Киләсе елда Венгриядә татар фильмнары күрсәтеләчәк

0702019 елның икенче яртысында Венгриядә Татарстан киносы атналыгы узачак. Бу хәбәрне бүген Татарстанда Венгрия киносы көннәре ачылу уңаеннан уздырылган очрашуда “Татар-информ”га Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер җиткерде.

Әйбәтен әйбәт… Тик барыбер начар

мансурКайчакта үзеңне зарлану казанына эләккән кебек хис итәсең. Шуңа чумгансың икән, аннан тиз генә арына алмыйсың инде. Һәрнәрсәдән начарлык эзләүчеләр, кимчелек табарга тырышучылар гел очрап тора. Андый кеше яхшы нәрсә турында сөйләшкәндә дә, әйбәтен әйбәт инде, тик барыбер начар дип, йөз төрле кытыршылык санап китәчәк. Ник матурлыкны күрә белмибез, ник тырнак астыннан кер эзлибез һәм ник канәгать булучылар кими, зарланучылар арта? Күңел күгебезне караңгылык пәрдәсе каплаганмы әллә? Казандагы “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтахов белән әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләдек.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен вакытны кыскартырга тәкъдим иттеләр

pravaКүп функцияле үзәктәге “бердәм тәрәзә”дә автомобильләрне теркәү мөмкинлеге дә булдыру карала.

2019 ел нинди ел булачак?

2019Сизәсезме: җиһанга яңа 2019 елның ишек кагарына санаулы көннәр калып бара. Төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килергә язсын инде үзенә. Һәркайсыбыз һәр Яңа елда якты уй-хыялларының күбрәк чынга ашуын, ил-көнгә иминлек, мәрхәмәтлелек алып килүен, изге гамәлләрнең ишлерәк кылынуын тели.

Чыңгыз Айтматовны Анкарада искә алдылар

1Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматов “Бер гомер бер гасырга тигез” дип исемләнгән чара белән искә алынды. Бу турыда “Саһипкыран” стратегик тикшеренүләр үзәге рәисе урынбасары Җәсурхан Таш хәбәр итә.

Әдипнең тууына 90 ел тулуга багышланган кичә Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы тарафыннан Анкараның Кечиөрән районы хакимияте һәм Юныс Әмрә исемендәге институт ярдәме белән оештырылган.

Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете-2018″ бәйгесенең финалы үтәчәк

afisha-01-620x3302018 елның 15 декабрендә Төмән өлкәсендә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр татар яшьләре өчен «Себер йолдызы — 2018» һәм «Татар егете — Джигит – 2018 » XI ачык төбәк конкурсының финалы үтәчәк.

Укытучыларга һәм табибларга бүләк алу тыела!

Buket-rozovyh-gortenzij-mРоссиядә табиблар, укытучылар, төбәкләрдәге дәүләт органнары һәм муниципалитетлар карамагындагы оешмаларның башка хезмәткәрләренә, чәчәк һәм канцелярия продукциясеннән тыш, теләсә нинди бүләк кабул итеп алуны тыярга телиләр.

Компьютер һәм Интернет балалар өчен зарарлы!

1544681985_720АКШ Милли сәламәтлек саклау институты белгечләре күпьеллык тикшеренүләрен тәмамлады. Галимнәр фикеренчә, компьютер уеннары белән мавыгучы һәм Интернет челтәрендә күп вакыт үткәрүче балаларның баш мие үсеше акрыная.

 

 

 

 

 

Татарстан Президенты татар телен саклап калу өчен аны актив кулланырга өндәде

президТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклап калу өчен аны көндәлек тормышта актив кулланырга өндәде. Бу хакта ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында әйткән.

Самара өлкәсендә 1.6 миллион кеше гриппка каршы прививка ясаткан

привикаСамара өлкәсендә гриппка каршы вакцинация кампаниясе ахырына якынлаша. Прививка ясатырга теләүчеләрне яшәү урыны буенча сырхауханәләргә чакырдылар. Губерна халкының 49,4%ы  гриппка каршы шушы саклану чарасын күргән.

