7 февраль – Татарстан гербы көне

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан Дәүләт гербы кабул ителү көне (1992).

Татарстан Республикасы Дәүләт гербының авторлары – филология фәннәре докторы Назым Габдрахман улы Ханзафаров (идеясе) һәм рәссам-монументалист, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы Риф Заһри улы Фәхретдинов (башкаручы).

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә “Татарстан” дип язылган кайма белән уратып алынган…

Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракларыннан тора.Татарстан Республикасының гербы Татарстан флагының төсләре белән ясалган, һәм ул түгәрәк формалы.

Гербның үзәк образы – канатлы барс – элеккеге заманда уңыш, балаларны саклаучы тәңре булган. Татарстан Республикасы гербындагы Ак барс – республиканың һәм анда яшәүче халыкның саклаучысы.

Ак барс кызыл кояш җирлегендә урнашкан. Кояш – элеккеге заманда күп халыкларның баш тәңреләре булган. Татарстан гербындагы кызыл кояш хәерле күренеш, уңыш, бәхет, яшәешне аңлата.

Ак барсның сул ягындагы түгәрәк калкан Татарстан Республикасы гражданнарының икътисади, хокуки яктан саклану астында булганнарының билгесе.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш – кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка – ак, янтавындагы түгәрәк – яшел, калкан, бизәк һәм “Татарстан” язуы – алтын төс белән ясалган.

Кашкарый җөп санлы таҗлары белән мәңгелек яшәү чишмәсен, гомернең озынлыгын һәм озын гомер теләвен аңлата.

Барсның күтәрелгән алгы уң аягы – югары хакимиятнең бөеклегенә ассызымлаган традицион геральдик ишарә. Ул шулай ук эшнең уң аяктан башланганын, Татарстанның яңарыш юлындагы баруының хәерлесен аңлата.

Барсның очлы тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен һәм химая иткәннәрен дә яклый алуын белдерә.

Барсның җиде каурые тирә-якка тәэсир итү көче җирдә дә, күктә дә булуын аңлата.

Барсның койрыгының торышы яхшы кәефне, дуслыкны белдерә.

Татарларда популяр булган яшелчә орнаменты һәм ләлә чәчәге Татарстанның тууын, язгы табигатьнең уянуын символлаштыра.

Өч алтын түгәрәк гербны өч дәрәҗәдә чолгый. Алар бердәмлек, чиксезлек һәм иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Төсләрнең символик билгеләре:

алтын төс – нәфислек, матурлык, Татарстан җирләренең байлыгы;

яшел төс – язның яшеллеге, Татарстанның яңадан тууы;

ак төс – Татарстан кешеләренең чиста уйлары;

кызыл төс – Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, көче, яшәеше, яши алганлыгы.

​Татарстан Республикасының гербы әхлак байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, прогресс шикелле гомум кешелек сыйфатларны раслый.

Дәүләт гербын куллану кагыйдәләре “Татарстан Республикасының дәүләт символлары” законында күрсәтелгән.

Татар иле

Фикер калдыру