Ак каен» ансамбле «Бергә без- Россия» дип аталган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә чыгыш ясады

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Агымдагы елның 11 июненнән алып 14нә кадәр Чуашстан Республикасы Чебоксар шәһәрендә «Без бергә – Россия» дип аталган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалененең региональ этабы узды.

Әлеге масштаблы проект ике елга каралган. Катнашучылар – фольклор коллективлары, халык бию һәм җыр ансамбльләре, кулланма сәнгать осталары.  Фестивальнең финалы 2014 елның ноябрь аенда Мәскәүдә үтәчәк. Аңа кадәр дүрт сайлап алу этабы булачак. Беренчесе – Чебоксар шәһәрендә старт алды.

Самара өлкәсеннән бу конкурста «Түгәрәк уен» V Бөтенроссия фестивале Гран-при иясе,  Самара өлкәсенең I театральләштерелгән гореф-гадәтләр фестиваль-конкурсының   II дәрәҗәле лауреаты – Камышлы районы Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамбле чыгыш ясады. Үзләренең башкару осталыклары белән профессиональләрне дә таң калдырган коллектив борынгы “Ярмәк вагы” биюен тәкъдим итте һәм “Фольклор ансамбльләр” номинациясендә I урынга лаек булды.

Фикер калдыру