Сөмбелә

0
Сөмбелә

Сөмбелә — татарларда көзге көн-төн тигезлеге (22–23 сентябрь), яучылык һәм уңыш бәйрәме. Заманалар, чорлар аша сакланып калып “Сөмбел” “сөнбел-сөнбеләгә”, бүгенге “Сөмбелә”гә әйләнгән.

Зодиак календарендә 23 августтан 23 сентябрьгә кадәр вакытны, алтынчы айны сөмбелә дип тә атаганнар. Гарәпләр йолдыз кебек янып торган кызгылт-сары һәм сап-сары төстәге лалә чәчәген дә һәм күпсанлы вак чәчәкләре башакка охшаулы тәлгәшкә берләшеп торучы үсемлекне дә (гиацинт) “сөнбел” дип йөртәләр.

Башак — ул үрчем-уңыш белән бәйләнгән, димәк биредә хатын-кыз башлангычы бар дигән сүз.

Татарларда Юлиан календаренә кадәр зодиак календарь кулланылган һәм сигезенче ай “Сөмбелә” дип йөртелгән. Бу күренеш мәкальләрдә яхшы сакланган:
Сөмбелә туса, су суыныр
Сөмбеләдә өелеп килер
Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал

Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт-амбарларга тутырылган.

“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.

“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә ул шундый бәйрәм Җәйне көздән белдерә.