Ак каеның мәңге яшәр, мәңге үлмәс!

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән якташыбыз, танылган татар шагыйре Зыя Ярмәкинең “Ак каен” шигыренә язылган Җырны кем генә белми дә, кем генә җырламый икән бүген?!

ХХ йөз башында Тукай поэтик мәктәбе үрнәгендә язарга омтылган һәм нәтиҗәдә шул чор татар поэзиясе үсешенә шактый өлеш керткән язучылар арасында Зыя Ярмәки билгеле бер урын алып тора. Аның 1910 еллардан башлап “Шура”, соңрак “Аң” журналларында басылган лиррик шигырьләрен үз вакытында яратып каршы алалар. 1913-1914 елларда “Ак юл” исемле балалар журналында басылган шигырьләрендә табигать күренешләрен ул аеруча оста итеп тасвирлый. Шундый шигырьләрреннән берсе – “Ак каен” халыклашып китеп, хәзер дә яратып җырлана.

Зыя Шәйхи улы Насыров – Зыя Ярмәки 1887 елның 9 (21) январендә элекке Самара губернасы Богырыслан өязе (хәзерге Куйбышев өлкәсе Камышлы районы) Иске Ярмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангач белемне үз авылында ала. 1900 елдан башлап ун ел буена Чистай шәһәрендә иске тәртипле дини мәдрәсәләрнең берсендә укый. 1905 ел революциясе чорында күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтенең җиле өяз шәһәрләрен һәм авылмәдрәсәләренә дә барып җитә. Алдынгы шәкертләр белән бергә, Зыя Ярмәки дә татар мәдрәсәләрендә укыту тәртипләрен һәм тәрбия методларын үзгәртү өчен барган көрәштә актив катнаша. Ләкин реакция елларында кадимчеләр яңадан җанланалар һәм мәдрәсәләрнең күүпчелегендә һаман да шул иске схоластика яши бара. Шул сәбәпле Зыя Ярмәки мәдрәсәне 1909 елда ташлап китә һәм Уфадагы “Галия” мәдрәсәсенә барып керә. Анда ике елдан артык укыгач, 1912 елда үзенең туган авылы Иске Ярмәккә кайтып балалар укыта.

Зыя Ярмәкинең әдәбият белән киңрәк кызыксына башлавы “Галия” мәдрәсәсендә укыган елларына туры килә: ул шигырьләр яза башлый. Авылга кайтып укытучы булгач та иҗат эшен дәвам иттерә. Аның 1912 елда “Яшьлек дәрләре” һәм “Күрсәтәм”, 1913 елда “Әдәбият гөлләре”, “Тойгыларым” исемнәре белән дүрт җыентыгы басылып чыга.

Зыя ярмәкинең “Өмет бетте” дип аталган беренче шигыре 1910 елда “Шура” журналында басыла. Реакциянең каты басымы вакытында язылган бу шигырь, беренче чиратта, Зыя Ярмәкинең борчуларын, әрнүле тойгыларын гәүдәләндерә.

Тормыштагы гаделсезлекләр һәм авырлыкларны күтәрү аныв демократик язычуларга, беренче чиратта Тукайга якынайта. Үзендә булган шундый үзгәрешне чагылдырган бер шигырендә ул болай ди (1912):

Кер вә таплардан агардым мин хәзер бер кош кеби,

Ялтырарга уйлыймын күктә матур йрлдыз кеби,

Күп авырлыкларга, әнкәй, түзде бәбкәң җилкәсе,

Шул ачы яшьләр, әни, итте Тукайның иркәсе.

1926 елда Габдрахман Сәгъди бик хаклы күрсәтеп узганча: “Бу шагыйрь, әлбәттщ, татарның шигырь кояшы яисә ае түгел. Ул татар шигырь дөньясының бер почмагында матур гына җемелдәп торучы кечкенә бер йолдыз… Тел-өслүбтә ул чын-чынлап та Тукайның иркәме иде”.

Зыя Ярмәки табигать күренешләрен аеруча оста тасвирлый. Аның “Җәй башы”, “Иртә”, “Кич”, “Язгы тамчы”, “Җәйге таң” “Сандугач сайравы”, “Кошларга”, “Ак каен” һ.б. Шундый табигать лирикасы жанрында язылган әсәрләре күп еллар буена башлангыч мәктәп дәреслекләрендә басылып киләләр. Ул биредә Тукай эзеннән барырга омтыла. Тукай ничек “Казан артын” (Туган илемә) сагынып, дулкынланып җырласа, Ярмәки дә туган-үскән якларының тауларын, урман һәм болыннарын яшүсмерләренең шатлыклы күнел ачу моментлары белән бәйләп бирә. Аның шигыре үзенең музыкаль яңгырашы белән дә, эчтәлеге белән дә Тукай шигырен хәтерләтә:

Булса бәйрәм, ямьле тауга яшь егет-кызлар чыша,

Кайнар яңгыр ашлары, бер яшь егет гармун сыза.

