Алар күңелендә һәрчак яз…

КатегорияШентала районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Адәм баласының тормышында бер-бер үзгәреш килеп чыга икән, аның язмышы башка төрле юнәлеш тә алырга бик мөмкин. Шенталы районының Денис авылында яшәүче Расих Хәниф улы НУРЕТДИНОВ белән нәкъ шулай булган да.

Авылда иң кызу эш вакыты саналган печән өсте җиткәч, көннәрнең берсендә Расих әфәнде бөтен гаиләсе белән урманга печән хәзерләргә китеп бара. Көне буе янып-көеп, арып-талып печән чабалар, аны киптереп, чүмәләләргә өяләр. Кояш кичкә таба авышкач кына гаилә кайтыр юлга чыга. Тик алар алда үзләрен ни көтәсен белми әле. Ни кызганыч! Аларны моңа кадәр гөрләп яшәгән матур йортлары урынында янгында күмерләнеп,  кара көйгән баганалар гына каршы ала.

- Ул вакытта колхозы­быз­ның да бүген-иртәгә үләм-бетәм дип яшәгән чагы иде. Хезмәт хаклары күптән тү­ләнми, халык бушка диярлек эшләп йөри. Мин янып беткән өебезне, йорт-курабызны кү­рүгә, колхоздан ярдәм булмаячагын аңладым. Миңа, күп­тән уйланып йөргәнчә, үз эшемне башларга вакыт җит­кән икән, - дип сүзен башлады очрашуыбыз вакытында Расих Хәниф улы Нуретдинов. - Янгын вакытында көтүдә исән калган берничә баш терлегемне үрчетергә булдым. Сыерлар бозаулаган саен тана бозауларны сыер итеп, ә үгезләрне итлеккә үс­терә башладым. Миңа эшем­дә хатыным Тәнзилә дә булышты, балаларым да кул арасына керә башладылар. Сөт күбәйгәч, аны каядыр урнаштырырга кирәк бит инде. Янгын башлангач, рәхмәтле бәндәләр – авылдашларым УАЗик йөк машинасын йорттан төртеп чыгарганнар иде. Менә шуны эшкә җиктем дә инде. Хатыным белән бергә сөтне район үзәгендәге май заводына ташый башладык. Авылдашларымның шәхси ху­җа­лыкларында җитеш­те­релгән продукцияне дә җыеп тапшырабыз. Шулай итеп, мин авылда беренчеләрдән булып, сөт җыючы-эшкуар, дигән таныклыкка ия булдым.

Бер җәй эчендә, янып көл булган өебез, зур терлек абзары урынына кирпечтән яңаларын салып куйдык. Ярдәм кулы сузган туганнарыбызга, авылдашларыбызга да рәх­­мәтлебез. Хөкүмәттән кре­­дит та алып тормадым, бер­ничә ел эчендә туганнарыма әҗәтләремне дә түләп бетердем. Авылыбызның ике мәхәллә мәчете, районның авыл хуҗалыгы идарәсе дә берникадәр күләмдә ярдәм ит­кәннәр иде. Андый чакта ке­шеләрнең матди ярдәме генә түгел, ихлас тәмле сүз, акыллы киңәш белән күңел ярдәме дә бик кирәк бит.

Яши-яши тормыш таләп­ләрен үзе үк куя икән ул. Терлек саны арткан саен ашлыгы, азыгы күп кирәк була башлагач, өстәмә җирләр сатып алып, эшкәртә башладык. Бүгенге көндә хуҗалыгымда ДТ-75, Беларусь-МТЗ-80 тракторларыбыз, чәчү агрегаты, ике бөртек комбайн, ике йөк автомобилебез бар. Быел җәен ашлык саклар өчен амбар төзеп куйдым. Боларның берсе дә кредитка алынмаган, хәләл көчебез белән эшләп тапкан байлыгыбыз. Беркайдан субсидия дә, дотация дә сорап йөргәнем юк. Мактана да алам: хезмәттә ирешкән уңышларым, югары күрсәткечләр өчен Самара өлкәсе губернаторы миңа диплом һәм акчалата бүләк тә тапшырды.

Расих әфәнде белән Тән­зилә ханым шатлыклары белән уртаклашырга те­лә­гәндәй миңа үзләренең йорт-җирләрен күр­сәтеп йөрделәр. Менә монда  алма бакчасы эчендә кирпечтән салынган бик зур өй, әнә  чәчәкләр белән уратып алынган аллея газ белән җылытыла торган мунчага илтә. Биредә бассейн да, рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен уңайлыклары булган бүлмә дә бар.

Тик хуҗаның сүзләренчә, дөньяда яшәгәндә гел байлык артыннан гына куарга ярамый, изгелек кылып яшәргә тырышырга кирәк.

- Кайвакытта кешеләр тех­ника белән ярдәм итүемне сорап киләләр, мин беркайчан да аларны кире борганым булмады, бәрәңге бакчаларын трактор белән сукалаганда да акчаны башкаларга караганда әзрәк алам, - дип сөйләде ул.

Нуретдиновлар гөрләтеп, туй ясап, институтны кызыл дипломга тәмамлаган олы кызлары Гөлназны милләттәшебез Рөстәмгә кияүгә биргәннәр. Аларның уллары Алмаз Самара Дәүләт университетында пограммист һөнәрен үз­ләштерә, кече кызлары Рә­зилә Самараның мәктәп-интер­на­тында 6нчы сыйныфта укый. Ул шахмат-шашка уеннары белән мавыга. Украинада ярышларда катнашып, призлы урын
алып кайткан, Мәскәү, Уфа шә­һәрләрендә үткәреләчәк бәй­­­геләргә дә чакырылган. Рә­зилә өстәвенә баян-гар­мунда да уйный, теннис белән дә шө­гыльләнә, укуында да сынатмый.

Урамда көчле җил исә, салкын яңгыр ява. Ә Нуретдиновлар күңелендә һәрчак яз. Чөнки алар тормыштагы матурлыкларны тоеп, күреп яшиләр. Алар тормышларын матур итеп төзеп кенә калмаганнар, балаларын да шуңа өйрәтеп үстергәннәр.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

“Бердәмлек”.

Рәсемдә: Расих НУРЕТДИНОВ тормыш иптәше
Тәнзилә ханым һәм улы Алмаз белән.

Фикер калдыру