Домой Главные новости В области Сабыйлар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын

Сабыйлар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын

0
Сабыйлар бәхетенә  сөенеп яшәргә язсын

Камышлы районы үзәгендә гомер итүче Миләүшә Хәй­ровага икенче тапкыр ана булу бәхете кырык яшендә насыйп була. Мин аларга барып кергәндә, бәхетле ана сабыен чишендереп тора иде. Урамда һава сулап йөргәннәр икән.

– Рушан белән кавышкач, беренче кызыбыз Алинә дөньяга аваз салды, – дип сөйләп китте Миләүшә ханым. – Ә менә аңардан соң туган икенче кызыбыз бер-ике атна гына яши алды. Шуннан бирле күп еллар бүтәнчә бәбигә уза алмадым. Язмыш сынавына буйсынып, балалар йортыннан тәрбиягә бер яшь тә сигез айлык улыбыз Әлфисне алып кайттык.

Хәзерге вакытта Алинә­без Татарстанда экономист һөнәрен үзләштерә, ә Әл­фисебез Тольятти шәһә­рендә һөнәр училищесында укый. Аллаһыга шөкер, улыбыз эчеп-тартып йөрми, тәр­бияле, һәрчак шалтыратып хәле­безне белеп тора, кайтып, булышып та китә.

Мин инде озак еллар социаль хезмәткәр, ирем Рушан ма­шина йөртүче булып эшли.

Кырык яшемдә өченче балабызны – Миланабызны тапкач, гаиләдә башка дөнья ачылгандай булды, бәхетебез түгәрәкләнеп китте.

– Пар канатың булганда хәзерге заманда бала тудырып үстерүе шатлык кына бит ул. Ашарга ризык, кияргә кием бар. Кышын азапланып, урманда чана сөйрәп, утын хәзерләп йөрисе дә юк. Зәңгәр ягулык өебезне җылыта, электр янып тора. Өйгә су да кергән, канализациясе дә бар. Нинди авыр заманнарда да безнең буын кешеләре бишәр бәби тудырып, үстереп, аякка бастырды. Ә менә хәзер авылда эш юк, күп җирләр эшкәртелми. Шуңа да яшьләр күбрәк шәһәргә китү ягын карыйлар, – дип Миләүшә ханымның каенанасы Мәрзия әби сүзгә кушылды.

– Баламны тапканда күп авырлыклар кичерергә туры килде, – дип сүзен дәвам итте Миләүшә ханым. – Авырып китеп, операция ясатканнан соң, сабыемны вакытыннан иртәрәк тудырып, реанимациядә ятарга туры килде. Туганда кызымның авыр­лыгы кило ярымлык кына иде.

Хәзерге яшь хатын-кыз­ларга: “Яшьлек бик тиз үтеп китә ул. Үкенечкә калмасын дисәгез, балаларыгызны вакытында тудырып калырга ашыгыгыз”, – дип әйтәсем килә. Аллаһы Тәгалә үзе шулай язган, без җир йөзендә нәсел дәвам итүчеләр бит, – дип сүзен төгәлләде Миләүшә ханым.

Аның сүзләрендә хаклык бар, минемчә. Бүгенге заман хатын-кызларының күбесе югары белем алып, хезмәт урыннарында карьера ясарга омтылалар. Теләкләренә ирешкәндә яшьләре утыздан узган була инде аларның. Ә бит яшь барган саен хатын-кызга балага узу мөмкинлеге дә азая. Яшьләребезгә моны истә тотып, гаилә кыйммәтлекләрен өстен куярга киңәш итәр идем. Аларга Миләүшә ханым белән Рушан әфәнде кебек шулай сабыйлар бәхетенә сөенеп, пар канатлар булып яшәргә язсын иде.

Нурсинә Хәкимова.

 

Миләүшә Хәйрова ире Рушан, кызлары Алинә, Милана һәм каенанасы Мәрзия әби белән (уллары Әлфис кенә кайтып җитмәгән иде).

Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш

“Бердәмлек”нең 7нче са­нын­да (11 февраль, 2016 ел) “Мә­хәббәт белән генә тук бул­мас­сың” дигән исем астында басыл­ган хатны укыгач, аның авторына җавап язарга бул­дым.

Хөрмәтле Мәгъния ханым! Беренчедән, мин сезгә кия­вегезнең әти-әнисе белән сөйләшергә киңәш итәр идем. Бәлки, алар Маратның сезнең акчага яшәгәнен белмиләрдер дә. “Ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә тиеш”, – дип әтисе бераз оялтса, киявегез дә эшкә урнашыр иде. Кызыгыз ирен ничек кенә яратса да, берәр вакыт ул Маратны җилкәсендә тартудан туяр бит.

Икенчедән, яшьләрне аерым фатирга күченергә соралыгыз. Арендасын түләргә үзләренең акчалары гына җитмәсә, кодаларыгыз белән бергәләп ярдәм итәрсез, ә калганына (ашарга-эчәргә, кием-салымга) үзләре эшләп тапсыннар. Бәлки, сездән аерым яши башлагач, киявегез дә эш табар, кызыгызны яратса, гаиләсенең таркалуын теләмәсә, уртак тормыш турында уйланыр иде.

Сез дә олы яшьтәге кеше бит, күбрәк үзегез турында кайгыртырга кирәк. Өрлек кебек ирне бала кебек тәрбияли-тәрбияли, аяктан егылсагыз, нишләрсез? Әле сезгә оныклар сөясе, кызыгызга аларны аякка бастырырга ярдәм итәсе бар.

Бәлки, тора-бара, балаларыгыз ипотека алып, үз куышларын да булдырырлар иде. Әгәр инде моңа мөмкинлек булмаса, үзегезнең ике бүлмәле фатирыгызны ике берәр бүлмәлегә алыштыра аласыз. Тик бу очракта да мин кызыгызга тигән өлешне сату-алу буенча түгел, бүләк итү килешүе буенча рәсмиләштерергә киңәш итәр идем. Алда ни буласын беребез дә белми, алай-болай аерыла калсалар, киявегез фатирыгызның ярты өлешен таләп итә башлавы мөмкин.

Мәгъния ханым, биргән киңәшләрем файдалы булыр дип өметләнәм. Сөйләшер-киңәшер кешегез булмаса, хат языгыз, адресым редакциядә бар, бик теләп җавап бирермен.

Сезгә нык исәнлек, түземлек теләп калучы

Лилия Шәех.

Тольятти шәһәре.

Бердэмлек