Ачык йөзле Рәйсә ханым

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Сызранда һәм Заборовка авылында мөселман бәйрәмнәре табынында моңлы итеп мөнәҗәт әйтүче, көйләп Коръән аятьләре укучы ханымны очратсагыз, кем бу дип сорап та тормагыз, ул безнең Рәйсә Мамина булыр. Аның йортындагы чисталыкка исең китәр. Эшләрендә бу ханымның активлыгын сөйләп бетерерлек түгел. Ире Якуб агай белән бергәләп алар ике бала тәрбияләп үстереп, аларны зур тормыш юлына озаттылар. Кызлары Айсылу хәзер үз гаиләсе белән Мәскәүдә яши, уллары Али Сызранда полициядә хезмәт итә.

Рәйсә ханым һәр шимбә көнне Заборовка авылыннан Сызранга Галиулла ага Габдрәшитовның гарәпчә уку-язу дәресләренә йөри. Хәзер инде ул күп догаларны яттан укый белә.

Күптән түгел без Сызран татар милли-мәдәни автономиясенең бишьеллыгын билгеләп үттек. Бу кичәдә милли җәмгыятькә Рәйсә ханым Маминаның зур өлеш кертүе турында искә алынды. Бер генә бәйрәм дә, Нәүрүзме, Сабан туемы, Ураза һәм Корбан гаетләреме – берсе дә аның катнашуыннан башка үтми. Ә дини кичәләр үткәргәндә, аның көйләп Коръән аятьләре укуын, вәгазьләр сөйләвен өлкәннәр дә, яшьләр дә ихлас күңелдән тыңлыйлар, үзләренә үрнәк алалар.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру