Серле дә, моңлы да, уңган да авыл кызы

КатегорияПресса
Автор admin

   Элек-электән хатын-кыз, гаилә учагын гына түгел, горефгадәтләребезне, әхлакый кыйммәтләребезне саклаучы булып саналган. Нәкъ менә авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар милләтебезнең традицияләре хәзинәсе һәм халык гыйлеме ияләре бит. Борынгыдан килгән тормыш тәҗрибәсен югалтмыйча, халкыбызның тарихына кадер-хөрмәт күрсәтеп, заман белән бергә атлаучы талантлы хатын-кызлар бар. Шундый авыл кызлары турында нинди генә шигырьләр язылмаган, нинди көйләр иҗат ителмәгән?! Аларның озын толымнарына, тыйнаклыкларына, чибәрлекләренә, тәмле телләренә, уңганлыкларына сокланмый мөмкин түгел.

   Татар авылларының кабатланмас җыр-биюләрен, горефгадәтләрен, шушы авылга гына хас булган аш-су серләрен һәм, әлбәттә, авыл кызларының милли йөзен халкыбызга күрсәтү максатыннан “Россиянең татар авыллары” оешмасы, “Сөембикә” журналы һәм “Татмедиа” агентлыгы 2011 — 2012 елларда Бөтенроссия “Авыл кызы” татар милли бәйгесен үткәрергә ният иткән. Аның финалы 2012 елның язында Казанда уздырылачак, дип көтелә. Ә хәзер Россиянең барлык төбәкләрендә дә конкурсның сайлап алу турлары бара. Самара өлкәсендә ул Похвистнево районының Гали авылы Мәдәният йортында үткәрелде. Бәйгенең максаты – туташ һәм ханымнарның бай рухи дөньясын, эш сөючәнлеген, тышкы һәм эчке гармониясен пропагандалау, татар хатынының күркәм сыйфатлары аркылы, гомумән, халкыбызның рухимәдәни кыйммәтләрен күрсәтү.

   «Авыл кызы» бәйгесенең сайлап алу турына Камышлы кызы, Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Гүзәл Исламова, Иске Усманнан — Самара дәүләт техник университеты студенты Гүзәл Хәйсанова, Яңа Усманнан — авыл уңганы Альбина Әхмәтҗанова, Иске Ярмәктән — Самара икътисад университеты студенты Лилия Әбдерәхимова, Балыклыдан — Кинел-Черкасс медицина колледжында укучы Наҗия Хәсәнова, Денистән — Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Алия Галиуллина, Иске Мәчәләй авылыннан — Самара мәдәният һәм сәнгать академиясе студенты, күрше Первомайск авылының Мәдәният йорты җитәкчесе Алия Әхмәтова, Гали авылы кызлары — «Алия-фарм» даруханәләр челтәре сәркатибе, өлкә татар «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте активисты Гөлфия Фәйзуллина, Похвистнево шәһәренең Губерна колледжында башлангыч белем бирү белгечлеген үзләштерүче Камилә Ганиева, Самара дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган Зөлфия Миназова катнаштылар. Аеруча кызык чара өмет итеп, бәйгегә конкурсант кызларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, Гали авылы халкы җыелган иде. Шәрәфле кунаклар буларак Казаннан жюри әгъзалары — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Кашапова, «Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов килгәннәр. Авыл кызы… Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?

   Төрле кеше төрлечә җавап бирер иде бу сорауга. Кемгәдер кызларның пешеренә белү, зәвыклы киенү, өй эшләре белән шөгыльләнү сәләте ошаса, икенчеләре тышкы матурлыкка, җыр-моңга, акылга карап фикер йөртәләр. Ә жюри әгъзалары халкыбызның һәм кызлар яшәгән төбәкнең мәдәниятен һәм тарихын, татар телендә сөйләшә белүләрен таләп иттеләр. Башта конкурста катнашучылар үзләрен видеотасма аша таныштырып үттеләр: укулары, һөнәрләре, эшләре турында сөйләделәр. Алар — төрле районара һәм өлкә сәнгать фестивальләрендә, спорт ярышларында, фәнни олимпиадаларда җиңү яулаган кызлар икән. Үз эшләренең осталары булырга ашкынудан гайре, алар өчен беренче урында гаилә булуын да ассызыкларга онытмадылар. Табигать хатын-кызга биниһая олы бурыч – ана буллу вазифасын йөкләгән. Татар кызының иң мөһим роле – милләткә татар кыз һәм улларын үстереп бирү. Шуңадыр да «Балам-багалмам» дип аталган конкурс аеруча кызыклы булды. Бу бәйгедә кызлар бишек җыры башкарырга яисә әкият сөйләргә тиешләр иде. Әлеге конкурс күңелләргә ниндидер җылылык өстәде.