Сургут шәһәрендә бик матур Чәк-чәк бәйрәме узды!

3Татар халкы элек- электән аш-суга осталыгы, кунакчыллыгы белән аерылып торган. Нинди генә тәмледән тәмле, татлыдан татлы, затлыдан затлы ризыклар әзерләмәгән алар: кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, бавырсак, кош теле, чәк-чәк hәм башкалар. Шул ризыклар арасында татарның визит карточкасы булып саналган чәк-чәк ризыгы турында аерым тукталасы килә.

Кая гына барсак та, без кучтәнәчкә чәк – чәк алып барабыз. Гомумән, бер генэ бәйрәм дә чәк- чәксез утми дисәк дөресрәк тә булыр.

2019 елга мөселман бәйрәмнәре билгеле

NAL_4495Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталары турында хәбәр итә.

Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды

1-41Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.

Грипп эпидемиясе якынлаша: аннан ничек сакланырга?

wx1080 Грипп инде Россия буйлап атлый.

Нәсел шәҗәрәсен ничек төзергә?

шэңэрэСирәк күренеш булса да, кайбер йортларда диварны затлы келәм түгел, ә нәсел агачы ясалган картина бизәвен күрәсең. Кунакларның күзләре дә нәкъ шуңа төшә. Минем, шәхсән, өй түрләрендә дүрт картина эленеп торганын да күргәнем бар. Ни өчен дүрт дип сораучы булмас кебек, андый сорау бирүче табылса, һәр кешенең ике әбисе, ике бабасы барлыгын исенә төшерәм. Нәселеңнең дүрт тармагы. Гомумән, нәсел тармагы гел икегә тапкырланып бара. Әти-әни – 2, әби-бабайлар – 4, карт әби-бабайлар – 8. Димәк, 7 буынга әби-бабайлар саны 254 кә тула.

Конституция – Русиянең төп законы


1544441069_8Русия Федерациясе Конституциясе 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде, ә 25 декабрьдә, “Российская газета”да ул рәсми басылып чыккач, көченә керде. Быел бу датага – 25 ел.

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Халык күпсенмәсә, шагыйрь мин»

IMG_9739-2-1024x683Рүзәл белән Казанның Ленин бакчасында күрештек. Агачларында калган соңгы яфракларның сары келәм булып сукмакка түшәлгән көннәре. Шагыйрь өчен истәлекле урын булып чыкты ул: беренче китабы дөнья күргәч, биредә телевидение өчен интервью алганнарын искә алдык. Ул самими көннәрдән соң шагыйрь Мөхәммәтшинның күңелендә никадәр яшен яшьнәгәнен күзалларга гына кала. Зур сәхнәләрдә пьеса, либреттолары куелды, «Каралама», «Бүре мин» шигырьләр китабы дөнья күрде. Болар – тынгысыз шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин иҗат юлындагы кайбер баскычлар гына.

«Мин еш үзгәрәм», – ди ул үзе дә. Әйдә, бүгенге халәте белән кызыксыныйк әле.

Нияз Сабиров: XX гасырга кадәр мөселман илләре Коръәннең Казан басмасын укыган

060ТР Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров XX гасыр башына кадәр мөселман илләрендә Коръәннең Казан басмасын кулланулары хакында әйтте. Бу турыда ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларына сөйләде.

Ул булдырган “Бердәмлек”

рэфгат10 декабрьдә 28 ел буе “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире булып эш­лә­гән Рәфгать Нәбиулла улы Әһ­­лиуллинның вафаты­на 40 көн тула. Бу көнне Рәф­гать абыебызның рухы, җир­дәге мә­шә­катьләрдән ае­ры­­лып, күк­кә ашар һәм, тор­мыш­тагы га­мәл­ләрен бар­лый-барлый, кыя­мәт көнен көтә башлар. Без дә бу көнне аның үткәннәренә күз салып, Хо­дайдан ярлыкау со­рап, дога­ларыбызны кы­лыйк.