Яшь күнелләр ашкына, җырлый, уйный, сикерә, көлә…

Кайсылар кармак сала һәм кайсы ярдан сикерә…

Тәм бирә бенр, ямь бирә бу каены да, зелпесе,

Таш, комы, камыш һәм төрле хуш чәчкә исею

Зыя Ярмәки күпчелек шигырьләрен балаларга багышлаган һәм алар аңларлык, сөенеп укырлык гади телдә язган. Бу төркем шигырьләр өчен табигатьне яратырга чакыру, кошлар һәм бал корты үрнәгендә балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, аларны тырыш һәм түземле булырга чакыру характерлы. Шагыйрь гади генә, уйнак кына бер алым белән табигать күренешләрен тасвирлап килә дә, шундый ук гади, ләкин ясалмалыктан ерак торган формада бер нәтиҗә дә чыгарып куя. Мисал өчен “Җәйгә кызуларда” дигән шигырен генә искә төширек:

Көннәрнең кызулыгы чиктән ашкан,

Җәй кояшы күк йөзендә төп-төз баскан…

Кошларның тыны да юк, белмим кайда,

Барысы да күләгәгә кереп качкан..

Чыгар хәл юк ат җигеп тә һич урамга,

Капландыра, түзәр хәл юк һич тузанга.

Яланга чыксаң, атны мазалыйлар

Бөгелчәннәр, кигәвеннәр – кыен малга.

Кыен дип өйдә качып ятар хәл юк.

Эш – беәнең бәйрәмебез, шатлыгыбыз,

Югыйсә кышын рәхәт яшәр хәл юк.

Шулай да Зыя Ярмәки, мораль нәтиҗәләр чыгарып әйтеп бирүгә караганда, күбрәк тормыш картиналарын һәм табигать күренешләренең үзләрен сурәтләргә ярата.

Зыя Ярмәкинең яшьләрнең чын күңелендән булган сөю-мәхәббәт хисләрен чагылдырган лирик шигырьләре дә җылы һәм самими кичерешләрнең табигый гәүдәләнеше булып торалар. Ул саф мәхәббәтнең күңелгә шифалы тәэсирен, кешендә яхшы тормышка омтылу хисләре тәрбиявен җырлый:

Гыйшкый җыр эхлак боза, ник син аны яздың? – диләр,

Нинди тәүфикълы егет, син дә шулай аздың, – диләр.

Белмиләр, мин күңелемне пакъләр өчен җырлар язам,

Мин сөям ул ак күңел булган өчен алтын сазан!

Зыя Ярмәки лирикасында эчке бер җылылык бар. Ул 1913 елларда ук үзенең тормышта булган омтылышларын белдереп чыга. Тойгыларым дип аталган шигырьләр җыентыгының тышлык битенә эпиграф итеп куелган:

Ян, көй, сызлан,газиз җаным, янган яхшы,

Йөрәк канын сыгылып-сыгылып тамган яхшы.

Тормыш юлын өстән генә үтеп китмәй,

Аз булса да эз калдырып баргани яхшы, -

дигән юлларның идеясе Зыя Ярмәкинең тормышында һәм иҗатында маяк булып тора.

Зыя Ярмәки шигырьнең көчен, аның озын гомерле булуын нәкъ менә шул тормышны йөрәктән кичереп язуда күрә, нечкә күзәтүләр һәм сызланулы йөрәк тойгылары белән язылган шигырьләрнең озак яшәешле булуларына ышанып иҗат итә.

Әйдә, җисмем, кер дә җиргә, ят кабердә, син чере,

Мәңге үлмәм – бу тезелгән юлларым булса тере, -

дип яза ул “Әдәбият гөлләре” җыентыгында.

Шагыйрь дөреслек һәм хакыйкатьнең өстен чыгуына ышанып иҗат итә. Шул ук вакытта ул аны раслауда түземле һәм намуслы булырга чакыра:

Мин хакыйкатьтә диеп, һич уйламастан җикеренү -

Хак каршында зур гаептер, ул кеше ахмак була…

Син егет булсаң, дәлилеңне китер вөҗдан белән,

Һич курыкма хак исәң, халык бит ул ап-ак була.

Зыя Ярмәки шигырьләре, нигездә татар классик поэзиясенә хас булган улчәуләр белән язылганнар. Аның күпчелек шигырьләре һәркайсы тигез, унбишәр иҗекле тезмәләр булып, озын юлларга салып бирелгәннәр. Аның шигырьләре арасында борынгы татар әдәбияты язма истәлекләреннән булган Йосыф вз Зөләйха поәмасыннан ук килгән унике (“Тойгыларым”) яки унбер (Барыш) һәм унар (Көз җитте) иҗелекле строфалар да шактый.

Халык җырлары үлчәвендә язылган шигырьләр төрле көйләргә салып җырлау өчен дә, художестволы сөйләү-уку өчен дә уңайлы. Шуңа булса кирәк, Зыя Ярмәки үзенең балалар өчен язылган шигырьләрен нәкъ менә шул халык җырларында киң урын алган стильдә унлы-тузызлы үлчәүдә язя. Шул ук вакытта, татар классик поэзиясенә һәм халык җырларындагы ритмика байлыгына таянганы хәлдә, ул үзенчелекле шигырь юллары да иҗат итә. Аның төгел һәм шул ук вакытта кабатланып килә торган эчке рифмаларга бай шигырьләре җиңел укылалар, музыкаль яңгырыйлар.

…Зыя Ярмәкинең тормыш юлы сикәлтәсез, җиңел генә бармый. Үзенең шигырьләрендә руханилар тормышын нәфрәтләнеп сурәтләп килгән Зыя Ярмәки 1915-1916 елларда, атасы муллалыгын ташлагач, аның урынына мулла булып кала. Бу хәл, әлбәттә, шагыйрьнең иҗаты зәйгыйфьләнүгә һәм соңрак шактый озак вакытлар өзелеп торуга сәбәбче була. Октябрь революциясеннән соң Зыя Ярмәки яңадан укытучылык эшенә кайта. 1918 елда ул Богырысланда ачылган укытучылар курсларында укыта. 1919-1921 елларда туган авылы Иске Ярмәктә укытучы булып эшли. Соңрак китапханэ мөдире, балалар йортында тәрбияче һәм волость башкарма комитетында ЗАГС мөдире булып хезмәт итә. 1931 елның сентябрендә Үзбекистанга килеп, мамык совхозында идарә секретаре һәм тәрҗемче булып эшли. Зыя Ярмәки 1935 елда Фәрганә өлкәсе Ташлык районы хезмәт ияләре депутатлары Советына сайланып, анда унҗиде ел буе җаваплы секретарь һәм бүлек мөдире булып эшли.

Райбашкармада күп еллар намус белән эшләгәне һәм кадрлар хәзерләүдә күрсәткән хезмәтләрен искә алып, Үзбекистан хөкүмәте Зыя Ярмәкине Мактау грамотасы белән бүләкли. Бөек Ватан сугышы елларында яхшы эшләгәне өчен “Хезмәттәге батырлык өчен медале, Зур Ферганә каналын казу эшендә райбашкарма секретаре сыйфатында эшне яхшы оештыруы өчен ул БФК (Зур Ферганә Каналы) значогына лаек булды.

Зыя Ярмәки 1953 елда пенсиягә чыга. Ләкин аның шигърияткә булган мәхәббәте суынмый, коммунистик җәмгыять төзүче героик халкыбызның патриотик хезмәте белән рухланып күп кенә яңа шигырьләр язя.

1957 елда язылган Муса Җәлил исеме шигыре һәм шул ук елны “Совет әдәбияте” журналының 12 санында басылган “Мин постта” шигыре бу яктан бигрәк тә характерлы. Без аңарда шагыйрҗнең, совет граңданны буларак, горур тавышын ишетәбез:

Совет граңданы мин, сөйгән илем мине

Постка куйды. Мин постта.

Постта торамын мин гомерем буе,

Ничек постта торса солдат сугышта.

Октябрьнең биргән бүләкләрен

Саклау минем вөҗдан бурычы.

Граңдан сакчысы мин, гомерем буе

Ил абруен саклап торучы

Болардан тыш, Зыя Ярмәкинең 1924 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр язган шигырьләрен эченә алган берничә кулъязма дәфтзре бар. Ул “Тормыш сызыклары”, Адәмнәрнең яратылышы һәм җир йөзендә торулары турында борынгы караш дигән озын шигырьләрендә тарих барышында кешеләрнең аңы ничек үсә баруын хикәя итә. Шунда ук халык әкиятләреннән файдаланып язган “Зөһрә кыз” һәм “Туган авыл” исемле поэмалары да бар.

Шагыйрьне балаларгың бәхетле тормышы, яшҗләрнең якты киләчәге шатландырган. Ул соңгы шигырьләренең берсендә тирән дулкынланып:

Яшьләр йөрәгендә тормыш кайный,

Карт йөрәгем шуңа сыенә, – дип яза.

З.Ярмәки Г.Тукайның 80 еллык юбилеена килергэ җыенган иде. Миңа язган соңгы хатларының берсендә: “Үзебез шулай картлар исәнлегем рөхсәт итсә, 66 нчы елда Казанга барам дип торам” – дип язган иде.

Ләкин ул теләгенә ирешә алмый калды, шагыйрьнең йөрәге 1965 елның 26 ноябренда тибүдән туктады. З.Ярмәки Ферганә өлкәсе Маргелан шәһәрендәге “Хуҗагәз” зиратына күмелгән.

Мөхәммәт Гайнуллинның “Татар әдипләре” исемле китабыннан.

Фикер калдыру