Домой Поздравления Самара өлкәсе, Шенталы авылы Гөлсинә Әсхәт кызы Сафиуллинага – 55 яшь!

Самара өлкәсе, Шенталы авылы Гөлсинә Әсхәт кызы Сафиуллинага – 55 яшь!

0
Самара өлкәсе, Шенталы авылы Гөлсинә Әсхәт кызы  Сафиуллинага – 55 яшь!

Кадерле сеңелебез, апабыз! Без сине чын күңелебездән юби­леең белән котлыйбыз. Киләчәктә нык исән­лек, җан тынычлыгы, чиксез шатлык-куанычлар, иман бай­лыгы, кояшлы, аяз көннәр, гаилә бәхете телибез. Пар ка­натлы булып, балаларыңның кү­ңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын тигез гомер кичерүеңне Аллаһы Тәгалә на­сыйп итсен.

Фәрештәләр һәрчак юлдаш

                                       булсын,

Бәхет булсын һәрчак яныңда.

Үтәр юлың сикәлтәсез булсын,

Изге дога йөртсен юлыңда.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар,

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                                  шатлыклар.

Таң җилләре искән минутларда,

Көн туганда якты нур булып,

Йөрәкләрнең җылы рәхмәтләре

Барып җитсен сиңа гөл булып.

Иң изге теләкләр белән Кошки авылыннан Хәлимов­лар гаиләсе.