Домой Главные новости В области Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАның туган көне!

Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАның туган көне!

0
Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАның туган көне!

Хөрмәтле Нурзидә ханым!

Сезне шәхсән үземнән һәм региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимгый оешмасы әгъзалары исеменнән туган көнегез белән котлап изге теләкләремне җиткерәм.

Сез балаларга татар теленең байлыгын, матурлыгын, чисталыгын ачып күрсәтәсез, ана телебезне саклап, аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертәсез. Моның өчен зур рәхмәт сезгә!

Шушы авыр, әмма мактаулы эшегездә уңышлар юлдаш булсын! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык, гаилә бәхете телим! Һәрвакыт шулай олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз.

С уважением
член президиума Национального Совета
Всемирного конгресса татар,
Президент СРТОО «Дуслык» («Дружба»)
Фахрутдин Бадретдинович Канюкаев