Байтуган мәктәбе яңара

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов инициативасы белән быел Байтуган авылы мәктәбе өлкәбез мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасына кертелгән иде.

Менә инде яз башында мәктәп түбәсен ябу, инженер ком­муникацияләрен, тәрәзәләрен, ишекләрен алмаштыру, диварларын тышкы һәм эчке яктан сылау һәм буяу өчен өлкә казнасыннан акча бирелгән. Ремонт эшләренең биш проценты гына район бюджетыннан түләнә. Шулай итеп, ремонт 20,6 миллионга төшәчәк.

Моңа кадәр Байтуган мәктәбенә шундый зур ремонт ясалмаган булган. 20 августка кадәр иске торбалар, электр кабельләре, тишек түбәләр, идәннәр алыштырылачак, яңа конструкцияләр, тәрәзәләр куелачак, диварлар гипсокартон белән капланачак, баскычлар пандуслар белән җиһазландырылачак.

“Бердәмлек”.

Фикер калдыру