Домой Жизнь татар Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә

Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә

0
Илһам Шакиров тууына 85 ел тулу уңаеннан, концерт программасы тәкъдим ителә

Тамашачылар каршында чит илләрдән дә артистлар чыгыш ясаячак.


15 февраль көнне  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган зур концерт була. 

Программа легендар җырчының иҗат дәверендә узган юлларын, гастрольләрен, чыгыш ясаган илләре – төбәкләрен истә тотып төзелгән. Концертта Казахстаннан Алишер Кәримов, Үзбәкстаннан Мансур Ташматов, Кыргызстаннан Аксай Мөхәмбәт уулу, Кырымнан Сәрвәр Кадыйров һәм Мәвилә Мөхтәримова, Алтайдан Радик Тюлюш, Курганнан Ярамир Низаметдинов, Мари -Элдан Станислав Шакиров, Башкортстаннан Сәгыйдулла Байегет, Татарстаннан Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Илдар Рәхимов, Алмаз Ахунов, Чулпан Йосыпова, “Казан егетләре” төркеме, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры , “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле катнаша. Концертны Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Вәлиева алып бара.

shahrikazan