   «Бер булганнан бар да була» бәйгесендә һәрберсе сәләтен мөмкин кадәр ачып бирергә тырышты: җыр башкару, бию, сәнгатьле итеп шигырь уку дисеңме – барысы да мили хисләр белән сугарылган иде. «Бу минем туган ягым» конкурсында авыллар тарихы, кызыклы шәҗәрәләр өскә калыкты, туган җиргә багышланган шиг  килгән татар халык ашларын күрсәттеләр, ризыкның сыйфатларын мактап, аны тәмлерәк итеп пешерү киңәшләре бирделәр. Җиңнәрен сызганып, камыр җәеп, токмач та кисеп күрсәттеләр хәтта. Ниһаять, жюри әгъзалары хөкем карары” чыгарырга кереп киттеләр. Аларны көткән рада Гали авылы мәктәбе укучылары кечкенә генә концерт үрсәтеп алдылар. омумән, бу чара кызларның өч сынашуы, ярыш түгел, ә милли бәйрәм кебек үтте. Берберсен уздырып гаҗәеп матур җырларыбызны башкарган, әнгатьле итеп шигырьләр сөйләгән, илли киемнәр киеп, токмач кискән һәм шулай күңелне үтәргән гүзәлләр ярышына нәтиҗә сау да рәхәттер шул. уңадыр да жюри әгъзалары үзләрен сылу онкурсантларга рәхмәт әйтүдән башладылар. Алар һәрберсенең үзенчәлеген билгеләп үттеләр, әмма ике уңган-булган чибәркәйгә генә Казанда узачак “Авыл кызы” ярышының йомгаклау тантананасына юллама бирделәр. Шуларның берсе — Денис кызы   Алия Галиуллина булса, икенчесе — Камышлы чибәре Гүзәл Исламова. Халык та моны хуплады, чөнки бу сирәк асылташларның искиткеч җырлавы, биюе, татар телендә оста сөйләве күпләрне таң калдырды. Жюри Гали кызы Зөлфия Миназованы да билгеләп үтте. Ул да, үз өстендә ныклап эшләгән очракта, Казанда үтәчәк финал бәйгесендә катнаша алачак. Башка гүзәл затлар “Иң оста хуҗабикә”, «Үз эшенең остасы » һәм башка шундый номинацияләрдә лауреат булдылар. Һәр катнашучыга оештыручылардан чәчәк бәйләмнәре, диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Өлкә татар «Дуслык» иҗадииҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев исеменнән оешманың активисты Гөлфия Фәйзуллинага махсус бүләк — 10 мең сум күләмендә акчалата премия һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйгегә йомгак ясап, «афәрин, кызлар!» дип әйтәсе килә. Кызганычка, мондый, сөйкемле, нәзакәтле, уңган-булган һәм гүзәл татар кызлары азайганнан-азая бара. Бәлки шушындый конкурслар милләтебезне, татар гаиләсен саклау өчен тагын бер этәргеч булыр?

Римма НУРЕТДИНОВА.

Бердәмлек № 49

Уважаемые посетители сайта! Убедительно просим Вас ответственно подойти к своим комментариям, в высказываниях сохранять взаимоуважение, быть толерантными по отношению друг к другу. Критические комментарии по поводу деятельности власти должны быть обоснованными. Также на сайте запрещается публиковать суждения о доминировании одной религии над другой. Администрация сайта будет пресекать комментарии, сообщения экстремистского толка.