Авыл кешесе үстергән ипекәйнең кадере бармы?!

КатегорияПохвистнево районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Без аның белән тук ба­шакларын җилдә тибрәтеп утырган бодай басуында оч­раштык. Илнур комбайныннан сикереп төште дә безнең барыбыз белән дә кул биреп, исәнләшеп чыкты. Без, ди­гә­нем, мин һәм Яңа Мансур авылы җирлеге башлыгы Ирек Миргабиҗан улы Газиев идек.

Илнур Илшат улы Шакиров, ике ел элек Похвистнево рай­онының Яңа Мансур мәк­тә­бендә тугызынчы сый­ныфны тәмамлаганнан соң, авылдашы  Минегали Сәмигулла улы Гай­саровның крестьян-фермер ху­җалыгында комбайнчы яр­дәмчесе булып эшли. Ә быел инде аңа ышанып үзенә ком­байн тапшыралар.

- Ел авыр булса да аш­лык уңды, дияргә була. Гек­та­рыннан хәзер без 25әр центнер уңыш җыеп алабыз, - дип шат­лыгын белдерергә ашыкты Ил­нур. Киләчәктә үзенең югары белем алып, туган авылына кирәкле кеше булырга теләвен белдерде. Нәкъ шул чакта яныбызга ашлык ташучы ма­шина дөбердәп килеп туктады.

- Бу минем сыйныфташым – Хәйдәр Әбүзәр улы Гый­ниятуллин була инде, – дип та­ныштырды Ирек Миргабиҗан улы машина йөртүче белән.

- Гомерем буена машина йөр­түче булып эшлим, бу эш миңа бик тә ошый. Колхозыбыз таркалгач, өч бертуган Гай­саровларның фермер ху­җа­лыгына эшкә урнаштым. Әле­гә эшләребез әйбәт бара, хезмәт хакын да вакытында түлиләр, терлек асрарга азыгын да бирәләр. Хатыным мәктәптә җыештыручы булып эшли. Колхозлар таркалгач, бераз куркып калган булсак та, хәзер барсы да җайланып бара кебек инде. Тырышып эшләсәң көн итәрлек, тормыш алып барырлык табыш та эшләп була, – дип сөйләп китте тормышы турында Хәйдәр абый.

Ирек абый белән Гай­са­ровларның ашлык амбарына да сугылырга булдык. Кырдан кайтканда, ерактан күренеп тор­ган сап-сары чәчкә атып утыручы көнбагыш кырының ма­турлыгына таң калып карап тордык! Әйтерсең лә, күк йөзендәге түгәрәк кояш шушы җиргә төшеп урнашкан иде!

Юлыбызда арбасына салам тюкларын шыплатып төягән трактор очрады.

- Быел салам уңышы бик мактанырлык түгел, шу­ның өчен әрәм-шәрәм ит­мичә, тюклап, фермага та­шып куярга булдык, - дип аңлатты безгә тракторчы Нә­биулла Хисмәтуллин. Аш­лык амбары янында безне Ми­негали Сәмигулла улының абый­лары Рифхәт һәм Мид­хәт Гайсаровлар каршы алды. Аларның беренчесе – инженер-механик, икенчесе – аг­ро­ном. Алар бөтен эшләрнең то­­рышы белән җитәкчелек итәләр. Биредә күптән түгел генә өр-яңа ашлык чистарту ко­рылмасы төзелеп бетеп, эшкә җи­бә­релгән. Янәшәдә генә ашлык салыр өчен амбар да төзелә.

Хуҗалыкны алып барыр өчен монда бөтен нәрсә дә көйләнгән кебек. Шулай да бераз моңсуланыбрак торган хуҗалардан:

- Күңелсезләнер өчен сә­бәпләре бармы әллә? - дип төпченми кала алмадым.

- Әйе, шул. Төзелеш белән шөгыльләнгәч, чыгымнар бик күп. Өстәвенә бертуктамый эшләгән техника да бик еш ватыла. Көннән-көн за­пас частьлар дә, төзү мате­ри­ал­лары да, ягулык та кыйм­мәтләнә генә бара. Ә без үстергән продукцияләргә бәя­ләр бик түбән. Чәчү өстендә хөкүмәттән гектарына 350 сумлап акчалата ярдәм күр­сәтелде-күрсәтелүен. Тик бу бик аз, чөнки икмәк үстереләчәк кырларны берничә кат ях­шылап эшкәртергә дә кирәк бит әле, - дип җавап бирделәр ике бертуган Рифхәт белән Мидхәт Гайсаровлар.

Әйе, аларның борчылуын аңлап була. Гомер-гомергә авыл кешесе зур нужа белән тормыш алып барган һәм бара да. Бер шәһәр баласыннан ипи турында сорагач, ул агачта үсә, дип җавап биргән, дигән сүзне ишеткәнгә дә күп вакытлар үтте инде. Күпереп пешкән тәмле ипине күкрәккә терәп кисеп ашаганчы, бичара игенче күпме көч түгә, корылыклы ел­ларда төн йокыларын йок­ламый, Аллаһыдан
өзелеп – өзелеп шифалы яңгырлар яудыруын сорап, күпме исән­леген югалта! Менә шушы вакытта аның күзгә күренеп чигә чәчләренә чал төшә, тормыш чыбыркысы җитәрлек суккалап, йөзендә буразнадай эзләр калдыра да инде.  Өстәвенә, гел уйланып, моңсуланып торган авыл  кешесенә  кайберәүләр эш атына караган төсле генә карыйлар. Белмим, кайчан аның азапланып үстергән ипекәе югары бәяләнер икән?! Киләчәктә бу сорауга җавапны кайдан, ничек табарга?!

Рәсемдә: Авыл җирлеге башлыгы Ирек ГАЗИЕВ (сулдан уңга), комбайнчы – Илнур ШАКИРОВ һәм машина йөртүче – Хәйдәр ГЫЙНИЯТУЛЛИН

Нурсинә ХӘКИМОВА

Бердәмлек

 

Фикер калдыру