2019 елда “Ак калфак” оешмасы Самара өлкәсе һәм Чувашиядә күчмә утырышлар үткәрәчәк

КатегорияМилләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

1029 Киләсе 2019 елда да «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Россия төбәкләре һәм Татарстан районнарында күчмә утырышлар үткәрәчәк. Бу хакта Удмуртия башкаласы Ижевскида узган чираттагы күчмә утырышта оешма рәисе Кадрия Идрисова хәбәр итте.

Киләсе елда Самара өлкәсе һәм Чувашия Республикасында, Татарстанда исә Тукай, Тәтеш районнарында күчмә утырышлар оештырылыр дип планлаштырыла. Кукмара районында да җыелу нияте бар, диде ул.

Кадрия Идрисова сүзләренчә, бүген Татарстан районнары «Ак калфак» утырышларын кабул итәргә үзләре тәкъдим итә башлаган. «Оешманың эшен күрәләр-бәялиләр, нәтиҗәсе бар дип әйтәләр», – диде оешма җитәкчесе.

Бүген тугызлап район «Ак калфак» татар хатын-кызлары очрашуын үткәрергә чират тора икән. Шулай ук 2019 елда Казанда «Ак калфак»ның чираттагы бөтендөнья форумы булачак. 25-27 апрель көннәренә билгеләнгән җыелышка 450 делегат чакырылачак. Моннан тыш, киләсе елның апрелендә «Ак калфак» премиясе лауреатлары бүләкләнәчәк. Ул бәйге рәвешендә 9-11 сыйныф укучылары арасында булачак.

«Ак калфак» хатын-кызлары үз эшчәнлеген бакча яшендәге балалардан башларга тиеш. Чөнки 18-25 яшьтә инде яшь буынга милли тәрбия бирү соң булырга мөмкин. Яшьләр телне, традицияләрне, йолаларны белмәсә киләчәк буынга тапшыра алмаячак. Мин бу хәлне «Татар кызы» Халыкара бәйгесе аша да күрәм:, аның мин Казанда узган икенче – сайлап алу этабы өчен җаваплы. Шуңа күрә «Ак калфак»лар бакча балалары белән «Татар кызчыгы», «Татар малае» бәйгеләрен үткәрергә киңәш итәм», – диде Кадрия Идрисова.

Удмуртиягә күчмә утырышта Татарстанның 31 һәм Россиянең җиде төбәгеннән йөзгә якын татар хатын-кызлары катнашты. Алар Ижевскида һәм Балезино районы авылларында яшәүче татарларның милли традицияләрне саклау тәҗрибәсе белән танышты. Ижевскиның татар теле укытылган балалар бакчасы һәм 97нче мәктәбендә дә булды.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/07/176633/

Фикер калдыру