Азан намазга чакыра

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Татар кешесенә, рәхәт­лә­неп авылда яшәр, гамәл кылыр өчен, иң беренче чират­та мәчет кирәк. Челно-Вер­­шины районының Совет Норлаты авылында гомер итүчеләрнең шатлыгын аң­лап була, чөнки аларның яхшы җиһазландырылган, әле күп­тән түгел капиталь ремонт ясал­ган гыйбадәтханәләре – мәчетләре бар.

Мәчетнең имамы Әхмәт­биҗан хәзрәт Усманов миңа бу турыда менә ниләр сөйләде:

- 1995 елда булачак мә­четебезнең беренче нигез ташы салынган иде. Әлхәм­дүлилләһи шөкер, без аны бер ел эчендә өлгертеп керү бәхетенә ирештек. Аны тө­зүдә авылыбызның эш­мәкәре Рөстәм Төхвәтуллин үзеннән зур өлеш кертте. Мәчетне төзеп бетергәч, ачкычны кулыбызга тоттырды да: “Бабайлар! Рәхәтләнеп гамәл кылыгыз!” - диде. Без аңа шуның өчен гел хәер-дога кылып торабыз.

Менә шуннан бирле биредә намаз укып, Рамазан, Корбан гаетләрен үткәреп, рәхәтләнеп гамәлләребезнең кылабыз. Яшь­­ләр дә, хатын-кызлар да, сабый балалар да мәчеткә өлкән ир-атлар белән бергәләп киләләр. Җиде чак­рым ерак­лыкта яшәүче күрше Краснояриха авылы халкы да (аларда мәчет юк) безгә намазга йөри.

Капиталь ремонт ясалды: вакытында мәчетебезнең нигезе яңартылды, түбәсе, манарасы калай белән ябылды. Пластик тәрәзәләр куелды. Бу эшләрне башкаруда өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте әгъзалары безгә зур ярдәм күрсәтте.

Мәчетебезгә ремонт ясау­­­­да өлеш керткән Вазыйх Мөхәммәтшинга, Вагыйз хәз­рәт Яруллинга, На­ил Сө­­ләй­мановка, Әминә Шә­ри­повага һәм башкаларга зур рәх­мә­те­без­не белдерәсебез килә.

Мәчетебезгә әлегә газ кертелмәгән, ул җыелган садака акчасына электр энергиясе белән җылытыла. Әгәр бу мәсьәлә дә уңай якка хәл ителсә, без бик шат булыр идек.

Әхмәтбиҗан хәзрәтнең сөй­­ләвенчә, Аллаһы йортына соңгы вакытларда яшьләр күп­ләп йөри икән. Шуларның берсенә күптән түгел армиядә хезмәтен тутырып кайткан, ә аңа кадәр Ульяновск шә­һәрендә югары уку йортында һөнәр үзләштергән, шул ук вакытта дини белем дә алган Руслан Черновка мәэзин вазифасын башкару тапшырылган. Русланның әнисе мөселман кешесе булган (хәзер мәрхүмә инде), ә әтисе, башка диннән булуына карамастан, улының исламны тотуына каршы бармаган.

- Руслан мәчетебездә мәэ­зин булгач, безнең шатлыгыбыз бермә-бер артты. Чөнки ул башка яшьләргә үрнәк булып тора, - дип шатланып сөй­ләде Әхмәтбиҗан хәзрәт.

Яшь авылдашлары Илнар Гайнетдинов (ул Самараның “Як­тылык” мәктәбендә дә, “Нур” мәдәрәсәсендә укыган), Ле­нар Латыйпов дини гыйлем үз­ләштерәләр икән. Авылның бер төркем балалары җәен дини лагерьда ял итеп кайтканнар.

Совет Норлаты авылында күпмилләтле халык яшәсә дә, Ислам динебезгә булган мәхәббәт беркайчан да сүн­мәгән дә, сүрелмәгән дә. Аллаһыга шөкер, ул әле дә дәвам итә. Татарлар гына түгел, биредә яшәүче башка милләт кешеләре дә, чит җирләрдә гомер итүче авылдашлар да мәчеткә даими садака биреп торалар.

Тагын шунысы ихтирамга лаек, авыл мәктәбе җитәкчесе, аны ябылудан саклап калган Марат Фәттах улы Мәүлетов мәчеттә исәп-хисап эшләрен алып барырга да өлгерә икән. Ул үз хисабыннан тормыш иптәше белән бергәләп тәрәзәләргә, хатын-кызлар намаз укый торган бүлмәгә бик матур пәрдәләр тегеп элгән, түбәгә бизәкле өлгеләр, стеналарга обойлар ябыштырган, электр челтәрен алмаштырган. Ә Минафа Фәссах улы Мәүлетов биредәге хуҗалык эшләрен башкара. Аның хә­ләл җефете Сәүдә апа 73 яшендә булса да, мәчетне гел җыештырып тора. Авылның ике зиратында һәрвакыт өмәләр ясалып, аларны чүп-чардан арындыру эшләре алып барыла.

Мин Әхмәтбиҗан хәзрәт һәм мәчеткә килүчеләр белән саубуллашкач, җомгага чакырып моңлы азан тавышы яңгырады. Аллаһу әкъбәр, Ал­лаһу әкъбәр! Киләчәктә гел шулай Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, гамәл кылып яшәргә язсын сезгә, бу авылда яшәүче дин кардәшләребез!

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

Совет Норлаты авылы, Челно-Вершины районы.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру