Гаилә дингә таяна

0
Гаилә дингә таяна

Өлкә Халыклар дуслыгы йортында “Гаилә байлыгы” дип аталган конфессияара чара узды. Аны Самараның “Дор Цаир” (“Яшь буын”) дип аталган Самара яшьләренең ортодоксаль иудаизм оешмасы, “Самара өлкәсенең православ хатын-кызлар берләшмәсе” һәм өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырдылар. Чарада социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министрлыгы, руханилар, дини һәм милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәгариф хез­мәткәрләре, психологлар һәм табиблар катнашты.

Очрашу Похвистнево рай­оны­ның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җи­тәкче­се Илһамия Кәримо­вада зур тәэсир калдырган. Без аңар­дан фикерләре белән уртаклашуын соралдык.

– Түгәрәк өстәл артында күп кызыклы темалар күтәрелде. Миңа, мөселман бәндәсе, ана буларак, беренче категорияле акушер-гинеколог Ирина Чередникның чыгышы ошады. Ул хатын-кызларны бала тө­шертүдән саклап калу ысуллары турында сөйләде. “Яралган көненнән башлап эмбрион — ул бала, туачак кеше. Әле хатын-кыз үзенең авырга узуын белмәгән вакытта ук (4 атнада) сабыйның йөрәге тибә башлый. Бала яралган көннән үк хатын-кыз әни булып санала, бары ул гына карынындагы баласының киләчәген билгели ала. Дөрес карар кабул итәргә ярдәм итү — белгечләр бурычы. Минемчә, хатын-кыз белән яхшы психолог яисә акушер-гинеколог сөйләшеп, ана булуның изге га­мәл икәнлеген аңлатырга тиеш.

“Кызганычка, хезмәт юлы башында бу куркыныч операцияне ясарга туры килде. Әмма эмбрионның медицина инстру­ментларыннан “качуы”н, ника­дәр яшисе килүен күреп, аборт ясаудан баш тарттым. Хәзер хатын-кызлар консультациясе бүлегендә авырлы хатын-кызлар белән эшлим, әни булырга ярдәм итәм. Ходай бу хезмәтем өчен бүләкләгәндер, дип уйлыйм, улым дин юлына басты, бүген ул чиркәү руха­ние”, – дип сөйләде Ирина ханым.

Бала төшертү – ул кеше үтерүгә тиң, ислам динендә дә иң зур гөнаһларның берсе булып санала. Хатын-кызларыбыз бу турыда онытмасыннар иде. 

Түгәрәк өстәл артында гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балалар тәрбияләү һәм картлар турында кайгырту турында да сөйләштеләр. “Лик” психология үзәге җитәкчесе Марина Иноземцева, Самараның 42 санлы мәктәп директоры Юлия Генгут, “Өлкән яшьтә ялгызлыкны җиңү” проекты координаторы Галина Злотникларның һәм башка докладчыларның чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладык.

Төрле диннәрдә хатын-кыз роленә зур игътибар бирелә. Асылда, православиедә дә, иуда­измда да, исламда да гүзәл затларның төп вазифасы – гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү. Гаиләдә гореф-гадәтләр, милли традицияләр саклану, балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү өчен нәкъ ана кеше җаваплы. Татар халкында: “Оясында ни күрсә, очканында шул була”, дигән әйтем бар. Балаларны яшьтән ата-анага, өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга, башка диннәр һәм милләт кешеләренең го­реф-гадәтләрен хөрмәт итәр­гә өйрәтергә кирәк. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова да бу темага кызыклы доклад әзерләгән иде. Кызганычка, вакыт җитмәү сәбәпле, “Ак калфак” оешмасына сүз бирелмәде.

Чарада Самараның “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе директоры Руслан Мостафин да катнаштылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар хәзерге җәмгыятьтә гаилә институтының әһәмиятен ассызыклап, шундый очрашуларны ешрак уздырырга килештеләр.

Язманы Әминә Шиһапова әзерләде.

Рәсемдә: Илһамия Кә­ри­мова (сулдан өченче) “Гаи­лә байлыгы” чарасында

Бердэмлек