Ак халатлыларга – ак чәчәкләр

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

мунавара вродеҮткән ял көннәрендә Самараның опера һәм балет театры бинасында медицина хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары уздырылды
Быел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта, сугыш юлларын үткән шәфкать туташларына һәм табибларга карата игътибар аеруча зур булды. Залда утыручы сугыш ветераннарының һәрберсенә чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Җиңү бәйрәмен Венгриядә каршылаган мил­ләттәшебез Мөнәвәрә Абушман кызы Фәйзуллина да бар иде (сугыштан соң Калинин хастаханәсендә өлкән шәф­кать туташы булып эшләп, лаеклы тормыш юлы үткән бу шәхес турында күләмле материал киләсе саннарыбызның берсендә бастырылачак).
Гиппократ антын намус белән үтәгән медицина хез­мәткәрләрен өлкә губернаторы Николай Меркушкин котлады. Ул хәрби табибларның һәм шәфкать туташларының эшен югары бәяләде, бүген дә көн саен халык сәламәтлеген сак­лау сагына баскан медицина хезмәткәрләренә уңышлар те­ләде.
Бу тантанага районнар­да эшләүче медицина хез­мәткәрләре килә алмады. Ләкин аларның хезмәте дә онытылмаган, лаеклыларның эше югары билгеләнгән. Шулай, әле май урталарында ук Камышлы районының Рус Байтуганындагы фельдшер-акушерлык пунк­тында эшләүче Нурания Абзаловага “Ел профессианалы” исеме бирелгән иде.
Россия Федерациясе сәла­мәтлек саклау ми­нистры­ның Мактау грамоталары белән Ка­мышлы районының Үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшләүче Ришат Кәлимуллин һәм Татар Байтуганы фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт итүче Гөл­фия Ибәтова, Самара өлкәсе Сәламәтлек сак­лау министрлыгының Мактау гра­моталары белән Камышлы районының Үзәк хаста­ханәсендә УЗИ үткәрүче табиб Лилия Фәттахова һәм шәфкать туташы София Галиуллина, ә Рәхмәт хатлары белән рентген ясаучы Рәшит Шәйхетдинов һәм өлкән шәфкать туташы Лилия Бәдретдинова бүләкләнделәр.
Барлык медицина хез­мәт­кәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, эш­ләрендә уңышлар һәм сәла­мәтлек телибез.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.
РӘСЕМДӘ: Опера һәм балет театрында үткән бәй­рәмдә сугыш ветераны, озак еллар шәфкать туташы бу­лып эшләгән Мөнәвәрә апа Фәйзуллинага чәчәк бәй­ләме тапшырылды.
Владимир КОТМИШЕВ фотосурәте.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру