Домой Главные новости В области Сүз музей тирәсендә барды

Сүз музей тирәсендә барды

0
Сүз музей тирәсендә барды
SONY DSC

Гакыйл Сәгыйровның исеме Самар өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә күпләргә таныш.

Илле елдан артык язмыш Гакыйль абыйны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул – тормышта үз юлын тапкан шәхес. Әнисе Хәбибҗамалның искиткеч яхшы тәрбиясендә яшәп, ул, каләмен тешләре арасына кысып, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, йөзгә якын шушындый ук гаҗәпләнерлек рәсемнәр иҗат итте.

Татар шагыйре, журналист, рәссам 1938 елда Татарстанның Нурлат районында туа. Аннан гомеренең күп өлешен Кошки районының Иске Җүрәй авылында үткәрә, иҗат җимешләренең дә күбесе нәкъ биредә дөнья күрә. Ә соңгы елларын Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә энесе Наил һәм аның хатыны Халидә өендә яши.

Самардан бер төркем делегация бу гаиләдә кунакта булып, Иске Җүрәйдә Гакыйль Сәгыйровның музеен булдыру турында сөйләшү алып барды.

Самарның “Прогресс-В” компанияләре группасы президенты, Рәсәйнең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин, “Бердәмлек” гәҗитәсе мөхәррире Рәфгат Әһлиуллин, “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм мин, “Сәлам” гәҗитәсенең журналисты Миләүшә Газыйм, Сәгыйровларның ике катлы ямьле өйләрендә берничә сәгать туганнарча аралашып утырдык.

Хуҗаларның кунакчыллыгы, ачык йөзләре, сый-хөрмәт тулы өстәлләр корып, безне ихластан шатланып каршы алулары күңелгә май булып ятты. Ә аларның абыйлары Гакыйлне шулкадәр зурлап, аның турында яратып, хисләнеп сөйләүләре йөрәкләрне тагын да йомшартып җибәрде.

Очрашуның төп максаты шагыйрьнең исемен һәм аның иҗатын мәңгеләштерү ниятеннән Иске Җүрәйдә Гакыйл Сәгыйровның музеен ачу турында сөйләшү иде. Шулай ук аның басылмаган шигырьләрен нәшер итү буенча да сүз алып барылды. Һәрберсе бу турыда үзенең уй-фикерләре, борчулары белән уртаклашты.

  • Наил абый, Халидә апа, сез – Гакыйл абыйның иң якын туганнары. Күп еллар аны тәрбияләп, күңелен үстереп, кәефен күтәреп, аңа ярдәм итеп, иҗатын хуплап яшәдегез. Беренчедән, зур савап алдыгыз. Ә, икенчедән, халык арасында зур хөрмәт яуладыгыз. Аллаһы бирсә, музейны булдыруда бергә эш алып барып, аны ахырына җиткерербез. Планнар корып, максатлар куеп, аларны тормышка ашырырга кирәк. Ә безнең максатыбыз – быел көзгә музейны булдыру, Аллаһы кушса.

Кирәкле кешеләр белән сөйләшүләр алып барыла инде. Иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Иске Җүрәйдә музей булса, халык та анда йөрер, авыл да яшәр, иншаАллаһ, – диде Вазыйх Мөхәммәтшин һәм бу эштә һәрьяклап үз ярдәмен күрсәтәчәген белдерде.

Рәфгат Әһлиуллин музей, иң беренче чиратта, нәкъ Иске Җүрәйдә булырга тиеш, аннан инде башка җирләрдә дә ярый, дип басым ясады.

  • Музей кешенең торган җирендә, ул яшәгән шартларда булырга тиеш. Гакыйл Сәгыйровның гына йорты калса да, халык киләчәк, авыл бетмәячәк. Әгәр без, татарлар, бергә эшләсәк, бу гамәлне тормышка ашырып булачак, – диде ул.

  • Музей булмаса, Гакыйл Сәгыйровны онытсак, без тарихыбызны, киләчәгебезне, милләтебезне онытабыз. Үзебезнең шундый шәхесләребезне без истән чыгарырга тиеш түгел. Аның исемен мәңгеләштерү өчен төрле юллар белән эш алып барырга кирәк. Гакыйл Сәгыйровның иҗатын пропагандалауны музей төзеп кенә түгел, шулай ук башка чаралар аша да алып барсак, бу бик яхшы булыр иде. Мәктәпләрдә аның турында сөйләү, аның истәлегенә төрле чаралар уздыру, аның шигырьләрен уку, җырларын җырлау кирәкле. Җәмгыять белән эшләргә тиешбез. Шул очракта аны белүчеләр дә күбәер, аның музеена килүчеләр дә булыр, – дип уй-фикерләре белән уртаклашы Фәрхәт Мәхмүтов.

Шулай ук Гакыйл Сәгыйровның музеен төзү буенча махсус фонд да оештырылды. Җитәкчесе итеп бертавыштан Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды. Ә Фәрхәт Мәхмүтов җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру буенча аның урынбасары итеп билгеләнде. Попечительләр советын исә һөнәре буенча төзүче булган Андрей Жаврид җитәкләячәк. Шулай ук төзелеш барышында атна саен җыелышлар уздыру турында карар кылынды.

Очрашуда ирле-хатынлы Гакыйл һәм Рәйсә Шәкүровлар шагыйрь язган шигырьләрне укып, ул иҗат иткән җырларны җырлап, сөйләшүне тагын да тулыландырдылар.

Дусларым бар минем, дусларым бар,

Хәсрәтемне шатлык итәрлек”, – дип җырлана Гакыйл абыйның бер җырында. Әйе, аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән туганнарының, дусларының бергә җыелып, игелекле гамәлләр кылу буенча планнар корып утыруларына Гакыйл Сәгыйровның рухы шатлангандыр.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

Сәлам” гәҗитәсе.