“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

Биредә милли йолалар, авыл туризмы юнәлешендә бик күп чаралар үткәреләчәк

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта булачак. Әлеге оешманың Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгәнен искәртик. 13, 14, 15 июль көннәрендә Актанышта узачак чаралар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә оешманың рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп баруы ниятләнә.

“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, – дип белдерде Кадрия Идрисова.

 

Оешма вәкилләре беренче көнне Актаныш район үзәгендә сәяхәт итәчәк, андагы халыкның көнкүреше белән танышачак, татар гимназияләрендә булачак. Ул көнне алар “Киров” совхозында халык театры спектаклен тамаша кылачак.

Икенче көнне авыл туризмы юнәлешендә 5 урынга чыгу ниятләнә. “Мәнни нәселеннән барлыкка килгән тарихи Кормаш җирлегенә барырга җыенабыз. Шушы авылдан чыккан өч халык рәссамы Васыйл Маликов, Зилфат Басыйров, Әсхәт Сафаргалинга элмә такталар куячакбыз. Бу җирлектә һөнәрчелек киң таралган. Сувенирлар чатырларында һөнәрчеләрнең эшләре белән танышу булачак. Иске Балтач, Яңа Балтач, Иске Кормаш, Шәбезбаш, Каен түбә авылларының шәҗәрәләрен күрсәтәчәкбез. Ирек Хаҗиев дигән егет мичтә шәңгә пешерү осталыгы белән уртаклашачак. Шулай ук кичен Кормаш халык театрының “Без 41 нче ел балалары” спектаклен карыйбыз”, – диде Кадрия Идрисова.

Икенче маршрут – Уразай, Такталачык җирлеге. Ул тарихи “Кирәмәт” тау итәгендә башланачак. “Юл буенда көтеп торган тарантасларга утырып авылга төшәчәкбез. Биредә су юлы күрсәтү йоласы күрсәтеләчәк. Уразай авылының беренче йорты булган Гатаулла нигезен караячакбыз. Авылның шәҗәрәсе белән танышу, һөнәрчеләрнең чигү, каз оясы ясау буенча мастер класслар күрсәтүе көтелә. Бу авылда Риза Ишморат чишмәсе ачылды. Аның иҗатына багышланган мини музейда булып, бакчада Актаныш, Азнакай, Башкортостан халкына хас булган тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс биреләчәк”, – диде “Ак калфак” оешмасы рәисе.

Аннан соң Такталачык җирлегендә татар халкының бөек трагик артисты, режиссер, тәрҗемәче, театр эшен оештыручы Мөхтәр Мутин, халык язучысы Гамил Афзал яшәгән нигезләргә элмә такталар куелачак. “Гамил Афзалның “Өянкеләр” җыры бар бит. Менә шул җыр язылуга сәбәпче булган өянкеләрне күрергә телибез, нигезе, коесын караячакбыз. Мутиннар шәҗәрәсе белән танышу, фольклор бәйрәмен уздыру каралган. Сипарат аерту, май язу, гөбәдия өчен корт ясау дәресләре булачак”, – дип белдерде Кадрия ханым.

“Ак калфак”лылар Теләкәй, Татар Суксуы, Мари Суксуы авылларына да барырга җыена. Соңгы ике авылны күпер аша бер чишмә аерып тора икән. “Менә шул “Суык чишмә” йошты памаш чишмәсен, “Зифа” шифаханәсен күрсәтергә телибез. Сабан туе урынында милли уеннар оештырылачак, исем кушу, килен төшерү йолаларын сурәтләү, милли ризык кыстыбыйдан авыз итү көтелә. Шулай ук кәҗә фермасына да барачакбыз. Теләкәй җирлегендә исә һөнәрчеләр, көрәшчеләр урамнарын йөреп чыгачакбыз”, – диде Кадрия Идрисова.

Зөбәер авылында мәктәп, музейга кереп чыгу, Шәҗәрә бәйрәмен уздыру ниятләнә. “Биредә печән чабу йоласын карыйбыз. Аннан соң умартачылык, чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче яше инде 80 дә булган Заһирә апа йортына керергә җыенабыз”, – дип планнары белән уртаклашты Кадрия ханым. Әтәс авылында чыбырткы үрү, кыз куу йолалары, әтәч сугыштыру күренешләре тасвирланачак. “Бу җирлек Азат Хөсәенов, Рәис Нәгыймов кебек иҗатчыларны биргән, аларның иҗаты белән танышу ниятләнә. Бал менү йоласы үткәреләчәк. Бу авыл инде бер ун енлап Акъәбиләрне җыя. Алар катнашында карга боткасы, чәкчәк пешерү чаралары узачак”, – диде оешма рәисе.

5 нче маршрут буларак Әлем, Иске авыллары билгеләнгән. Әлемдә Икмәк комбинаты, мәдәният йорты, мемориаль комплекс белән танышу, Исламхуҗиннарның фермерлык хуҗалыгына экскурсия каралган. “Ак калфак”лылар юкка чыгып барган авыллар сулышын да тоярга җыена. Бу уңайдан алар Тимеркул авылына барачак. “Байсарда “земская больница-госпиталь” дип аталган, хәзер профилакторий рәвешендә эшләүче учреждениедә булачакбыз. Байсар ул зур авыл булган, элек биредә базарлар оештырылган, без сәүдәгәр Андрей йортында булырга планлаштырабыз. Тимерче йортында тимерче эшчәнлеген күрсәтү булачак”, – диде Кадрия Идрисова.

Оешма рәисе әйтүенчә, сәяхәт кысаларында Агыйделгә паром белән чыгу да ниятләнә. Татар халкы уеннары, биюләр әзерләнә. “50 еллык тарихы булган “Агыйдел” Дәүләт җыр-бию ансамбленең төзекләндерелгән бинасын ачу тантанасы булача, шулай ук ансамбльнең концертын караячакбыз. “Актаныш” күле аша салынган асылмалы күпердән баянчылар белән чыгу ниятләнә. Анда фонтан ачу тантанасы да узачак”, – диде ул.

Өченче көнне пленар утырыш булачак. Аннан соң делегатлар Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы Әнәккә юл тотачак. “Чит төбәкләргә бу бик тансык. Алар бик күрергә тели. Биредә без Шәрип абый Шәймиевнең музей йорты белән танышачакбыз”, – диде Кадрия Идрисова.

Актанышка сәфәр кысаларында шулай ук дару үләннәре, аларның дәвалау үзенчәлекләре белән таныштыру буенча мастер-класслар узачак. Камзул, калфак тегү серләренә дә өйрәтәчәкләр.

Кадрия Идрисова күчмә утырышның һәркайсы хакимият белән берлектә оештырылуын, район муниципаль берәмлек башлыклары, башкарма комитет, авыл җирлеге җитәкчеләре ярдәменнән башка мондый киңкүләм чараларны уздыру мөмкин түгеллеген әйтте. “Монда барысы да безне теләп кабул итә, әзерлеккә теләктәшлек күрсәтә”, – диде Кадрия Идрисова.

http://tat.tatar-inform.ru

 

Фикер калдыру