“Сайра” конкурсына кастинг игълан ителде

0143

 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм “Барс медиа” группасы “Сайра” проектын тормышка ашыру кысаларында татар җыры яшь башкаручылар өчен кастинг игълан китә.

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе җиңүчеләре игълан ителде – исемлек

0048 декабрьдә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Катнашучылар 33 номинациядә бүләкләнде, шул исәптән җыр авторлары да “Алтын йолдыз” бүләгенә ия булды.

2019 елда “Ак калфак” оешмасы Самара өлкәсе һәм Чувашиядә күчмә утырышлар үткәрәчәк

1029 Киләсе 2019 елда да «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарында күчмә утырышлар үткәрәчәк.

«Ак калфак»ның Удмуртиядәге күчмә утырышында Васил Шәйхразиев: Күрсәтегез, сөйләгез, аңлатыгыз!

untitledУдмуртия Республикасында ” Ак калфак” иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасы «Тамырлар белән көчле без» темасына багышланган күчмә утырыш уздырды. 

«Татар кызы — 2019» бәйгесе финалы узачак көн билгеле

IMG_0864Агымдагы елда Казанда узган Халыкара Татар кызы бәйгесендә Удмуртия кызы — Диләрә Гыйльметдинова җиңү сәбәпле, икенче елга бәйгенең финал өлеше Ижау шәһәрендә үтәргә тиеш.

Денис авылы мәктәбендә Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте


zxjKqgZLA3gБүген, 7 декабрьдә, Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 1-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе узды.

Олимпия чемпионкасы Наилә Гыйләҗева: “Татар теле җиңү яуларга булышты!”

5defaebb004822851d82a995cbec10d1Спортчы булу өчен көчле булу җитә дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Спортта җиңү өчен татар телен белергә һәм акыллы булырга да кирәк икән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мавыктыргыч, әмма шоу ясамый торган спорт төре — фехтовкалау остасы Наилә Гыйләҗева белән сөйләшеп кайткач, шундый нәтиҗәгә килде.

Сызраньда татар телен өйрәнү төркемнәренә укучылар җыялар

IMG_20181027_144712_croped-528x427-300x242

Сызрань шәһәр округының Татар милли-мәдәни автономиясе татар телен өйрәтү төркемнәренә укучылар җыюны дәвам итә.

Бу хакта Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясенә сылтама белән Самара татарлары сайты хәбәр итә.

Курслар Татар мәдәнияте үзәгендә (Сызрань шәһәре, Степан Разин урамы, 26) оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Теләге булган һәркем татар телен өйрәнергә килә ала.

 

 

 

 

Авыруның хәлен белгән өчен нинди савап языла?

8335_big_allah_1835630_960_720Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү. Аллаһның хак илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу күркәм гадәтне ныгыта һәм аны барлык мөселманнар өчен вәҗиб дәрәҗәсенә, ягъни тиешле булган дәрәҗәгә күтәрә һәм мөселманның алты хакы арасына кертеп болай ди: «Мөселманны күрү белән аңа сәлам бир. Сине чакырса – җавап бир. Киңәш сораса – нәсыйхәт бир. Төчкереп «Әлхәмдүлилләһ» дисә – җавабын бир. Авырса – хәлен бел. Үлсә – җеназасына бар». 

Малайлар ир булсын өчен әти кирәк

untitledнгегГаилә башлыгының бала тәрбияләүдән читләшүе җәмгыятькә дә куркыныч белән яный.

Гаилә турында сүз йөрткәндә күбрәк хатын-кыз, балалар турында уйлыйбыз. Әлбәттә, гаиләдәге психологик торыш, андагы уңайлыклар хатын-кыз кулында, әмма ир-егетне юкка гына “гаилә башлыгы” димиләр бит. Ягъни ул гаилә төзү өчен карарга килүче дә, аның яшәве өчен шартлар тудыручы да, якын кешеләрен тәэмин итүче дә.

