Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды

КатегорияИл һәм дөнья хәбәрләре, Милләттәшләребез тормышы, Татарлар турында, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

1-41Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.

Ел нәтиҗәләре буенча яңартылган рейтингта Заһитова 4 мең 470 очко белән беренче урында тора. Евгения Медведева 4 мең 174 балл белән — икенче урында, өченчедә шундый ук очколар белән Канададан Кейтлин Осмонд булды.

Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов 4 мең 703 балл белән лидер булды. 1080 баллны алар Пхенчхандагы Уеннарда яулады.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдыру