Домой Пресса Мактаулы кешегә дә җылы сүз кирәк

Мактаулы кешегә дә җылы сүз кирәк

0

Опера һәм балет театры бинасында Самара өлкәсенең, шәһәрләренең һәм районнарының Мактаулы (почетлы) гражданнарын зурлау кичәсе булып узды. Аларны губернатор Владимир Артяков, Губерна думасы рәисе Виктор Сазонов, шәһәр һәм район башлыклары котладылар.

– Бу залда губернаның иң яхшы, уңган-булган гражданнары җыелды бүген, – дип мөрәҗәгать итте халыкка губернатор.

– Ватанга хезмәт итүдә зур уңышларга ирешкән якташларыбыз – безнең өлкәбезнең һәм Россиянең горурлыгы. Губернабызны алдынгылар сафына бастыру өчен Сез бик күп эшләдегез. Әмма мактаулы исемнәр алу өчен түгел, ә бәлки тормыш рәвешегез илгә, халыкка хезмәт итүгә юнәлдерелгән булганга.

Мактаулы гражданнарны бүләкләү традициясенә XIX гасырда нигез салынган булган. XXI гасырда да без анны дәвам итәргә тиешбез. Бүген бу залда яшь буын кешеләрен дә күрергә була. Ветераннар алар белән бай тәҗрибәләрен уртаклашалар. Тормыш юлына тәүге тапкыр аяк баскан яшьләр сездән үрнәк алып яшәсә, губернабызның киләчәге якты булыр. Ә губерна Думасы рәисе

Виктор Сазонов Мактаулы гражданнарны “губернаның элитасы” дип атады. Бу чагыштыру белән барысы да килешкәндер, дип уйлыйм.

Камышлы районында гына да егерме сигез Мактаулы граждан исәпләнә бит. Без Опера һәм балет театрындагы бер рәтне тутырып утырдык, дияргә була. Менә Фоат Мәрдән улы Шәймәрдәнов. “За боевые заслуги” медале һәм күпсанлы Мактау грамоталары белән үләкләнгән шәхес күп еллар район администрациясендә эшли, лаеклы ялга чыккач, ветераннар комитеты белән җитәкчелек итә. Гакиф Котдус улы Хәлимов – хезмәт ветераны, “Унынчы бишьеллык ударнигы”, авыл Советы депутаты. Кәзим Талип улы Нуретдинов – “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены, “Хезмәт ветераны” һәм “Гайрәтле эш өчен” медальләре иясе. Рифкать ага Фәрзетдинов һәм мин, Сәхия Шәвәлиева – “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе һәм күпсанлы Мактаулы грамоталар белән бүләкләнгән кешеләр. “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе һәм шулай ук күпсанлы мактау грамоталары ияләре – Мәгъдән Таһир улы Мөхәммәтҗанов һәм Фәрит Әхмәдулла улы Зәйнуллин да биредә иде. Ядкарь Фәррәхетдин улы Минатдиновның “Батырлык һәм Ватанны сөю өчен. 1941-1945 еллар” күкрәк билгесе бар.

Аның Мактау грамоталары арасында  иң кадерлеләре – инвалидлар тормышын җиңеләйтү өчен бирелгәннәре. Ә Гамил Фәсах улы Фәттахов турында аерым сөйләп үтәсе килә. 1936 елда туган Гамилнең әтисе сугыштан кайтмый, әнисе 1944 елда вафат була. Сигез яшьлек малайның кулында кечкенә сеңлесе кала, һәм ул почта ташучы булып эшкә урнаша.

Сугыш тәмамлангач та Гамил Фәттаховка колхозның төрле эшләрендә эшләргә туры килә, ә Уфа зооветеринария институтын тәмамлагач, ул пенсиягә кадәр ветфельдшер булып хезмәт итә. Әмма ветеран тынычлап кына ял итә белми икән. Хәзер ул авыл старостасы вазифаларын башкара. Яңа Балыклыдагы бер генә эш тә: Сабантуймы ул, туй төшерүме, зур кайгымы, чиксез шатлыкмы, Гамил агадан башка үтми. Ул сугышта һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл кую эшләре белән күп йөргән һәм максатына ирешкән.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына шул һәйкәл янында бөтен авыл халкы җыелып, мәрхүмнәрне искә алганнар, аларның рухына дога кылганнар. Авылны “Чиста су” өлкә программасына кертү өчен дә, чишмәне чистартып, сафка бастыру өчен дә ул күп көч куйган. Камышлы район администрациясе башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов Гамил ага Фәттахов турында: “Чигенә торганнардан түгел ул. Бер эшкә алынса, җиренә җиткереп эшләп бетермичә, тынычланмый, башкаларга да тынгы бирми. Шундый кешеләр булганда, авыллар да төзек һәм чиста була”, – дип сөйләде. Автобуска төялеп, кайту юлына чыккан гына идек, Красный Ярга җитәрәк артыбыздан хөкүмәт утырышыннан кайтып баручы Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов басып җитте. Автобусны туктатып, матур гына кафега алып керде. Анда безне корган өстәлләр, берсеннән-берсе тәмле ризыклар, район һәм авыл башлыкларының йөрәкләребезгә ятышлы сүзләре көтә иде. Бу хәтле игътибарга, зурлауга күңелләре йомшаган ветераннар җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп, олы юлга кузгалдык. Яңа гына ремонттан соң ачылган күркәм һәм тантаналы Опера һәм балет театрында үткәрелгән кичә өлкәнең мактаулы гражданнарының рухын күтерәп җибәргәндер, дип уйлыйм. Мин дә аннан кайтканнан бирле үземдә рухи көч, халкыбыз өчен тагын әллә ниләр эшләрлек дәрт тоям. Быел беренче тапкыр уздырылган мондый очрашуны өлкә хакимияте ел саен уздырып торырга кирәк дигән фикергә килде.

Сәхия ШӘВӘЛИЕВА,

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

Бердэмлек. № 50