Авыл халкының пенсиясе 2400 сумга арта

1544024277_f02ec6704f8c7e06ae77958dcac45f7bЯңа елдан авылда яшәгән һәм эш стажы 30 елдан да ким булмаган кешеләрнең пенсиясенә өстәмә 2400 сум тәшкил итәчәк.

Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән.

Сүрияле Коръәнне алтын җепләр белән чиккән

коранТегүче Мөхәммәд Махер Хадри, Коръән Кәримнең тулы текстын чигеп, Гиннессның рекордлар китабына эләккән. Кара бәрхеткә алтын җепләр белән Коръән Кәримне чигеп, 12 томны эшләү өчен сүрияле 12 елдан артык вакыт сарыф иткән.

Самара аэропортына яңа исем билгеләнде

 

самара аэроп“Россиянең бөек исемнәре” проектына йомгак ясалды, аның кысаларында илнең 45 аэропортына күренекле кешеләр исемнәре биреләчәк. Самараның һава аланын легендар очкыч аппаратлар конструкторы Сергей Королевка багышлап атаячаклар.

«ШАЯН ТВ» балалар телеканалы Таттелеком телевидениесе челтәрендә һәм shayantv.ru сайтында

209-1-300x160

2018 елның 12 ноябреннән Таттелеком телевидениесе челтәрләрендә яңа «Шаян» балалар телеканалы эшли башлады. Шулай ук телеканалны shayantv.ru сайты аша да карап була.

Татарлар элемтәдә! Эстониянең Таллин шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез: «Бердәм булыйк!»

untitledпыкркеурБөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында «Татарлар элемтәдә» дип исемләнгән рубрикада дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребезнең видеомөрәҗәгатьләре, сәламнәре урнаштырыла. Әлеге акциядә һәркем катнаша ала.

Җир шарындагы иң матур хатын-кыз Татарстаннан булып чыкты

СнимокгелглКытайның Шеньчжень шәһәрендә кияүдә булган хатын-кызлар арасында  уздырылган Mrs Globe бәйгесендә  «җир шарының иң матур хатын-кызы» исемен Татарстанда яшүче Алиса Тулынина яулаган.

«Путин акчасы» кемнәргә бирелә?

26844292662018 елдан гаиләдә туган беренче балага “Путин акчасы” каралган. Дөрес ул гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Шул рәвешле безнең республикада беренче баласын табучыларга ай саен 8 490 сум пособие түләнә.

Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте

011Татарлар Болгар чорыннан алып XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаган. Шул хакта Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Мәрҗанинең гыйбадәт турындагы “Назурәт-әл-хак…” китабында булган мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Белгәнебезчә, соңгы намаз караңгы төшкәннән соң гына укыла, ләкин май аеннан алып август башына кадәр караңгылык булмый. Шәфәкъ кызыллыгы бетеп җитми. Шуңа күрә дә татарлар Урта Азиядә яшәгән бер галимнең фәтвасына таянган”, – ди Нияз хәзрәт.

Нияз хәзрәт сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнә. “Галим башка бик күп чыганакларны карый, дәлилләр китерә һәм ястү намазын укырга кирәк дигән нәтиҗә ясый. Хәзерге вакытта без Мәрҗанинең хезмәтләренә таянып, ястү намазын җәйге кыска көннәрдә дә укыйбыз”, – ди ул.

 

Татар балалары өчен татар телендә “Башваткыч” сканворды булдырылган


a826962b49fea21641bf0cca259172b4 Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары яшүсмерләр өчен “Башваткыч” сканвордын чыгара башлаган.“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, – диде җитәкче.

