Афәтле ул еллар гел истә

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Бездән урам аша гына Хәдичә әби һәм аның кызы Әминә апа яши иде. Хәдичә әбинең вафат булуына күп еллар үтте инде, ә менә Әминә апа бүгенгесе көндә дә шул өйдә яшәп ята. Ул 80 яшендә булса да, кешегә ялынып тормый, кирәк эшләрен үзе эшли дә куя. Аллаhыга шөкер, мәҗлесләргә дә йөри, йорт тирәсендә дә мәш килә.

Ураза тәмамлангач, Әминә апага гает садакасы керткән идем. Сөйләшеп киттек. Ул миңа елый-елый үзе кичергән вакыйгалар турында сөйләде. Язмыйча булдыра алмадым.

Похвистнево районы Гали авылында туган Гыйс­мә­тулли­на Әминәнең әтисе Хәбибулла һәм әнисе Хәдичә гаиләсендә 8 бала туа. Шуларның бишесе кечкенә чакта үлеп китә.

- Биш тәрәзәле, түбәсе калай белән капланган өебез бөтен урамны бизәп тора иде, - дип сөйләп китте Әминә апа. - Әти, колхозга кергәч, артыбыздагы бригада йортында каравылчы булып та, ат караучы булып та эшләде. Аның тырышлыгы белән тамагыбыз тук, өстебез бөтен, тормышыбыз ярыйсы гына бара иде.

Беркөнне өйдә утырабыз. Кинәт түбәбез шытырдый башлады, аннары калай куптарган тавышлар ишетелде. Без йортка йөгерешеп чыктык. Карасак, авылдашыбыз Кәлмән абзый безнең түбә калайларын каера. Әни аңа: “Син нишлисең, абзый?!” – дип кычкыруына каршы ул: “Чыгыгыз өйдән, миңа өегезне сүтеп куярга куштылар”, – дип җавап кайтарды. Әни шунда Кәлмән абзыйны каргап: “Егылып төшеп аягың сынса яхшы булыр иде!” – дигән иде, каргышы төшкән бит. Абзый, икенче кешенең өен сүткәндә егылып төшеп, аякларын сындырды. Кешегә начарлык эшләргә ярамаганлыгын шуннан бел инде. “Үзеңә әйләнеп кайтыр”, – дип юкка әйтмиләр бит.

Шулай безнең гаиләне, әтигә “халык дошманы” исемен тагып, урамга куып чыгардылар. Өебезне сүтеп, бурасын каядыр ташыдылар, ә түбә калайлары белән колхоз келәтләренең түбәсен яптылар.

Бу вакыйгалар барысы да исемдә. Миңа бу вакытта – 9 яшь, Минҗәүhәр апама – 11 яшь, ә Гарифулла энемә 1 ай гына иде.

Әнинең әтисе безне мунчасына кертте. Без аны сылап, өй ясап кердек. Тик түбәсен ябарга әйбер булмагандыр инде. Яңгыр яуганда Гарифулланың бишек турысы гына коры кала, ә башка җирләрдән шыбырдап су ага иде. Бераздан әти кечкенә генә бура сатып алды да, идәненә камыш кисеп җәйде һәм салам белән түбәсен ябып, матур гына өй бастырып куйды. Яңа өебезгә күчкәндәге шатлыгыбызның иге-чиге юк иде.

Шулай тормышыбыз җай­га салына башлады. Әти бе­лән әни көне-төне колхозда эш­ләделәр, ә мин бала карадым. Үзем дә бала гына булганга, энемне каравы җиңел булмады. Иптәшләрем белән уйнарга да вакыт калмый иде. Әле дә исемдә, әни эштә чакта Гарифулла энемә марляга чәйнәп салган ипи каптырам, ә ул көне буе шуны суырып ята иде.

Беркөнне Минҗәүhәр апам бик каты авырып китте. Ул вакытта хәзерге кебек прививкалар ясау юк иде бит. Бик күп балалар кызамык авыруыннан кырылды. Апамны да саклап кала алмадык, вафат булды. Бер айдан соң минем дә кызамыктан бер күзем агып чыкты. Күрәчәкләр булгандыр, исән калдым.

