Домой Пресса Әнкәйләрнең олы хакы

Әнкәйләрнең олы хакы

0

Аллаһы Тәгалә хатын-кызны нәфис, хисләргә бирелүчән, барча эшне йөрәк аша кичерүче итеп яралткан. Хатын-кызның табигате йомшак, мөнәсәбәтләре җылы. Ул, ана буларак, йөрәк җылысын балаларына һич тә кызганмый бирә. Тормышта төрле хәлләр килеп чыга шул. Кайбер хатын-кыз үз баласын да ташлап китә, ә кайберсенең йөрәгендә ятим калган сабыйларга да урын табыла.

 Бүгенге көндә Похвистнево районынның Яңа Мансур авылында гомер итүче Гүзәл Мансур кызы Нәҗмиева – нәкъ шундый аналарның берсе. Гүзәл Башкортстанда туып үскән. Дус кызы Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылы кешесенә тормышка чыкканда, ул туйга дусының шаһиты булып килә. Һәм… үзе дә шунда кияүгә чыгып кала. Туйда Наил белән очрашкач, яшьләр бер күрүдән бер-берсен ошаталар һәм, озакка сузмыйча, тормыш җепләрен кушып үрәләр. Адәм баласын җиргә ашар ризыгы, эчәр суы тарта, диләр мондый очракта өлкәннәр. Гүзәлия белән Наил кызлары Зиләне, уллары Рамилне үстереп ятканда, Гүзәлиягә Башкортстаннан авыр хәбәр килеп ирешә: аның бертуган сеңелесе Айгөл авырып китеп, кинәт вафат булган һәм аның гөнаһсыз нарасые Ләйсән ятим калган.

Әтисе исән булып та, ятимлек ачысын татыган бичара сабый кемгә, кая барып сыеныр икән, дигән уйлар Гүзәлиянең йөрәген телгәли. Ә бераздан Ләйсәнне ятимнәр йортына алалар икән, дигән хәбәр килеп ирешә. Шунда ул ире белән киңәшеп, баланы үзләренә алып кайта. Моның өчен рәсми кәгазьләр юнәтеп йөргәндә, ата дигән кеше инде өйләнгән, яңа гаилә белән яши башлаган, дигән хәбәр алалар. Еллар берсен-берсе алмаштырып кына торалар. Хәзер инде Гүзәлия ханым белән Наил әфәнденең кызлары Зилә Рәшит исемле кешегә тормышка чыгып, оныклары Диананы бүләк иткән. Рамил уллары Похвистневода электрик һөнәрен үзләштерә. Ә Ләйсән унынчы сыйныфта укып йөри.

– Ләйсәнебез 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, бердәм дәүләт имтиханнарын “яхшы” билгеләргә тапшырды. Ул халкыбызның

моңлы, озын көйгә салган җырларын сузып-сузып җырларга ярата. Үзебезнең генә түгел, күрше-тирә авылһәм район сәхнәләрендә чыгышлар ясый.

Ул киләчәктә җырчы булырга хыяллана. Киләчәге ничек буласын алдан әйтеп булмый, авыл җирендә музыка мәктәпләре юк бит. Шулай да, без кызыбыз бәхетле, киләчәк тормышта үз урынын таба алсын өчен, кулдан килгәннәрнең барысын да эшләргә тырышабыз, – дип аналарча кайгыртып сөйли Гүзәлия ханым.

Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә хатын-кызның йөрәген күпме борчу-мәшәкать, ярату һәм наз сыярлык итеп яралткан! Чын хатын-кыз – тормыш тоткасы ул. Хәләл җефетенә ипле, тугры иптәш, балаларына – лаеклы ана, оныкларына – яраткан әби. Дини китаплардан бер риваять укыдым: берәү әнисен үпкәләткән дә, ризалыгын алыр өчен, хаҗга кулларына күтәреп алып барган. Хаҗдан кайткач, сораган ди:

– Әниемнең хакы минем өстемдәкалмадымы инде?

Моңа каршы Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйиссәләм: “Калды шул әле. Әниең сине тудырганда кичергән авырту, бер тулгак ачысының хакын гына түләдең син. Ана хакын берничек тә түләп бетерә алмыйсың, үзеннән бәхиллек сора. Ул үзе кичерсә генә җәннәткә керерсең”, – дип җавап биргән, ди.

Иртәгә газиз әнкәйләребез көне. Артыбызга борылып карыйк әле: шушы ел эчендә без ничә мәртәбә аларның хәлләрен белеп, игелек эшләдек икән? Әгәр рәнҗеткән булсак – бәхиллек сорыйк, бәйрәм көнне генә түгел, башка вакытта да бүләкләр бирергә онытмыйк. Барча әнкәйләрне дә ихлас күңелебездән бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез: һәрчак исән-сау, кайгы-хәсрәт күрми яшәгез, йөзегездән эчкерсез елмаю китмәсен!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Бердәмлек № 48