Аның бөтен тормышы көрәш иде

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Гаряев 3Якташыбыз, классик кө­рәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә узды­рылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңү­чесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына – 22 мартта 85 яшь, вафатына – 4 апрельдә 1 ел тула.

Беренче санлы Куйбышев авиация заводы (хәзерге “Прогресс”) цехларының берсендә эшләүче слесарь Наил Гәрәев классик көрәш секциясенә егетләр кабул ителүе турындагы белдерүне күрә дә, шул ук көнне “Маяк” спорт комплексына йөгерә. Тренер Иван Халаджи аны баштан ук көрәштереп карый һәм егеттә табигый зирәклек тә, көч тә, тырышлык та булуын күреп ала.

Тренировкалар “Маяк” спорт комплексының икенче катында үткәрелә. Көрәшчеләр белән бергә штангистлар һәм боксерлар да, башка спортчылар да шөгыльләнә. Ләкин Наилне бу кысрыклык борчымый. Ул эшкә барганда да, кайтканда да йөгереп йөри, вакыты булганда цехта авыр әйберләр күтәреп күнегүләр ясый. Өстәмә тренировкалар һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә егет шәһәр һәм өлкә ярышларында катнаша башлый, ә 1953 елда классик көрәш чемпионатында кө­рәшеп, 52 килограмм авырлыкта җиңүгә ирешә.

Бер ай да үтмәгәндер, ул “Зенит” спорт җәмгыяте уздырган чемпионатта, Пензада уз­дырылган зональ ярышларда беренчелекне яулый, тагын бер елдан Ижевскида уздырылган шундый ук ярышларда икенче урынга чыга.

Бу җиңү егеткә Ленинградта уздырылачак республикакүләм ярышларда катнашырга хокук бирә. Тик беренче урын булмагач, ул Ленинградка үз акчасына барырга тиеш була.

Үҗәтле Гали авылы егете чигенергә өйрәнмәгән. Акчасы булмаса да, гармуны бар бит! Егет Ижевски базарына чыгып тальянкасын сата һәм шул акча аңа багаж киштәсендә Ленинградка кадәр барырга җитә. Ә Ленинград почтамтында слесарьны завод директоры Виктор Литвинов җибәргән акча көтә инде…

Нәтиҗәдә, 1954 елның 4 декабрендә “Волжская коммуна” газетасы: “Бөтенроссия кө­рәш бәйгесендә Куйбышев данын иң көчле спортчыларыбыз яклады. «Крылья Советов» спорт җәмгыятендә шөгыльләнүче Наил Гәрәев РСФСР чемпионы исемен яулап алды”, – дигән хәбәр бастырып чыгара.

Шуннан соң егет СССР чемпионатында катнашу хокукын ала да инде. Яхшы гына әзерләнеп, ул Ригада узган шундый ярышларда да беренчелекне яулый. Куйбышевка Наил ал төстәге җиңүче майкасын киеп, күкрәгенә алтын медаль тагып, кулына I дәрәҗә Диплом тотып кайтып керә.

Гәрәев, көрәш белән әле өч ел гына шөгыльләнүенә карамастан, 1955 елда спорт мастеры исеменә лаек була, грек-рим көрәше чемпионатында икенче урынны яулап, көмеш медаль алып кайта, СССРның җыелма командасына кабул ителә, 1956 елда Мельбурнда уздырылган Олимпия уеннарына да бара ул. Ләкин анда көрәшми, запас­та утыра. Шулай да, Олимпия уеннарында катнашкан беренче спортчы буларак, аның исеме өлкә тарихына язылып калган.

Гомер узган саен Наил Гәрәев катнашкан ярышлар саны арта гына бара. Ул җиде мәртәбә ил чемпионатларында катнашып, ике мәртәбә җиңү яулап кайта, өч мәртәбә РСФСР чемпионаты, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә уздырылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңүчесе…

Наил үзен команда ярышларында да бик яхшы күрсәтә: башта РСФСР, соңрак Хәрби көчләр җыелма командасы белән бергә СССР беренчелеге өчен ярышларда катнашып, җиңүгә ирешә.

Наил Гәрәев үзе белгән алымнарны башкаларга да бик теләп күрсәтә, яшьләрне кө­рәшергә өйрәтә. Утыз бер яшендә ул көрәшче карьерасына нокта куя һәм профессиональ тренер булып эшли башлый. Моның өчен аңа Ленинградның физкультура техникумын, аннары Омскиның физкультура һәм спорт институтын тәмамларга туры килә. Шуннан соң 13 ел буе Идел буе хәрби округында иртән балаларны, кичен солдатларны көрәшергә өйрәтә ул. Нәтиҗәдә Идел буе округы командасы 10 мәртәбә призер була, Наил Гәрәев тәрбияләгән Земков, Краснов, Арчибасов, Козин кебек көрәшчеләр дә җиңү артыннан җиңү яулый. Гомумән, Гәрәев егерме – СССР, дүрт Халыкара дәрәҗәдәге спорт мас­терын тәрбияләп, келәмгә чыгара, моның өчен 143 дип­лом ала, ә 1971 елда аңа РСФСРның атказанган тренеры исеме бирелә.

Ә Самарада Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәре уздырыла башлагач, Наил әфәнде бик теләп милләттәшләренең иҗ­тимагый эшләрендә катнаша башлый, татар көрәше буенча хөкемдар булып китә.

60 яшендә лаеклы ялга чыккан Наил Мөхәммәтгәрәй улы туган авылы Галидә яшьләр һәм яшүсмерләрнең көрәш секция­се оештырып җибәрә. Наил әфәнденең тәҗрибәсе һәм спорт өлкәсендәге та­нышлык­лары аркасында авыл клубында өлкә ярышлары үткәрелә, галилеләр башка районнар һәм авыллар егетләре белән көрәшә башлый. Спорт, сәламәт тормыш рәвеше егет­ләрнең көндәлек тормышына кереп сеңә. 1999 елда Гали авылында Наил Гәрәев исе­мендәге беренче көрәш бәйгесе үткәрелә…

Бүген дә Похвистнево ра­й­онының Подбельск, Яңа Мансур, Гали авыллары малайлары тренерлары Равил Карабанов, Рифкать Әһлиуллин һәм Хәйдәр Гәрәев җитәкчелегендә татар көрәше нечкәлекләренә өйрәнәләр, Сабан туйларында гына түгел, өлкә, район ярышларында да, «Надежды России» Бөтенроссия турнирында да катнашалар.

Менә шулай Наил Гәрәев тырышлыгы белән грек-рим көрәше безнең якларда иң популяр көрәш төре булып китте.

Кызганычка, Наил абый Гәрәев соңгы елларда бик каты авырды һәм инде беркая да йөрми башлады. Башта яшь чагында күпсанлы җәрәхәтләр алган аяклары белән интекте, аннары көчле инсульт кичерде. Хатыны София апа, кызлары Эльмира һәм Нәфисә, кияүләре һәм оныклары аны соңгы мизгеленә кадәр кадерләп карадылар, вафат булгач, зурлап соңгы юлына озаттылар. Бөтен гомерен көрәшкә багышлаган кеше дә үлемне җиңә алмый шул. Ләкин Наил абыйның спорттагы уңышлары, үрнәк тормышы әле күп буын малайлары өчен үрнәк булып хезмәт итәр.

 

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердэмлек»

Фикер калдыру