Домой Главные новости В области Самара җирендә сәләтле кешеләр күп

Самара җирендә сәләтле кешеләр күп

0
Самара җирендә сәләтле кешеләр күп

Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваленең директоры, региональ“Дуслык”иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты баш мөхәррире Искәндәр СәетовТольяттида эш сәфәрендә булды.

Иң элек Искәндәр әфәнде Тольятти имам-мөхтәсибе, шәһәрнең Җәмигъ мәчете имамы, Тольятти шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ислам хәзрәт Гомәров белән очрашты. Искәндәр Зиннур улы “Дуслык” сайтында Тольяттида яшәүче татарларның тормышы да актив яктыртылсын иде дигән теләк белдерде. “Оешма уздырган чаралар, кызыклы вакыйгалар, мактауга лаеклы милләттәшләребез турында хәбәрләр җибәреп торсагыз иде. Бу Самара өлкәсендә яшәүче татарлар арасында элемтә булдырырга, тәҗрибә уртаклашырга, шулай ук ана телебезне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне салап калырга һәм үстерергә ярдәм итә”, – дип сөйләде ул.

Аннан соң Искәндәр Сәетов Тольяттиның музыка һәм сәнгать мәктәпләренә юл алды. Уку йортлары белән танышуны ул шәһәрнең Үзәк районында урнашкан 1санлы сәнгать мәктәбеннән башлады. Аның тарихы мөхтәрәм кунакны хәйран калдырды. Элек бу бинада консерватория урнашкан булган. Кызганычка, финанс ярдәм булмаганлыктан ул ябыла. Аннан соң ачылган көллият тә озын гомерле булмый. Шулай итеп, буш калган бинада сәнгать мәктәбе ачыла. Ә көллиятнең тәҗрибәле укытучылары биредә калып, бүген дә балаларны тылсымлы сәнгать серләренә төшендерәләр.

Искәндәр Сәетов мәктәпнең директор урынбасары Вера Степанова белән очрашып, Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале турында сөйләде. Вера Владимировна бу чараның бик мөһим булуын ассызлыклап, укучыларын катнаштырырга вәгъдә итте.

Тольяттиның 3 санлы сәнгать мәктәбендә Искәндә Зиннур улын Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, мәктәп директоры Виктор Шлыков каршы алды. Сәнгатькә, хезмәтенә бөтен күңеле белән гашыйк булган җитәкче мөхтәрәм кунакны тиз генә җибәрмәде, мавыктыргыч итеп Тольяттиның сәнгать мәктәпләре, үзе җитәкләгән уку йорты тарихы белән таныштырды.

Комсомольский районында урнашкан сәнгать мәктәбендә Искәндәр әфәндегә милләттәшебез, тәҗрибәле музыка укытучысы Динә Баязитова турында сөйләделәр. Искәндәр Зиннур улы Динә ханмны Милий Балакирев исемендәге сәнгать мәктәбендә очратып, Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестивале турында сөйләде. Остаз Самара җирендә шундый дәрәҗәле чара уздырылуы турындагы хәбәрне бик шатланып кабул итте һәм укучыларын фестивальгә әзерләргә вәгъдә итте.

Искәндәр Сәетов Тольяттиның Автозаводской районы “Камертон” балалар сәнгәть мәктәбендә булып, мәктәп директоры урынбасары, балаларны төрле фестивальләргә, бәйгеләргә әзерләүче Наталья Грунвальд белән аралашты. Улда “Мирас” фестивале белән кызыксынды. “Оныгым бик сәләтле, аны катнаштырасы иде. Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисты,Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева җитәкчелегендәге профессиональ жюри алдында чыгыш ясавы,аларның киңәшләрен ишетү генә дә ни тора бит!” – дип белдерде ул.

Вениамин Свердлов исемендәге сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Лариса Николенко , “Форте” сәнгать мәктәбе директоры Валерий Кочетов та укучыларын бу чарада катнаштырырга ышаныч белдерделәр.

“Кызганычка, Тольяттиның сәнгать мәктәпләрендә Самарада 20 елга якын уздырылып килгән “Татар балалары җырлый” фестивале турында да, дүртенче тапкыр уздырылучы “Мирас” татар мәдәнияте фестивале турында да белмиләр. Бүген бу мәктәпләрнең җитәкчеләре белән очрашу, элемтәләрбулдыру хәлне уңай якка үзгәртер, 16-18 апрельдә Самарада узачак Халыкара“Мирас” татар мәдәнияте фестивалендә тольяттилылар да катнашыр, дип өметләнәм.

Ә менә Ставрополь районының Выселки авылы сәнгать мәктәбе укучылары ике ел рәттән безнең чарада катнаштылар. Быел да теләк белдерделәр. Яртылаш украинлы, яртылаш рус милләтеннән булган мәктәп директоры Елизавета Сәфиуллова, ире татар милләтеннән булгангамы, татар мәдәнияте, музыкасы белән бик кызыксына, Казаннан ноталы әсәрләр кайтартып, мәктәпнең китапханәсен даими баетып тора. Выселки авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Анжелика Савчук та ике ел элек фестивальга балалар төркемен алып килгән иде. Быел да бу чарада катнашырга вәгъдә итте.

Быелгы фестивальгә әзерлек кысаларында өлкәбезнең татар авылларында, районнарда, Сызранда, бүген менә Тольяттида булдым. Самара җирендә сәләтле, татар мәдәниятенә гашыйк кешеләр бик күп. Алар үз дөньяларында бикләнеп ятмасыннар, Халыкара дәрәҗәсендә узган “Мирас” фестивалендә катнашып, сәләтләрен үстерсеннәр, тагын да югары уңышларга ирешсеннәр иде”, – дип сөйләде Искәндәр Сәетов.

Ләйсән Зарипова.