2019 ел нинди ел булачак?

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

2019Сизәсезме: җиһанга яңа 2019 елның ишек кагарына санаулы көннәр калып бара. Төкле аягы, изге хәер-фатихалары белән килергә язсын инде үзенә. Һәркайсыбыз һәр Яңа елда якты уй-хыялларының күбрәк чынга ашуын, ил-көнгә иминлек, мәрхәмәтлелек алып килүен, изге гамәлләрнең ишлерәк кылынуын тели.

Искәртеп үтик: яңа 2019 ел Көнчыгыш календаре буенча Дуңгыз елы буласы икән. Мөселман өммәтеннән булганнар бу хайванны бик үк өнәп бетермәсә дә, аның үтә тынгысыз, тирә-юнь матавыкларына артык игътибар итмәүчән, нәселен ишәйтү мәсьәләсендә җан-фәрман эш итүче җан иясе булуын да беләбез. Кешеләре ниндирәк икәнен беләсегез килсә, 1935, 1947. 1959, 1971, 1983, 1995, 2007 елларда туган таныш-белешләрегезгә игътибар итегез әле. Күбесе үзенең холык-фигыльләре, төс-кыяфәтләре белән өлге булырдай бит. Югыйсә, алар да Сары дуңгыз елында туганнар.

Тагын шунысын әйтү кирәк: 2019 елда Татарстаныбыз эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча дөньякүләм үзәккә әвереләчәк. Ник дигәндә, башкалабыз Казанда киләсе елның август аенда «Worldskills Competition-2019» дөнья чемпионаты узарга тиеш. Шуңа нисбәтле рәвештә, Татарстан Президенты Указы нигезендә 2019 ел республикабызда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Ә Россиядә исә 2019 ел Театр елы шигаре белән узарга тиеш. ТНВ телеканалының «Новости Татарстана» тапшыруында хәбәр итүләренә караганда, иртәгә, ягъни 13 декабрьдә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры базасында республикабыздагы барча театр коллективлары вәкилләре катнашында Татарстанда Театр елына старт бирелү чарасы узарга тиеш.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исә үзенең чираттагы президиум утырышында 2019 елны Тәфсир елы дип игълан итте. Шул нисбәттән, мөфтият киләсе елда татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен бастырып чыгаруны планлаштыра.

Бу җәһәттән тагын бер кызыклы факт: бик тә игелекле «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте олуг мәгърифәтчебез Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилее уңаеннан 2018 елны Мәрҗани елы шигаре белән уздырды. Әлеге җәмгыятьнең бу нисбәттән кылган изге социаль проектлары хакында күбрәк «Мәгариф» журналының быелгы 11 нче санындагы «Таттелеком»да Мәрҗани елы» дигән язмадан укып белә аласыз.

Игелекле җан гел игелекле булып калучан була инде ул. «Таттелеком» җәмгыяте дә Мәрҗани елы төгәләнде инде дип, халкыбыз мәнфәгате өчен изге гамәлләр кылудан һич кенә дә туктарга җыенмый әле. Чөнки бу җәмгыять үзе өчен 2019 елны Галиәсгар Камал елы дип игълан итәргә карар биргән. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар: татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы, татар әдәбияты классигы, артист, режисер Галиәсгар Камалның тууына киләсе ел башында 140 ел тулачак. Кем белә: бәлки «Таттелеком» җәмгыяте игелекле эш-гамәлләре белән Г.Камалның Казандагы соңгы торган (Нариманов урамы, 48 нче йорт) йорты да Г.Камал музее буларак төзекләндерелмәсме тагын? Күренекле драматургыбызның нәсел җепләре белән тыгыз бәйләнгән Арча районының Сикертән авылы да бу районның Кырлае, Кушлавычы, Ташкичүе кебек халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасы үзәгенә әверелә калса, нинди куаныч булыр иде.

magarif-uku.ru

Фикер калдыру