Археолог — романтик

Риза-2Шушы көннәрдә 48 ел гомерен археологиягә багышлаган тарих фәннәре кандидаты, Россия тарихы кафедрасы доценты Риза Баһаутдиновка 70 яшь тула.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел “Ветер перемен” түгел

011a292f6a9b4880be1317ba3e6f69f2«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале өченче сезон концертын тәкъдим итте.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале быел 29 татар җырына реставрация ясады – таныш җырларны яңача төреп тамашачыга тәкъдим итте. Җырчылары яңа түгел иде – барысы да таныш җырчылар. Аларның бер өлеше «Үзгәреш җиле»нә кадәр үк исемнәрен булдырып (Марсель Вагыйзов, Раяз Фасыйхов) заманча эстрада яратучы һәр татарның күңел түрендә яшәсә, икенче берләре – Артур Исламов, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилдановалар альтернативщиклар буларак яңа буын татар яшьләре исемлегендә; бер өлеше – Венера Ганиева укучылары – әлеге киң җәмәгатьчелеккә таныла алмадылар. Без инде инде шушы өченче төркемнең «Үзгәреш җиле» аша танылуын көтәбез.

 

Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты

1Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырыш Чаллыдагы ИТ-паркта узды.

Түбән Абдулның данлы тарихы

1Чал тарих өстендә утырган һәм бүгенге тормышы да шуңа лаек булган гаҗәеп татар авыллары бар, Әлмәт районындагы Түбән Абдул авылы әнә шундыйлардан. Хәер, бу авыл Шушма елгасындагы күпер аша Иске Бәгрәҗ авылы белән кушылып, халык телендә барысын Елховой, дип тә атап йөртәләр. Чирмешән районы чигенә урнашкан бу татар-мишәр авылы үзенең холык-характеры, аннан чыккан танылган шәхесләре белән дә данлыклы. Һәм, ниһаять, Түбән Абдул турында да тарихи-публицистик китап дөнья күрде, китап бик саллы – 415 биттән тора, яхшы кәгазьгә басылган, төсле фотолар белән баетылган, узган заманнарның сирәк документлары, карталары, шәҗәрәләре, кабер ташлары, халык авыз иҗаты урын алган. (Илдус Габдуллин. Әсгать, Миләүшә Закировлар. Түбән Абдул. – Казан, 2018.)

Дөрес, аңа кадәр дә бу төбәк тарихы турында Әсгать Сәлаховның “Бараж токымы” һәм тарих фәннәре кандидаты Таһир Кәримовның “Нәселе барның – иле бар” дип аталган китаплары басылып чыккан иде. “Түбән Абдул” китабы исә үткәннәргә тагы да тирәнрәк үтеп керүе, аны шушы төбәк тарихы белән бәйләп, гомуммилләт тарихына әйләндерә алуы, күп материалларның фәнни әйләнешкә беренче тапкыр кертелүе белән дә кыйммәтле һәм кадерле. 

Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәрен аудиокитап буларак тыңлап була

козТатарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре урын алды. Аудиофайлларны түләүсез тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар. Моның өчен www.tatkniga.ru сайтына керергә кирәк.

“Сабыйлар” түгәрәге эшли башлады

сабыйларБыелгы октябрьдән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында “Сабыйлар” түгәрәге эшли башлаган иде. Аның төп максаты итеп балаларда туган телебездә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыруны куйган идек.

Борынгыдан килгән гадәт


1-1-9Авылларда каз өмәсе гөрләгән чак. Гаҗәп һәм шул ук вакытта сөенечле хәл: каз өмәсе һаман да йола буларак яши әле, димәк. Соңгы елларда район-авылларда бөтен шартын туры китереп оештырылган каз өмәләрендә булырга туры килде. Каз асрау, безнең халык өчен бу кош­ның дәрәҗәсе, бәһасе хакында да язарга кирәк дип таптык. Каклаган каз – бездә иң зур сыйларның берсе бит.

Авылга мулла кайтмаса, шайтан кайта

2bb5e989d7e2572c62e331611749780bЭлектрик булып эшләүче берәү авылда имам да булып тора икән. Мәчеткә дин дәресләренә йөргән баладан әнисе, ничек, улым, үскәч мулла булырсыңмы инде, дип уенын-чынын бергә кушып сорагач, юк, әни, мулла булып булмый, мин багана башына менә алмыйм, дигән.