Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яулады

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Алия Мостафина Риодагы Олимпиадада алтын медаль яуладыГимнастчы борысларда ярышып, Россия җыелмасына сигезенче алтын медаль китерде

(Казан, 15 август, “Татар-информ”. Россия гимнастчысы Алия Мостафина борысларда күнегүләр ярышында Олимпиаданың алтын медален яулады. Аның күрсәткече – 15,900 балл. Икенче урында – 15,844 балл белән АКШ спортчысы Мэдисон Кошан, өченче урында Германиядән Софи Шредер (15,566 балл). Алиянең алтын медале – Рио Олимпиадасында өченчесе. Ул команда беренчелегендә көмеш, күп төрле ярышта (многоборье) бронза медаль алган иде. Россия җыелмасында исә бу 8нче медаль.(Алсу Исмәгыйлева әзерләде)

 

o

 

Фикер калдыру