Аңа диңгез көче кергән

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Дамир МуратовДамир Нигъмәтулла улы Муратов безнең Мәчәләй авылы мәчетендә мәзин вазифасын башкара. Ул көненә биш тапкыр намазга чакырып азан әйтә, мөселманнарыбызны рухландырып, җаннарыбызга тынычлык, күңелләребезгә сафлык һәм яшәү дәрте өсти.
Дамир ага, 80нче яшь белән баруына карамастан, һаман яшь күренә, үзе бик хәрәкәтчән, актив кеше. “Аңа диңгез көче кергән”, – диләр авылда. Чөнки ул яшь чагында биш ел диңгез флотында хезмәт иткән бит.
Дамир армиядән кайткач, кичке мәктәпкә укырга керә, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм гомере буе туган авылында яшәп, төрле җаваплы урыннарда эшли.
Ул озак еллар авыл советы рәисе дә булып торды, аннары бригадир булып та эшләде. Авыл хуҗалыгы алдынгысы лаеклы ялга чыккач та, тик тора алмый, мәчеткә бара, бераздан мәзин булып китә.
Аның әтисе Нигъмәтулла Рәхмәтулла улы да бит үткән гасырның утызынчы елларында башта бригадир, аннары авыл советы рәисе булып эшләгән. Ә сугыш башлангач, сугышка китә, өч ай да хезмәт итеп өлгерми, Смоленск янында блиндажларына бомба төшеп, һәлак була. Шундагы 120 кешенең җидесе генә исән кала. “Шуларның берсе белән очрашып сөйләшергә туры килде миңа. Ул әткәйнең гомерен алган төнге бомбежка турында сөйләде дә инде”, – дип искә ала Дамир ага.
Тол калган Шәмсехәят апа гомере буе авыр колхоз эшендә һәм мәктәптә эшләп, дүрт баласын аякка бастыра. Дәүләт кануннарына буйсынып, гаиләдә шәригать хөкемнәрен үтәп килгән гаиләдә тәүфыйклы, акыллы балалар үсә дә инде. Менә улы Дамир да гомере буе белем эстәгән, ә хәзер матур картлыкта яши.
“Бәхет – канәгатьлектә, – дип әйтергә ярата Дамир ага. – Аллаһының биргәннәренә шөкер итеп, ислам гыйлемен туплап, милләтебез алдындагы сынауларны үтеп, фәкать Аллаһы коллары булып яшәргә насыйп итсен иде. Аллаһыга шөкер, миңа 80 яшь тула инде. Шушы матур мәчетләргә йөреп, авылдашларым, туган-тумачаларым арасында яшәр­гә язсын иде”.
Әйе, Дамир аганың зарланырлыгы юк. Хатыны Наилә апа белән алар ике малай, бер кыз үстереп, аякка бастырганнар. Инде оныклары да буйга җиткән. Ульян өлкәсеннән безнең авылга килен булып төшкән Наилә апа да инде тәмам Мәчәләй хатыны булып бетте.
Дамир абый белән Наилә апага исәнлек-саулык, хә-ер­ле озын гомер телибез. Авы­лыбызның мәчетләре ки­лә­чәктә дә гөрләп торсын, авыл­дашларыбыз гыйбадәттә, догада булсын иде.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,
Похвистнево районы.
РӘСЕМДӘ: Дамир ага Муратов.

Фикер калдыру