Домой Главные новости В стране и мире Талия Айбәдуллина Мисс Гранд Интернешнл бөтендөнья конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк.

Талия Айбәдуллина Мисс Гранд Интернешнл бөтендөнья конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк.

0
Талия Айбәдуллина Мисс Гранд Интернешнл бөтендөнья конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк.

Конкурста барлыгы 90 катнашучы булыр дип көтелә.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Ульяновск кызы 22 яшьлек Талия Айбәдуллина 25 октябрьдә Мьянмада үтәчәк Miss Grand International Бөтендөнья конкурсында 90 катнашучы арасында Россияне тәкъдим итәчәк. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

“Россияне тәкъдим итү бик дулкынландыргыч һәм җаваплы вазифа. Шул ук вакытта горурлык хисе дә бар. Хәзер конкурска актив әзерләнә башлыйм. Матурлык конкурсларында дүрт ел катнашам. Бөтендөнья дәрәҗәсендәге конкурста быел шулай ук дүртенче тапкыр катнашачакмын. Мине тәҗрибәм булганга һәм узган елгы җиңүләремә карап сайлаганнардыр дип уйлыйм. Гомумән, барысы да үземнең университетымдагы матурлык конкурсында катнашып, җиңүемнән башланды. Аннан шәһәр, соңыннан Россия күләмендәге конкурсларда катнаша башладым. Һәр сәфәр минем өчен үзенчәлекле. Мисс Гранд Интернешнл конкурсы минем тормышымда иң зур күләмендәгесе”, – дип сөйләде Талия.

Талия сүзләренчә, һәр матурлык конкурсында сынаулар бер үк төрле була. “Конкурс сынаулары бар җирдә дә бер үк диярлек. Милли костюмнарны, кичке күлмәкләрне күрсәтү. Милли костюмнардан рус костюмын тәкъдим итәчәкмен, чөнки Россиядән чыгыш ясыйм. Әлеге вакытта мин шул киемнәрне эзлим. Коену киеме конкурсы да булачак. Матурлык конкурсы Мьянмада үтә, без анда өч атна тирәсе булачакбыз. Оештыручылар сүзләренчә, безне алда кызыклы программа көтә. Барлыгы 80-90 катнашучы булачагын беләм. Конкурска гаризалар һәм портфолио буенча сайладылар. Оештыручылар дистанцион рәвештә сайлап алды”, – ди Талия Айбәдуллина.

Талия быел Ульяновск дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта 20нче бию мәктәбендә укыта. “Бер урында гына туктарга яратмыйм, гел алга барам. Дайвинг, профессиональ фотосессияләрдә катнашырга, сәяхәт итәргә, хорда җырларга, укырга яратам. Диеталарда беркайчан да утырмадым, мин тәмле ашау яклы. Матурлыгым өчен әти-әниемә рәхмәтлемен һәм, әлбәттә, матурлыгымны сакларга тырышам, үз-үземне карыйм. Үземне яхшы формада тотарга гел хәрәкәттә булу, балет станогында күнегүләр эшләү һәм яхшы кәеф ярдәм итә”, – дип саный Талия Айбәдуллина.

 

“Татарча камил сөйләшә алмасам да, бик яхшы аңлыйм”, – дип өстәде Талия.

  • Талия 2016 елда “Мисс Россия” конкурсында катнашып, 70000 гариза арасыннан Россиянең 50 иң матур кызы исемлегенә ия булды. Шулай ук Талия Айбәдуллина “II Вице-мисс Студенчество России 2015”, “Мисс Ульяновск 2015” һ.б. матурлык конкурслары җиңүчесе

https://tatar-inform.tatar