Домой Жизнь татар Мөфтияттә чираттагы “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды. Беренче дәресне мөфти үткәрде

Мөфтияттә чираттагы “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды. Беренче дәресне мөфти үткәрде

0
Мөфтияттә чираттагы “Ислам. Беренче адымнар” проекты ачылды. Беренче дәресне мөфти үткәрде

Җөмәдәл-ахир аеның 21-нче көнендә (15-нче февральдә), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курслар кабат үз эшен башлап җибәрде. Иртән Татарстан мөфтиятенең конференц-залында “Бер көнлек мәктәп”не ачу тантанасы уздырылды. Беренче дәрескә 130-дан артык ир-ат һәм хатын-кыз җыелды. Курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк: намаз уку дәресләренә килүчеләр арасында гаиләләре белән язылучылар да, ишетмәүче “шәкертләр” дә бар иде. Соңгылары өчен махсус сурдотәрҗемә оештырылды.

Чара Кәлам Шәриф аятьләре укудан башланды. Аннары проектта катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул аларга нәсыйхәт сүзләрен генә җиткереп калмады, ә гарәп телендә язылган “Усулуддин” (Дин нигезләре) китабы буенча тулы бер дәрес оештырды.

Үзенең кереш сүзендә Камил хәзрәт ассызыклап узганча, динебездә гыйлем остаздан шәкерткә тапшырыла, шуңа китапларны остаз белән уку бик мөһим.

– Кызганыч ки, без Раббыбыз әмерләрен үтәргә керешкәндә яки үтәргә теләгәндә, кайбер кыенлыклар белән очрашабыз. Әйтик, белем алабыз, әмма безнең фикер йөртү рәвешебез исламга туры килмәскә мөмкин. Мәсәлән, башка илләрдә булганда, россияле сул кул белән ашарга мөмкин. Ә гарәп кешесе өчен бу бик сәер әйбер. Ул бу күренешне күреп, бик тә гаҗәпләнәчәк, чөнки мөселман кешесе балачактан ук уң кулы белән ашарга күнеккән. Икенче мәсьәлә: ул, мәсәлән: «Син мөселманмы?» – дип сораганда, безнекеләр дә: «Әйе», – диячәкләр. Бу җавапны ишеткәч, алар, мөгаен, бу кеше мөселман түгелдер, дип уйларга мөмкиннәр, чөнки мөселманнар «Әлхәмдүлилләһ» дип җавап бирәләр, ягъни «Әлхәмдүлилләһ» дип җавап бирү кабул ителгән. “Әйе, мин мөселман” дип тә түгел, “Ин шә Аллаһ, мин мөселман” дип тә түгел, ә “Әлхәмдүлилләһ, мин мөселман” дип җавап бирү кирәк. Без моны каян белә алабыз? Нигездә, мөселманнар моны балачактан ук белә. Кызганыч, 70 ел дәвамында атеизмны пропагандалау нәтиҗәсендә без борынгы китаплардан читләштек. Шуңа да мин вәгазь урынына шундый бер борынгы китапларыбызның берсе – «Усулуддин» (Дин нигезләре) буенча дәрес үткәрергә телим, – диде. Алга таба мөфти хәзрәт әлеге китапны гарәп телендә укып, тәрҗемә кылды. Әлеге китапта нәрсә ул ислам, иман, исламның билгеләре, өммәт, мәзһәб буенча җаваплар бирелүдән тыш, иманның башы, йөрәге, тәне, нуры, тәме, тулылыгы, хикмәте, законы, орлыгы, җимеше, тамыры һ.б. нәрсәләр булуы аңлатылып бирелә.

Мөфти авызыннан беренче дәрес һәм нәсыйхәтләр алганнан соң, ир-атлар Галиев мәчетенә юл тотты, хатын-кызлар мөфтиятнең конференц-залында калды. Беренче дәрес алдыннан катнашучылар бер-берсе белән танышты.  Моннан тыш, аларның һәркайсына “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән эш дәфтәре тапшырдылар. Анда һәр мөселман кешесе өчен мөһим белемнәр урын алган һәм ул бик аңлаешлы телдә бирелгән. Танышудан соң “Мәктәп” шәкертләре тәһарәт алу тәртипләрен үзләштерергә кереште. Дәресне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр хәрәкәтенең остазлары һәм волонтерлары үткәрде.

28 мартта проектны ябу тантанасы була.  Бу көнне «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу турында сертификатлар тапшырылачак. Ябылу тантанасы узганнан соң бәйрәм мәҗлесе – “Коръән ашы” узачак.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 6+1 дәрес үткәрү күздә тотыла:  «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (2 дәрес: намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы).

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. 4 сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 400 кеше белем алды һәм намазга басты.

Шунысы куанычлы: “Ислам. Беренче адымнар” Татарстанның башка шәһәрләрендә дә хуплау тапты. Мисал өчен, 8-нче февральдән Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” дип аталган, ислам дине нигезләрен өйрәтүгә багышланган дәресләр башланып китте. Чаллы шәһәрендә исә әлеге проект буенча чаралар тәүге тапкыр 2019 елның беренче яртысында үткәрелде. Аның барышында узган елны 10 кеше тәһарәт алу, намаз уку, ураза тоту кагыйдәләренә өйрәнде һәм гакыйдә белән сира дәресләре алды. Бу елны әлеге курсларга утызга якын кеше йөрергә теләк белдерде. «Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылачак. Дәресләрне шәһәр мәчетләре имамнары алып бара.

dumrt