100 еллык мәчет тарихы

КатегорияШентала районы
Автор Администрация сайта

Бүгенге көндә Денис авылында, Аллаһыга шөкер, ике мәчет гөрләп эшләп тора. Көндә анарның манараларыннан яңгыраган моңлы азан тавышы, «Намазга ашыгыгыз», «Мәңгелек газаптан котылыгыз», дип һәрберебезнең исенә төшереп тора сыман. Яңа мәчет бинасы 1994 елда төзелгән булса, тиздән искесенә 100 ел тулачак инде.

Мин аны балачагымнан ук күреп, белеп үстем. Тирә-ягын зифа каен агачлары әйләндереп алган бу мәчет бүгенге көндә дә халыкка хезмәт итә. Гасыр дәвамында нәрсә генә күрмәде, кичермәде икән ул?… Мин аның каршына килеп басам да тирән уйларга чумам. Тарих үзе минем яныма йөгерә кебек тоела башлый.

1889 елда затлы муллалар нәселендә Денис авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә бер бала дөньяга килә. Әбудтин кече яшьтән үк төпле, акыллы, динебезне хөрмәт итүче, белемгә ом-тылучан була. Үсеп җиткәч, ул Маһруй исемле саф күңелле, уңган кызга өйләнә. Шәригать кануннарына буйсынып яшәүче яшь гаиләнең шатлыгын арттырып, бер-бер артлы сабыйлары туа: Зөбәрҗәт, Минаҗетдин, Кашшафетдин, Гакыйлә һәм Фәгыйлә.

1910 елда авылда өр-яңа мәчет салына. Бу эш тулысынча кул көче белән үтәлә. Мәчет төзүдә катнашкан Хәбибулла Шәйхетдинов, Хәйбулла Гатаул-лин кебек авылдашларыбызның исемнәре телдән-телгә күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Яңа төзелгән мәчеткә имам итеп Әбудтин Минәхмәтулы Әхмәтов билгеләнә.

Гомерләр шулай үтә тора. Ислам дине кушканча тыйганнардан тыелып, кушканнарны үтәп, татар халкының гореф-гадәтләренә, төрле йолаларына буйсынып яшәүче Денис авылы халкын да давыллы революция еллары читләтеп узмый. Ул вакытта авылыбыз бик зур, анда 1200 йорт, алты мәхәллә булган. Ә репрессия елларында авылдагы алты мәчетнең берсенә генә зыян китерелмәгән. Калган бишесенең манараларын кисеп, җимереп ташлаганнар. Бүгенге көнгә кадәр яшәп килүче 100 еллык мәчетне генә Әбудтин хәзрәт саклап кала алган. Ничек итеп ирешкән соң ул моңа? Бу сорауга әлегә җавап бирүче юк. 1939 елда мәчеттә намаз укыган чагыңда бер гаепсез Әбудтин хәзрәт, куллары богауланып, Бөгелмә өязенә озатыла.

Менә шунда аның өчен авыр, газаплы көннәр башлана да инде. Гаиләсенең бөтен мал-мөлкәте тартып алына, хатыны Маһруй биш баласы белән утырып кала. Ә Әбудтинне Бөгелмә төрмәсенә ябалар. Нахакка кыйнаулар, эшләмәгән гаепләрне өстенә алырга кушулар, диненнән баш тартырга өндәүләр китә. Кыйнаучылар: «Алла юк, дип әйт!» – диләр аңа. Моңа каршы: «Аллаһы бар, Аллаһы бер, Аллаһы бар…» – дип кыска гына итеп җавабын кайтара Әбудтин хәзрәт.

Бу сүзләрдән соң урыс чекисты кулларын йодрыклап, хәзрәт өстенә ташлана.

«Менә сиңа динең өчен! Менә сиңа мулла булганың өчен! Менә сиңа милләтең өчен!»

Әбудтин хәзрәт 58нче статья нигезендә, Совет властенә каршы булуда гаепләнеп, хөкем ителә, һәм аны Сызран төрмәсенә озаталар. Биредә Әбудтин хәзрәт ике ел дәвамында газап чигә. Улы Минаҗетдинга әтисе янына бер баруында аның каядыр озатылуы турында әйтәләр. 1941 елда гына Әбудтин хәзрәтнең үлү хәбәре ишетелә. Оныгы Рәис үсеп җиткәч, архивлардан бабасы турында мәгълүматларны эзләп караса да, кызганыч ки, беркайда да бернинди документлар да табылмый.

Минаҗетдин әтисе юлын сайлап гомере буе туган авылы мәчетендә мәзинлек итә. Мәчет кырыенда үсеп утырган каен агачларында да, бина тирәсен әйләндереп алган тимер рәшәткәләрдә дә аның өлеше бар.

100 еллык мәчет манарасыннан көндә яңгыраган моңлы азан тавышы мәңгегә тарихка кереп калган. Бер гаепсезгә хөкем ителеп, динебез өчен шәһит киткән Әбудтин хәзрәтнең исеме дә мәңге яшәргә, онытылмаска тиеш.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Денис авылы,

Шенталы районы.

“Бердәмлек” газетасы.

2006 ел.

Фикер калдыру