Домой Ислам Намаз укыганда бала өстеңә менсә, намаз бозыламы?

Намаз укыганда бала өстеңә менсә, намаз бозыламы?

0
Намаз укыганда бала өстеңә менсә, намаз бозыламы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп бара.

Салават Камалетдинов

Бу юлы аннан намазны боза торган гамәлләр турында сораганнар.

«Намаз укыганда, 1,5 яшьлек бала каршыга ята, өскә менә. Намаз бозыламы?» — дип сорыйлар хәзрәттән.

Телеграмда Рөстәм хәзрәт «бозылмый», дип җавап биргән. «Рәсүлебез сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм «намаз укыган кеше алдыннан узу — олы гөнаһ», дип әйткән. Ләкин намаз укыганда бала, песи һәм башка әйберләр алдыбызга ятса да, узса да, намаз бозылмас дип өметләнәбез. Рәсүлебез намаз укыганда да оныклары аның өстенә менгән», — дип аңлата ул.

intertat