Домой Главные новости В области Самарада яшь антифашист-геройларны искә алдылар

Самарада яшь антифашист-геройларны искә алдылар

0
Самарада яшь антифашист-геройларны искә алдылар

1964 елдан алып 8 февральдә илебездә яшь антифашист-геройларны искә алалар. Ул фашистларга каршы демонстрацияләрдә һәлак булган француз укучысы Даниэль Фери (1962) һәм гыйрак малае Фадыл Җамал (1963), яшь совет гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин һәм Семен Остапенко хөрмәтенә билгеләп үтелә.

11 февральдә Самара сервис технологияләре һәм дизайн көллиятендә яшь антифашист-геройларны искә алу көненә багышланган чара узды. Ул Самара өлкәсенең Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган иде. Анда төрле уку йортларында белем алучы 50 дән артык студент катнашты. Укучыларга сугышхәрәкәтләрендә катнашкан һәм Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт иткән балалар турында фильм күрсәтелде. Ә өлкә Халыклар дуслыгы йорты һәм “Самара өлкәсенең халыклар берлеге” иҗтимагый оешмасы вәкилләре үз гаиләләре, туганнарының үрнәгендә төрле милләт вәкилләренең фашизмга каршы көрәшкә керткән өлеше турында сөйләделәр.

Академик С.П. Королев исемендәге университетының эзтабарлар отрядывәкилләре башкарылган патриотик эшләре һәм хәрәкәт эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Сервис технологияләре һәм дизайн көллияте китапханәсенә Самара фронтовиклары төшергән фильм яздырылган диск тапшырылды. Ул укучыларга тематик сыйныф сәгатләрендә күрсәтеләчәк. Проектның авторы – Самара өлкәсе Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Павел Покровский.

Чарада Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары да катнашты. Мәктәпнең хореографы Алия Сурина “Яктылык”та патриотик тәрбиягә зур әһәмиятбирелүен ассызлыклап үтте. “Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар даими оештырылып тора. Өлкәбезнең төрле авылларына чыгып, анда яшәгән ветераннар өчен концертлар бирәбез. Шулай ук укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда көч куйган әби-бабалары, туганнары турында иншалар язалар, презентацияләр әзерлиләр.

Бүген мин дә сезгә үземнең бабам Сәгыйр Галәветдинов турында сөйлисем килә. Ул 1927 елның 25 мартында Шенталы районының Денис авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 14 яшь кенә була. Әтисе Сахабны (ул гражданнар һәм фин сугышларында да катнашкан) фронтка алгач әниләре алты бала белән кала.

1943 елда Сәгыйрнең өлкән абыйсы, ә бер елдан ул үзе дә сугышка китә. Көтеп алган җиңүдән соң да бабама тиз генә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ул Совет-Япония сугышында да катнашкан. “Бу сугыш бер ай гына дәвам итсә дә күңелдә гомерлек яралар калдырды”, – дип анда югалткан дусларын искә ала иде бабам. Совет-Япон сугышыннан соң аны авиамеханиклар әзерләүче хәрби курсларга җибәрәләр. Укуын тәмамлаганнансоң ул хезмәтен Корелиядә дәвам итә. Бары тик 1952 елда гына ул туган авылына әйләнеп кайта.

Бабам “Японине җиңгән өчен” медале һәм И. Сталинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән”, – дип сөйләде Алия ханым.

Ләйсән Зарипова.