Азат ага Курчаковны да югалттык

КатегорияСоболезнования
Автор Администрация сайта

Бу кайгылы хәбәр бик күп интернет сайтлары аша (рус теллеләре дә, татарчалары да) халыкка җиткерелде. 22 январьда озакка сузылган авырудан соң тарихта тирән эз калдырган олуг, мөхтәрәм милләттәшебез, халык ихтирамын һәм хөрмәтен казанган данлыклы шәхес – Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины, профессор, академик, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең почетлы рәисе Азат Гайнулла улы Курчаковның йөрәге тибүдән туктаган.

Хәбәрне ишетүгә йөрәк әллә нишләп куйды. Моңа ничек тә ышанасы килмәде. Әле үткән елның декабрендә без аның белән Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда, ерактан гына булса да, кул болгашкан идек. Бу әтиебез кебек олы абыебызны соңгы күрү булган икән.

Татар дөньясына Азат Гайнулла улы зирәк акыллы, көчле рухлы, милли әйдаманнарның берсе буларак яхшы таныш иде. Ул 1997 елда Россиядә беренчеләрдән булып Ульяновск өлкәсендә оештырылган татар милли-мәдәни автономиясен ун елга якын җитәкләгән һәм бөтен гомерен соңгы көненә кадәр халкыбыз язмышы, телебез һәм мәдәниятебезнең киләчәге хакында чын йөрәктән борчылып яшәгән олуг бер шәхес иде. Андыйлар бармак белән санарлык хәзер.

Азат абый үз төбәгендәге милли эшләр белән генә түгел, күршеләрдәге хәлләр турында да гел хәбәрдар булып, сорашып, киңәшләр биреп тора иде. Аның чын күңеленнән каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка китапларын дөньяга чыгаруга, юбилейларын үткәрергә ярдәм күрсәтүен онытып буламы соң? Шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы турында аерым китап язарга да беренчеләрдән булып ул тәкъдим иткән иде бит. Ходай Тәгалә язса, аның бу хыялы киләчәктә тормышка ашар дип өметләнәбез. Азат ага үзе дә туган авылы Кәшә турында “Казан трактындагы авыл” дигән бик матур, бик эчтәлекле тарихи-документаль китап язып калдырды бит.

Вафат булганның икенче көнендә туганнары, якыннары, хезмәттәшләре, кардәшләре аны зурлап, нәкъ шул туган Кәшә авылы зиратында җирләделәр дә инде. Авыр туфрагың җиңел булсын, Азат абыебыз. Синең белән бәйле матур истәлекләр күңелләребездә, хәтерләребездә мәңге сакланачак.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН,

Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире.

 

Фикер калдыру