой Поздравления Похвистнево районы, Мәчәләй авылы. Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага – 60 яшь!

Похвистнево районы, Мәчәләй авылы. Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага – 60 яшь!

0
Похвистнево районы, Мәчәләй авылы. Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага – 60 яшь!

Хөрмәтле Асия ханым! Балкып торган йөзегезгә карап, 60 яшь әле гомернең җәе генә булуына тагын бер кат инанасың. Сез бар яктан да булган, тере, актив, сәләтле булуыгыз белән шаккатырасыз. Милләттәшләребез сезне “Хыял” ансамбленең моңлы сандугачы, “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы буларак бик яхшы белә. Туган авылыгызда, район күләмендә үткән милли чараларда даими катнашып, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүегез дә мактауга лаек гамәл.

Асия ханым! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйм. Киләчәктә дә сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез, озын гомер, якыннарыгызның куанычларын күреп яшәргә язсын.Сезнең әле бик матур чорыгыз! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел, көләч йөзле булып калыгыз.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы,

өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты

Фәхретдин КАНЮКАЕВ