Алабугага Тукай килә

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Татарлар турында, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

Апрель аенда Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Шагыйрьнең бронзадан эшләнгән сыны янәшәсендә аның әкиятләрендәге геройлар урын алачак. Сынны танылган Мәскәү скульпторы Владимир Демченко ясый. Сыннан ерак түгел генә амфитеатр урнаштырырга, эскә­мияләр куеп, клумбалар ясап, махсус сквер булдырырга да ниятлиләр. Әлеге эшләр өчен барысы 12 миллион сум акча кирәк булачак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Фролов хәбәр иткән.

 vatantat.ru.

Фикер калдыру