Домой Поздравления Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер Похвистневода яшәүче Миңлеисхак Фәйзерахман улы Шабаевка – 55 яшь!

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер Похвистневода яшәүче Миңлеисхак Фәйзерахман улы Шабаевка – 55 яшь!

0
Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзер Похвистневода яшәүче Миңлеисхак Фәйзерахман улы Шабаевка – 55 яшь!

Кадерле энебез! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлап, озын гомер, бәхет-шат­лыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә һа­ман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның, оныкларыңның изгелеген күреп, туганнарың белән тату яшәргә Ходай насыйп итсен.

Туганлыкны саклап яшик

                                        шулай,

Бер-беребезнең хәлеп

                                     белешик.

Шатлык килсә, бергә

                           уртаклашыйк,

Борчуларны бергә бүлешик.

Сулар кебек еллар аксалар да,

Безнең туганлыкны юалмас.

Маңгайларда сырлар күбәйсә

                                                дә,

Җылы хисләребез югалмас.

Изге теләкләр белән апа­ларың Фатыйма, Мәдинә, Хә­кимә, Җәмилә, абыең Миңле­харис гаиләләре белән.