Беркөнне әти эштән кайтып керде дә: “Хәдичә, күрше Салихҗан бабайларга керәсем бар. Күңелем нәрсәдер сизенә, эчем поша”, – дип, ашамыйча да чыгып китте. Күп тә үтмәде, өйгә ят кешеләр керделәр, әтине сорадылар. “Ул күршеләргә кереп китте”, – дигән җавап ишеткәч, әтине шуннан кереп алдылар. Аңа рәтләп киенергә дә ирек бирмәделәр: әти мич башыннан киез итек алып ялан аякларына эләктерде, аркасына толып япты да, яшь тулы күзләре белән безгә тутырып карады һәм бер сүз дә әйтмичә чыгып китте. Әни, нәрсә дә аңлый алмыйча, Гарифулланы кочаклап басып калды. Бераздан күрше Нурикамал әби йөгереп керде һәм бала имезеп утырган әнигә: ”Хәдичә, Хәбибулланы милиция машинасына утыртып алып киттеләр”, – дип такылдый башлаган иде, әни баланы кулыннан төшереп тә җибәрде. Әнинең бу хәбәрне ишеткәч елаган тавышы бүген дә колагымда яңгырый сыман.

Камышлы районының Йолдыз авылында әтинең абыйсы колхоз рәисе булып эшли иде. Әтине ни өчен утыртканнарын белешер өчен әни шунда китте. Ә эш болай булган. Ул елда колхоз игеннәре бик уңган иде. Шуларны хөкүмәткә саткан акчага колхозга машина алырга теләгәннәр. Җыелышта әти баскан да: “Халык ач, ялангач, көне-төне ял күрмичә эшләде бит. Беренче чиратта кешеләргә икмәк белән түләгез, ә калганын сатарбыз”, – дип авыл халкын яклап сөйләгән. Бу сүзләрне районга җиткергәннәр, һәм аны “вредитель” дип кулга алганнар. Шуннан әтиебез кайтмады инде.

Советлар заманында мондый кайгы күпләргә килде. Озак еллар үткәч, мине дә район җыелышына чакырдылар. Ул рус телендә барганлыктан, бернәрсә дә аңлый алмадым. Урамга чыкканда мине бер хатын кочаклап алды да, елап җибәрде: ”Сезнең барыгызны да ничек итеп алып китмәделәр икән? Безне бит гаиләбез белән бергә сөрделәр. Андагы авырлык­лардан бик сирәгебез генә исән калды. Мин халыкны ничек интектергәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Бәкегә батыралар да, ике яклап ике кеше баса. Әгәр кычкырсаң, йә берәр сүз әйтсәң, төпкә төртеп җибәрәләр, түзә алсаң – чыгаралар. Киемнәргә боз ката, җылынырга, кип­терергә мөмкинлек юк. Шунда күбесе үпкә авыруыннан үлде инде. Безне менә Ходай сак­лады. Гомеребез булгандыр инде, әйләнеп кайттым”, - дип сөйләгән иде. Шул хатынның исемен дә, кайсы авылдан икәнен дә сорый алмадым.

Әниебез гомер буе колхозда эшләде. Мин балигъ булгач, авылыбыздан Свердловск якларына эшкә китүче кырык­лап кешегә кушылып, авылдан чыгып киттем. Ул вакытта Гарифулла энем әнигә ярдәм итә ала иде инде…

Әминә апа миңа чит шә­hәрләрдә нишләп йөрүен, кем­нәр белән аралашуын, ничек кияүгә чыга алмыйча калуын да сөйләде. Укый-яза да белмәгән Әминә апа үз авылына кайткач та әле унөч ел колхоз идарәсе әгъзасы, биш ел авыл депутаты булып торды, колхозда хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкты. Тик шул афәтле елларны ул әле дә оныта алмый.

- Алар гел истә, – ди Әминә апа.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру