Кышкы челлә

Кышкы челлә

Хөрмәтле мөхәррир сеңел­ләрем! Гаепләмәгез инде, “Бердәмлек”не укырга яратканга. Сезне ихтирам иткәнгә язам бит мин хатларымны. Мин сезне барыгызны да чын күңелдән сәламләп, ныклы исәнлек-саулык теләп калам. Үземнең хәлгә килгәндә, хәзергә исән-сау. Кәгазь пычратырга гына хәлемнән килә әле. Минем кече кызым Мәрхәбәнең кызы Дания табиб бит, ул миңа авырарга бирми, саклый. Көн дә килеп, хәлемне белеп тора.

Сеңелләрем, мин сезгә бернәрсә турында язарга булдым бит әле (бәлки, ул сезгә яңалык та булмас). Безнең башкорт халкында бер ырым бар – сигезенче январьдан унсигезенче февральгә кадәр вакытны (40 көн) “кышкы челлә” дип атыйлар иде. Бу мизгелдә салкын тиюдән бигрәк тә нык сакланырга тәкъдим итә иде безгә әти-әниләр. Чөнки “кышкы челлә”дә томау авырулары кузгала, көчәя, диләр. Элек грипп дигән авыруны белмиләр иде. Томау, кизәү дип кенә әйтәләр иде салкын тиюне. Мин дә әйтәм – үзегезне сак­лагыз. Минем кебек озын-озак яшәгез. Авырый күрмәгез, сез бит бик кирәкле кешеләр безгә – газета укырга яратучыларга. Тагын да “җәйге челлә” мизгеле дә бар әле. Ул сигезенче июльдән унсигезенче августка кадәр. “Кышкы челлә чыкса – суык сына, җәйге челлә бетсә – эссе сүрелә” дигән әйтем дә бар безнең халыкта.

Элек салкын тиюдән булган авыруларны да табиб әбиләр өшкереп дәвалыйлар иде.

“Саулыгы да, бәхете дә

Кешенең үз кулында” –

Кем әйткәндер бу сүзләрне,

Ә мин аны белмим дә.

Авылларда, калаларда,

Без яшәгән якларда,

Усал холыклы кыш бабай

Хуҗа булган чакларда,

Мин ныкмын, өшемим дип,

Кәяз чөеп мактанма.

Буранлы салкын көннәрдә

Салкын тиюдән саклан.

Суык кешене шым гына,

Күренми генә кыйнар.

Берәү туксан яшькә җитә,

Икенчесе – иллегә.

Аның сере нәрсәдә соң,

Йә әйтегез, кем белә?

Кем дә кем гомере буе

Тик яхшы эшләр эшли.

Бары хәләл ризык ашап,

Артык симерми яши.

Кем исерми һәм сасымый,

Айнык баш белән яши.

Ходай да шуны ярата,

Шуның гомерен саклый.

“Кышкы челлә” – усал

                                 мизгел,

Жәлләми беркемне дә.

Кем киенми генә йөри,

Ул шуңарга бәйләнә.

Габделәхәт Латыйпов.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

“Бердәмлек”