Домой Главные новости В стране и мире Кечкенә Солтанның бәби туе

Кечкенә Солтанның бәби туе

0
Кечкенә Солтанның бәби туе

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевны өлкәбездә һәм илебездә татар халкы арасында белмәүчеләр аздыр, мөгаен. Ул үзенең күп төбәкләрдә таралган “Алия” аптекалар челтәре җитәкчесе, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы булуы белән дә билгеле. Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты буларак та Фәхретдин әфәнде милләтебез өчен күп изге гамәлләр башкарып килә. Өлкәбездә бер генә чараның да аның матди ярдәменнән башка үткәрелгәне юк. 

Ә менә Фәхретдин әфән­денең күпбалалы зур гаилә башлыгы булуын һәм бу елның маенда, үзенең 50 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә, дүрт кызы янына хатыны Лилия ханымның сөекле иренә бер малай да бүләк итүен күпләр белмиләрдер әле.

6aN06myHpmkБу шактый зур һәм тату гаиләгә бәхет-шатлык өстәп бишенче бала булып малаеның дөньяга килүен бер могҗиза дип атамый мөмкин дә түгелдер. Элек мондый хәлләр татар гаиләсендә гади күренеш булып саналса, хәзер бу чыннан да гаҗәеп хәл.

Самараның Җәмигъ мәче­тендә үткәрелгән Коръән мәҗ­лесенә биш айлык Солтанның (аңа әти-әнисе шундый матур, саф татар исеме биргәннәр) бәби туен билгеләп үтәргә Каню­каевларның күпсанлы туганнары, якыннары, дуслары, хезмәткәрләре, авылдаш­лары — барлыгы 150ләп кеше җыел­ган иде. Билгеле булганча, Фәхретдин әфәнденең туган авылы Иске Мәчәләйдә (Похвистнево районы) Канюкаевлар фамилиясен күпләр йөртә һәм аларның кү­бесе бик тә дәрәҗәле кешеләр.

Oa5PkEHEKpwКөтеп алынган энеләре Солтанны бүген экономика акдемиясендә белем алучы һәм шул ук вакытта әтисе фирмасында эшләүче апалары Алия, дүртенче сыйныфта укучы Дания, икенче сыйныфта укучы Әминә һәм бакчага йөрүче Әдилә кулларыннан да төшермиләр. Әниләре Лилия ханымга аларга күз-колак булырга гына кала. Зур гаилә башкалардан шуның белән аерылып тора да бит инде.

Без, Самара татарлары, Канюкаевларның өченче кызлары Әминәне яхшы беләбез. Ул кечкенәдән “Яктылык” мәктәбенең бию түгәрәгенә йөреп, күп концертларда катнашып, танылу алды. Алга таба без башка кызларының да, әлбәттә инде Солтанның да, сәләтләрен күрербез әле, дип ышанабыз.

Лилия ханым Канюкаева кызлары (сулдан уңга) Әминә, Әдилә һәм улы Солтан белән.
Лилия ханым Канюкаева кызлары (сулдан уңга) Әминә, Әдилә һәм улы Солтан белән.

i
Мәҗлестә дин әһелләре, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Үзәк Диния нәзарәте казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Әүхәтдин хәзрәт Канюкаев, Наил хәзрәт Биктаев һәм башкалар Коръән сүрәләре укыдылар, кечкенә Солтанга, аның әти-әнисенә, апаларына исәнлек-саулык теләделәр.

Бәби туе хөрмәтенә гаилә башлыгы, Ислам дине кануннарына туры китереп, Корбанга ике баш сарык чалган иде. Бу мәҗлескә килгән кунаклар Корбан ашы ашау хөрмәтенә ирештеләр.

Шулай итеп, кечкенә Сол­танның бәби туе бик матур узды. Аңа һәм Канюкаевларның зур, бердәм гаиләсенә киләчәктә бары уңышлар гына телисе кала.